|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2018 Хәвеф-хәтәр
16 яшьлек кыз печән кибәненнән егылып һәлак булганБашкорстанның Бүздәк районында 16 яшьлек кызның үлеме бөтен кешене тетрәндергән. 29 июльдә кыз туганнарына басудагы печәнне җыярга ярдәм иткән. Тикшерүчеләр фаразынча, ул печән кибәненнән автомобиль өстенә егылып төшкән һәм җәрәхәтләнгән. Үсмерне республика балалар клиник хастаханәсенә илткәннәр. Медицина ярдәме күрсәтелүенә карамастан, кыз 16 көннән соң вафат була, дип яза "Башинформ".
Әлеге очрак буенча тишкерү уздырыла. Кайбер мәгълүмат чыганаклары хәбәр итүенчә, кыз быел мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган булган.
--- |
Иң күп укылган
|