поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
17.08.2018 Авыл

Авылларны яңа бәла басты

Күп кенә авылларда урамнарга, ишегалларына чүп үләннәре хуҗа. Яшел хәтфә чирәм күзне иркәләсә дә, бил тиңентен үскәч, бер дә матур күренеш түгел.

Шулай да халык чирәмне чабарга ашыкмый, бакчадагысын җыештыр­ганы да җиткән, янәсе. Өй алдындагы үләнне чабарга мәҗбүр итә алалармы? Чүп үләне белән күмелеп калган басулар өчен кем җаваплы?
 
«Штраф белән куркытмасалар, булмый»
 
Кыштан соң җирләр кибү белән, бар җирдә язгы өмәгә чыгалар. Авылларда, шәһәрләрдә күпләр, тырма-себеркесен тотып, үз территориясен чистарта, чүп-чарны түгә. Әмма санитар айлыклар узуга, еш кына чис­талык турында оныталар. Шәһәр җирендә бу азмы-күпме контрольдә әле, идарәче компанияләр йорт тирәсен тәртиптә тотарга тырыша, ишегалды себерүчеләр үләннәрне триммер белән чабып торалар. Ә менә күп кенә авылларда болынга килеп кергән кебек. Урамнарда чүп үләннәренең ниндие генә юк: эт эчәгесе, әрекмән, кычыткан, шайтан тая­гы дисеңме. Ни хикмәт, йорт яны территорияләрендәге чүп үләннәрен чапмаучылар да бар. Хуҗасыз, ятим йортлар турында әйтмим дә инде.
 
Саба районында ишегалдындагы үләннәрне мәҗбүри чаптыралар икән дигән хәбәр узган ел халык арасында шау-шу уяткан иде. «ШК» журналистлары да, бу мәсьәлә буенча сабалылар белән очрашып, саллы гына язма әзерләгән иде. Сабада бу кагыйдә 2014 елда ук кабул ителгән булган. Капка алларында чирәм 15 сантиметрдан да биегрәк үссә, муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан 2000 сум штраф салына. Шул рәвешле җирле үзидарә авылдагы чисталык, төзеклекне кайгырта. Башта халык моңа ризасызлык белдерсә, хәзер ияләнгәннәр. Иртәләре чалгы, триммер тавышыннан башлана. Аның каравы Сабаның күп авылларында капка төпләре ялт иткән.
 
– Штраф белән куркытмасалар, кешене башкача мәҗбүр итеп тә булмый. Югыйсә, үз йортың тирәсен җыештыру – һәркемнең бурычы, – ди сабалылар үзләре.
 
Башкортстанның кайбер районнарында исә дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре, янгын булдырмау максатында, хуҗалыкларга үз участокларындагы чүп үләнен, печәнне чаптыру чараларын күрер­гә кирәк, дип күрсәтмә биргән. Торак пункт, бакча берләшмәләрендә дә даими рәвештә чисталыкны сак­лау, үләнне чабу бурычы салынган. Бу хакта Россия премьер министры Дмитрий Медведевның 2017 елда имзалаган «Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында»гы 1717нче законы да бар. Аның нигезендә, янгынны булдырмый калу өчен, җир хуҗасы (шулай ук җир белән файдаланучы, арендага алучы) кадастр яки межалау планы нигезендә билгеләнгән җир участогы чикләрендә чүпне җыештырыр­га һәм үләнне чабарга тиеш. Коры үлән чынлап та куркыныч, ул тиз яна. Россиянең кайбер төбәкләрендә моннан зыян күрүчеләр дә булды. Былтыр Красноярск өлкәсенең Белогорка авылында 17 йорт янып беткән иде. 2016 елда Псковның Сорокино авы­лындагы 11 сәгатьлек янгын да халыкны тет­рәндерде. Янгынның сәбәбе – эсселек, коры үләнне вакытында җыеп алмау, кешенең битарафлыгы.
 
Минеке дә кебек, түгел дә
 
Биек куе үләндә төрле бөҗәкләр, шул исәптән талпаннар үрчеп, кеше сәламәтлегенә зыян китерергә дә мөмкиннәр. Россиянең җир кодексы нигезендә, һәр кеше үз кишәрле­ген тәртиптә тотарга бурычлы. Өй тирәләрен төзек тоту, ишегалдындагы үләнне чабу – йорт ­хуҗалары җавап­лылыгында. Җир ­участогын милек итеп теркәгәнсең икән, анда яшәсәң-яшәмәсәң дә, ­тәртип­тә тотарга тиеш. Моннан тыш бу мәсьә­ләдә җирле үзидарә үзе дә кайбер кагыйдәләр кертергә хокуклы.
 
Авыл урамнарының күбесе – муниципалитет карамагында. Халык та остарып беткән хәзер, үз өлешебезне җыештырдык, калганы минеке түгел, диючеләр байтак. Әнә Балтач районында төп урам җәй буе өч-дүрт тапкыр чабылса да, үзәктән 15-20 метр ераклыкта урнашкан урамнар «үги» кала икән. Бу мәсьәләдә барысын да җирле үзидарә ярдәмендә хәл итәргә киңәш итә белгечләр. Җир кишәрлегенең чикләрен рәсми документлардан да карарга мөмкин.
 
Ишегалларындагы чабылмаган чирәм өчен җирле муниципалитетлар штраф салса, бакчалар, ишегалларыннан тыш авыл хуҗалыгы максатларында кулланыла торган җирләрне Россельхознадзор идарәсе күзәтә. Баксаң, Татарстанда 41 мең гектар авыл хуҗалыгы җире эшкәртелми икән. Алар чүп үләннәре белән капланган. Күбесе Казанга якын ­Питрәч, Яшел Үзән, Лаеш район­нарында урнашкан. Җирне тие­шенчә файдаланмаганга хуҗаларга штраф салынса да, бу өлкәдә чишәсе мәсьәләләр җитәрлек. Җир кишәрлегенең хуҗасын табуы авыр.
 
– Колхозлар таркалганнан соң, кешеләргә җирләрне бүлеп бирделәр. Кайбер очракта бер җир кишәрлегенә берничә хуҗа туры килгән. Әйтик, 100 гектар җир ди, анда 50ләп милекченең өлеше булыр­га мөмкин. Кеше хәтта үзенең пай җирләре барлыгын белми дә кала.Әлбәттә, бу очракта гаеп­лене табуы, штраф салуы авыр. Бу мәсьәләгә авыл башлыклары игътибар бирсен иде. Һәр кеше үз җире­нең чикләрен билгеләргә тиеш. Алайса җир минеке дә, түгел дә дип йөриләр, – ди Россельхознадзорның җир күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Хәлилов.
 
Язманы номерга тапшырыр алдыннан гына Яшел Үзән районының Татар Наратлысы авылыннан укучыбыз шалтыратты.
«Сугышта һәлак булганнар истәлегенә авылда һәйкәл ачтык, агачлар утырттык. Баштарак халык һәйкәл тирәсен карап торды. Хәзер берәү дә территорияне чистартмый. Үләнне гаиләбез белән җәй буе чабабыз, чәчәкләргә су сибәбез. Эштән курыкмыйм анысы, тик менә авылга җәйгә генә кайтабыз. Без киткәннән соң, һәйкәл чәчәк урынына әрекмән яфракларына күмелер дип борчылам. Бу мәсьәләне хәл итүне сорап, авыл башлыгына да мөрәҗәгать иттем. Әлегә нәтиҗәсез», – диде ул.
 
Авыл – уртак йортыбыз. Үз ишег­алдыңнан тыш урамнарны бергәләшеп җыештыруның да әллә ни авыр­лыгы юк кебек. Иң мөһиме – чүп үләне кешеләрнең күңелләрен бас­масын иде.
 
Сүз уңаеннан, Рус Әҗәле авылы башлыгы Гөлнара Семахина Татар Наратлысы авылында һәйкәл тирәсен җыештыру өчен җаваплы кеше билгеләргә вәгъдә итте.
 
– Бу һәйкәл әлегә муниципалитет балансына күчмәде, шуңа да карамастан аны чиста тоту – безнең бурыч. Гадәттә, һәйкәл тирәсен мәктәп, клуб хезмәткәрләре җыештыра. Бездә чынлап та аны шәһәрдән кайтып йөрүче бер гаилә генә карап тора иде. Хәзер җаваплы кеше бу мәсьәләне конрольдә тотачак. Аңа безнең округтан сайлап куелган депутат да ярдәм итәчәк. Бу эштә халыкны берләштерергә кирәк, – ди Гөлнара Семахина.
 
Авыл башлыгы әйтүенчә, авыл төзеклеге турында җирле үзидарә кабул иткән нигезләмә буенча, һәр кеше үз йортыннан 50 метр аралыкны чистартып торырга бурычлы. Татар Наратлысы авылында өйләр тыгыз урнашканлыктан, һәр кешегә 10 метр тирәсе генә ара туры килә. «Үләнне чапмаган өчен штраф та каралган, ләкин без әлегә кисәтү белән генә чикләнәбез», – ди Гөлнара Семахина.
 
Сүзен-сүзгә
 
Гөлүсә Яруллина, Татар төбәкара ветеринария лабораториясендә үсемлекләрне карантинга ябу бүлеге җитәкчесе урынбасары:
– Вакытында чабылмаган куе, биек үлән төрле зарарлы бөҗәкләр үрчүгә китерә. Бөҗәкләр үсемлекләрнең сусыл үсентеләре, орлыклары белән туклана. Чабылмаган үлән кортларга ишәю өчен уңайлы мохит тудыра. Бөҗәкләр күп булган урында тора-бара сукыр тычканнар барлыкка килә башлый. Бөҗәкләр кеше кебек сулый. Бу урында һава дымлана. Нәтиҗәдә, төрле йогышлы авырулар таралырга мөмкин. Бөҗәкләр үзләре дә вирус күчерергә сәләтле. Шуңа да, сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, үләнне вакытында, дөрес итеп чабарга кирәк.
 
Илдар Хәлилов, Россельхознадзорның җир күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе:
– Һәр җирнең хуҗасы бар, ул үз кишәрлеген тәртиптә тотарга бурыч­лы. Без чүп үләннәре баскан кыр­ларны, басуларны тикшерәбез. Бөртек­ле культура чәчәләрме, уҗыммы, күпьеллык үләнме – җирләр эшкәртелергә тиеш.Милек хуҗасы җире өчен җавап тота. Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.7нче маддәсе нигезендә, әгәр дә җир эшкәртелмәгән, чүп үләне белән капланган икән, физик затларга 20 меңнән 40 меңгә кадәр штраф каралган. Без башта кисәтү эшләре уздырабыз. Кайбер юридик затлар, штрафтан котылу өчен, бер ел үләнен чәчеп чаптырган була да тагын җирләрен ташлый. 2016 елда кабул ителгән закон нигезендә, кеше җирен өч ел дәвамында эшкәртми икән, өч ел рәттән ул моның өчен административ җаваплылыкка тартылса, аның җирен тартып алырга мөмкиннәр.
 
Ә сездә чүп үләнен чабалармы?

Айрат Зиннәтуллин, Апас районының Чирмешән авылы башлыгы:
– Чирмешән шактый зур авыл. 14тән артык урам бар. Территория зур булса да, хәзер халык саны кимеде, 400ләп кенә кеше яши. Шуңа да урамнардагы үләнне чабып бетерүе авыррак. Мөмкин булганны эшлибез инде. Хуҗалыклар үз ишегалларын карап тора. Тик араларында да ялгыз әбиләр бар бит. Алар чалгы ­тотып чыга алмый. Малай кайткач чабар, диләр. Ә шәһәр ­кешесенең, бер көнгә авылга кайткач, ял да итәсе килә. Башка эшләре дә җитәрлек. Кыскасы, чабылмый калган урыннар да очрый инде. Һәр урамга җаваплы кеше билгеләдек. Алар чисталыкны күзәтеп тора. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр белән территорияләрне җыеш­тырабыз. Кайчак өмә ясап, урамнардагы үләнне чабабыз. Юл тирәләрен юл хезмәте карап тора. Бездә чүп контейнерлары да юк бит. Үләннән бигрәк, чүп-чарны түгәргә дә авылдан читтәге чүп­леккә барырга туры килә.
 
Илнур Шакиров, Аксубай районының Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы:
– Безнең авылларда үләннәрне ниндидер бер график белән чабу юк, үскән саен чистартып торырга тырышабыз. Кыргый киндерне, америка өрәңгесен юк итү буенча күрсәтмәләр бар. Өлгереп булмый – кеше аз, вакыт юк. Әлеге дә баягы шул клуб хезмәткәрләре, биржада исәптә торучылар белән җыештырабыз. Чишмәләр дә безнең карамакта. Кызганыч, бюджет мескен хәлдә. Үләнне чапмаган өчен штраф салучы районнар да бар. Бездә юк. Авыл халкы болай да кыйналган бит инде. Нигә аны тагын штраф белән куркытырга? Чисталык кирәк анысы, сүз дә юк. Бездә чүп җыю өчен контейнерлар да юк. Бу да зур проблема. Яңа Дума авылында зур гына чүплек урыны барлыкка килде. Ничә тапкыр бульдозерлар белән эттереп, күмеп тә карадык. Яндырсаң, куркыныч. Җыелышларда бу мәсьәлә даими күтәрелә. Киләчәктә чүп контейнерларын куюны нәкъ менә Яңа Дума авылыннан башларга уйлыйбыз. Авылларда барысы да ялт иткән дип мактана алмасак та, кулдан килгәнне эшлибез.

Чүп үләне баскан күңелләрне...
Риза булып шуңа яшибез.
Вакытында нигә арынмыйбыз?
Вакытында нигә дәшмибез?
Үсә үлән, үсә котырынып...
Зур тәрбия аңа кирәкми...
Затлы гөлгә кирәк булган җылы,
Наз, игътибар инде эләкми...
Гөлләр корый, сула, кибә, үлә...
Чүп-чар күмә инде күңелне.
Ә бит...
Кешелекне гүзәллек һәм
Матур эшләр бизи түгелме?
Битарафлык чоры...
Каршылыйлар карап киемгә.
Кемгә кирәк??? Гүзәл гөлме,
Тигәнәкме синең күңелдә...
Эх...
Орлыкларын алып сибәсе...
Матур гөлләр килә күрәсе...

Лилия З

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 16.08.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»