поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
16.08.2018 Фаҗига

«Бер сәгать эчендә йортсыз да, ирсез дә калды»

- Узган ел бу йортка зур хәсрәт килгән иде инде. Кызлары Балтач районында кияүдә иде. Былтыр аның ире юл һәлакәтенә юлыгып һәлак булды.

Арча районының Казанбаш авылында дүшәмбе көнне зур янгын булуы турындагы хәбәр безгә социаль челтәрләр аша килеп иреште. Аннан аңлашылганча, бу бәла-казада ике хуҗалык көлгә әйләнгән, бер йорт хуҗасы һәлак  булган.
 
Сишәмбе көнне Арча районына баргач, без әлеге авылга да кереп чыктык. Бу көнне янгында һәлак булган Ильяс Хәйруллинны җирләгәннәр. Без килгәндә авыл халкы, туган-тумачалар, күрше-тирәләр җыелышып, кара күмер өемнәрен җыештырып йөриләр иде.

“Ильяс бик ярдәмчел кеше иде”
 
Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев та шушында иде. Ул сөйләгәнчә, янгын көндезге сәгать берләр тирәсендә Галия һәм Ильяс Хәйруллиннар гаиләсенең сараеннан чыккан. Санаулы минутлар эчендә  ут бөтен җирне камап алган. “Кызыл әтәч” ишегалдындагы бер генә каралты-кураны да кызганмаган: сарай да, мунча, гараж да, йорт та янып көлгә әйләнгән. Көндезге вакыт булгач, сыерлары көтүдә, ә сарайда бозаулары гына булган. Озак та узмаган ялкын телләре күрше йортка да үрмәләгән. Анда да Хәйруллинарның өчтуганнары яшәгән икән. Абыйлы-энеле Хәйруллиннарның берсе авыру да әле.     
 
Мәрхүм булган Ильяс абыйның 88 яшьлек әнисе Гөлшат урын өстендә ята торган була. Йорт хуҗасы аны алып чыга да, кабат өенә компьютер артыннан кереп китә.
 
 
Фәнис Тимашев сүзләренчә, йорт хуҗасының эчкә кереп киткәнен кешеләр күрми дә калган. Янгын вакытындагы ыгы-зыгыда абайлап алып, “Ильяс юкка чыкты” дип эзли башлаганда, ир һәлак булган була инде. Аның гәүдәсен коридорның тышка чыга торган бусагасында табып алалар. Чыгып җитәргә күп тә калмаган югыйсә... Йорт-куралары бер-берсенә якын булгач, сарайның көчле ялкыны йорт эченә кереп, Ильяс абыйның сулышына капкан булырга тиеш, диделәр.     
 
Галия һәм Ильяс Хәйрулиннарның өч балалары бар. Барысы да башлы-күзле. Бер уллары – Казанда, берсе Арчада яши. Авыл халкы белән аралашкада без бу гаиләгә бәла шулай бер-бер артлы килүен дә белдек.  
 
- Узган ел бу йортка зур хәсрәт килгән иде инде. Кызлары Балтач районында кияүдә иде. Былтыр аның ире юл һәлакәтенә юлыгып һәлак булды. Шуннан соң яшь әни ике кечкенә баласы белән әти-әниләре янына кайткан иде, - диделәр авылдашлары.
 
Ильяс Хәйруллин 1957 елгы. Авылдашлары аны бары тик яхшы яктан гына искә алдылар.  
- Тырыш, эшчән гаилә. Үз тырышлыклары белән 2006 елда гына йортларын салып кергәннәр иде. Ильясны мин егет чагыннан ук беләм. Ул үз эшен ташлап, кешегә ярдәм итә торган ут йөрәкле кеше иде, - диде Фәнис Тимашев. - Яшьрәк чагында ташу вакытларында боз өстендә калган кешеләрне коткарган чаклары да булган. Бик акыллы, тәртипле кеше иде. Авыл Советына ярдәм кирәк вакытларда да йөгереп килеп җитәр иде мәрхүм. Хатыны Галия дә бик акыллы, тәртипле. Берсе турында да начар сүз әйтә торган түгел. Икенче йортта яшәүчеләр дә бер гөнаһсыз кешеләр иде. Сарыклар, кәҗәләр асрап яшиләр иде.
 
Галия апа фермада сыер савучы булып эшли. Аның төп нигезе үзләре каршысында гына. Анда туганнары яши икән. Хәзерге вакытта Галия апа белән Гөлшат апа, кызы, балалары шуларда яшәп тора.  
 
- Авылда туганнары күп аларның. Туганнарының буш йорты да бар. Шунда яшәп торырга тәкъдим иткән идек, тик алар әлегә төп нигездә яшәргә булды, - диде Фәнис Тимашев.

“Су белән проблемалар булса, ярты авыл янып бетәсе иде”
 
Социаль челтәрләрдә таралган видеоны күргән булып чыкты казанбашлылар. Тик аны кем төшергәнен генә белмиләр. Видеога төшереп җибәрүчегә бик ачулы иде алар.
 
- Ачуың чыкмаслык та түгел бит. Нишләтәсең, арада шундыйлар да очрый шул.   Кемдәдер фаҗига, кемдер кәмит эзләп йөри. Янгын сүндерүдә бөтен авыл халкы, күрше авыллар ярдәм итте. Су белән дә проблема булмады, халык су алырга чират торды. Казансу елгасы якын булгач, шуңа шлангларны суздылар да, су туктаусыз килеп торды. Аеруча Сабиров бик зур ярдәм кулы сузды. Ут сүндерергә дә аның егетләре беренче булып килде. Техника, оештыру эшләрен барысын да ул үз җилкәсенә алды, - диде Фәнис абый ачынып.  
 
“Казанка” агрофирмасы җитәкчесе Айдар Сабиров белән дә аралаштык. Галия апа аның кул астындагы фермада эшли.
 
 
- Кызганыч, әлеге видеога төшерүче кешене танмадык без, - диде ул да. - Арткы яктан төшерелгән. Анда чыннан да кешеләр дә, янгын сүндерә торган машиналар да күренми, чөнки бөтен кеше алгы якта, күрше-тирәдәге йортларны саклау белән мәшгуль иде. Янгын сүндерүчеләр янгын башланып унбиш-егерме минут узгач килде. Биш янгын сүндерү машинасы, боларга өстәп тагын су мичкәләре белән алты трактор бар иде. Помпалы насос белән тагын ике техника кушылды. Янгын сүндерүдә барлыгы унөч техника катнашты.
 
Обедлар тирәсендә башланган янгынны тулысынча кичке тугызларда гына сүндереп бетергәннәр.   
- Янгын сүндерү машиналары, су булмаса монда ярты авыл янып бетә иде. Ул көнне бик көчле җил булды бит. Бер хуҗалыктан икенчесенә ун минут эчендә күчте ут. Өченче йортка да күчү куркынычы бар иде. Янгын сүндерә торган ике машина аңа гына сиптереп торды. Ә дөрләп яна торган ике йортны коткарып калу мөмкин түгел иде инде. Ике йорт дөрләп янганда урамнан йөри торган, якып килә торган түгел иде. Күршеләрнең дә кызып, шиферлары ата башлаган иде инде, - диде Айдар Сабиров.  
    
Шунысы кызганыч, ике гаиләнең берсе дә йорт-куралары иминиятләштерелмәгән булган.
Янгын вакытында районның башкарма комитеты башлыгы Илшат Галимуллин да, соңрак Арча районы башлыгы Илшат Нуриев үзе дә килгән. Кичә район башлыгы  төрле оешмаларга ярдәм сорап хатлар язарга күрсәтмә биргән. Авыл халкы да кулыбыздан килгәнчә булышачакбыз, диделәр.    
 
Фәнис Тимашев әйтүенчә, мондый зур янгын Казанбашта беренче тапкыр күзәтелгән. 2012 елда күршедәге Көтек авылында өч хуҗалык рәттән янган булган.  
 
 
Соңгы сүз. Бер сәгать эчендә йорт-курасыз, ирсез калган тол хатын янына барырга кыймадык. Болай да ачы хәсрәтеннән ни кылырга белмәгән кешенең күңел яраларын нигә каезларга инде? Хәер, мондый бәла, фаҗига килгән кешенең хәлен сорамыйча да күзалларга мөмкин инде. Якын кешеләрен югалткан гаиләнең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Ә инде зыян күргән Хәйруллиннарга ярдәм кулы сузарга теләүчеләр, банкта ачылган махсус счетка 40817810162003172406 (Ак Барс банкының карта номеры - 4000 7934 7224 8600) акча күчерә ала.  
 
Арча, Казанбаш  
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 15.08.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»