• 21.09-22.09 Театраль солянка. Филармония. 18:30
  • 27.09 Татарча солянка. Уникс. 18:30
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 29.09 "Мультизавры" мультимедийный спектакль. "Уникс". 14.00, 17.00.
  • 09.10 Ваһапов фестивале. Гала -концерт. 18.30
  • 12.10-15.10 Ришат Төхвәтуллин коцерты. Уникс. 18:30
  • 14.10 Рәмис Аймәтнең юбилей кичәсе. Пирамида. 15:OO
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
Туган көннәр
  • 20 Сентябрь Кристиан Ансалди
  • 20 Сентябрь Заһит Хәбибуллин (1910-1983)
  • 20 Сентябрь Рим Гыйльфан
  • 20 Сентябрь Лилия Нуретдинова
  • 20 Сентябрь Валерий Власов
  • 21 Сентябрь Тәбриз Яруллин
  • 21 Сентябрь Гүзәл Гайнуллина
  • 21 Сентябрь Сәйфи Кудаш (1894-1993)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • Авиатөзелеш районы. Шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңге сатам 175 кг, (4 капчык) 15 сумнан. Тел: 89172968491 Марат.
  • Казанда метро Аметьево янында 4 булмэле квартиранын 1 булмэсенэ бер кыз эзлибез. Бэясе 5200+кварплата. Телефон 89179389041 (ватсапка языгыз)
  • Казан Совет районында зур булме 18 кв.м. Балконы бар ремонт ясалган. Садик кибетлэр остановка якында гына 89509469991
  • Казан Яна кер юу машинасын (СЛАВДА) 4кг юа ценнтрафугалы сатам 3000 сумга или 200кг бэрэнгегэ алыштырабыз. т.89872219128
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсенә кыз(лар) эзлибез. Казан. WhatsApp: 89872147611
  • Кама-Тамагы, Антоновка авылында жир участогы сатыла, тулы 22 сот, аерым 11 сот. Каршыда кул. тел.89274173595.
  • Казан Зур рамкада көзге сатыла 89655808912
  • Кулай бэядэн бодай, арпа сатыла 89093070738 (Кайбыч)
  • Казанда озак вакыт тору өчен бер бүлмәле фатир эзлим. WhatsApp: 89874072271.

 

 

 
Архив
 

16.08.2018 Ир белән хатын

"Хатыныңны тәрбияләмәгәнсең” дигәч, ире куып чыгарды

Җәйгә чыккач бездәй Казан әбиләренең ике рәхәте бар. Берсе бакчада казыну булса, икенчесе – тукталышларда оешкан кыргый базарларда сату итү. Бу сәүдә нокталарында әбиләр аралашып, дуслашып бетәләр. Берничә көн очрашмаулары да бар, чөнки һәркем үз вакыты, үз көе белән йөри.

Алданрак килүчеләргә уңышлырак урын эләгә инде. Соңрак килүчеләр арырак тезелә. Укроп, редис, яшел суган бәйләмнәрен алып, сирәк кенә мин дә чыккалыйм.
 
Беркөнне яныма кечкенә генә әби урнашты. Күренеп тора: беренче килүе түгел, моңарчы очрашканыбыз гына булмаган. Саимә әби (исемен үзгәрттем) бик сүзчән булып чыкты.
 
– Картыма ике тапкыр инсульт булды, монда чыгуымны яратмый, – диде ул. – Сатасы әйберләремне арзанга гына биреп, тиз кайтырга куша. Үзе бик эшчән, бик тырыш иде. Хәзер, эшли алмагач, мине тиргәп, талашып ята. Бирегә бераз аңардан ял итим, иркенрәк сулыш алыйм дип йөрүем.
 
Картым бакчага йорт, мунча салды, шунда яшибез. Өч бүлмәле фатирыбыз да бар. Төрле чаклар булды инде. Безнең танышуыбыз бик маҗаралы булды. Мин аны сигез яшемдә төшемдә күрдем. Безнең авылда бик укымышлы әби бар иде. Шунда кич утырырга йөри идек. Берсендә куна да калдык. “Булачак ирегезне төшегездә күрәсегез киләме?” – диде әби. Берәү дә кызыксынмады, ә мин ризалаштым. Әби мине үзе янына яткырды. Яныма ике чиләк су куйды да, дога укыды. Төшемдә миңа каршы ак атка атланган, ап-ак күлмәк кигән кап-кара чәчле егет килгәнен күрдем. Килеп җитте дә, атыннан төшеп: “Әйдә, күрешик”, – диде. Күрештек. “Менә мин сине күрдем, син – минеке!” – диде дә, юк булды. Иртән кызларга сөйләгән идем, ышанмадылар, алдашасың диделәр.
 
Үскәч Казанга киттем. Эшкә урнашып, тулай торакта яши башладым. Беркөнне бүлмәдәшем янына солдат киеме кигән авылдашы килде. Шул мине күрүгә, күтәреп алды да: “Менә мин сине күрдем, син – минеке, өйләнешәбез!” – диде. Нәкъ төшемдә күргәнчә чибәр, озын буйлы, кара чәчле егет иде ул. Шулай яшәп киттек, ике кыз үстердек. Төрле чаклар булды, хатын-кызлар чибәр ирем артыннан ияреп өйгә кадәр киләләр иде. Күрше йортта яшәүче марҗа хатыны мине хәтта судка да бирде әле.
 
Алар ирем белән бергә эшлиләр иде. Икесе бергә эшкә китәләр, бергә кайталар. Эшенә барганда юл уңае булса да, кызыбызны бакчага алып бармый, марҗасы белән китә. Мин баланы күтәреп бакчага илтәм, аннан кире якка эшкә чабам. Бервакыт болар берәүнең туган көнен үткәрделәр. Салмыш кайткан ир миңа бозык хатыннарга гына әйтелә торган сүзне әйтеп кычкырды. Таба тотып тора идем, “шалт!” тегенең башына! Талаштык. Шуннан марҗаның ире янына киттем. Күршеләре белән ике пар булып салып утыралар. Хәлне сөйләп бирдем. “Хатыныңны тәрбияләмәгәнсең”, – дидем. Ире куып чыгарган моны. Шуннан ул, тормышымны бозды дип, мине судка бирде. Судья каршына утырдым да, сиңа сөйләгән кебек, менә шулай тыныч кына, түкми-чәчми барысын да сөйләп бирдем. Эш урынымнан бирелгән характеристиканы чыгарып салдым. Судья: “Мондый тырыш, гаилә җанлы хатынны хөкем итә алмыйм”, – диде дә, эшне туктатты. Әллә ниләр булып бетәрлек иде. Түзәргә туры килде инде. Шулай да үземне рәхәт яшәдем дип саныйм. Ирем акчаны күп тапты, кая куясың дип сорамады, сүгенмәде, кул күтәрмәде. Хәзер 81 яшь инде үзенә. Кайвакыт бик мыжгыса да, тигезлектә яшибез дип шөкер итәм.
 
Гөлфирә ХӨСНЕТДИНОВА. Казан

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.08.2018
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments