поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.08.2018 Җәмгыять

Казан аквапаркында бәби тапкан хатынның ире ни ди?

Әхмәдиевләр гаиләсе Казанның «Барионикс» аквапаркына ял итәргә барган җиреннән икенче бәбиләрен алып кайткан! Динә Әхмәдиева шунда бәбиләгән.

– Хатыным 10 август көнне табибта булган иде. Әле бәби тапканчы ике атна вакытыгыз бар, дип кайтарып җибәрделәр. Шуңа күрә без ял итеп алырга булдык, – ди гаилә башлыгы Рамил Әхмә­диев.
 
Йөклелек чорында гаиләнең аквапаркта өченче тапкыр булуы икән. Бу көнне алар рәхәтләнеп дүрт сәгать су коенган, тамак ялгап та өлгергәннәр.
– Аквапаркка сәгать 11дә килгән идек, 3ләр тирәсендә хатынның эче авырта башлады. Динә: «Сезне чишенү бүлмәсендә көтәм», – дип кереп китте. Берникадәр вакыт узгач, су китте дип, миңа үзе шалтыратты. Чишенү бүлмәсенә йөгереп килгәндә, мине инде котлый башладылар, – дип искә ала ир ул көнне.
 
Хатын баланы 20 минут эчендә таба. Рамил сүзләренчә, Динәгә баланы тиз табарга гидромассаж белән җылы су ярдәм иткән.
Хатынга бала табарга аквапарк администраторы, коткаручы һәм фельдшер ярдәм иткән.
 
– Динәне карадым да бала тудыру йортына кадәр барып җитмәячәген аңладым. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәндә, бала инде туган иде. Бик тиз булды ул. Башкалар паникага бирелсә дә, булачак ана үзен бик тыныч тотты, – ди фельдшер Максим Ризаев.
 
Аквапарк кунаклары яңа туган сабыйны алкышлар белән каршылаганнар.
 
Әхмәдиевләр улларына Азамат дип исем кушкан.
 
– Бала да, хатын да үзен яхшы хис итә. Хастаханәдән чыгарга әзерләнәбез менә, – ди Рамил.
 
Аквапарк администрациясе гаиләне гомерлек бушлай абонемент белән бүләкләгән.

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.08.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»