поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.03.2010 Җәмгыять

ЯҢА ПРЕЗИДЕНТКА ХАТ

Бүгеннән башлап Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җавап бирә. Дөрес, ул инде 1998 елдан бирле, ягъни Премьер-министр вазифасына керешкәннән алып, республика тормышында иң зур рольләрнең берсен уйный. Үткән елның декабрендә РФ Президенты Дмитрий Медведевка тәкъдим ителгән кандидатлар «өчлеге»нә кергәннән һәм Россиянең «беренче» кешесе аны хуплаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов исеме массакүләм мәгълүмат чараларында тоташтан «җемелди» башлады. Үзебезнең матбугатта тәфсилле язмалар күренмәсә дә, рус журналистлары кичәге Премьер-министр турында энәсеннән алып җебенә кадәр ачыкларга һәм шуны халыкка бәян итәргә тырышты. Хәзер Татарстандагы балигълык яшенә җиткән кешеләрнең һәммәсе дә диярлек аның биографиясеннән хәбәрдардыр, мөгаен. Сезнең хакта таралган: «Ул иртә таңнан төн җиткәнче баш күтәрми эшли, өстәлгә башын салып кына черем итеп ала икән», – ише гайбәтләргә без дә теләп кушылдык.

Башка милләт вәкилләренә генә димәгән, татар кешесе дә үз башлыгы турында язарга тиештер бит инде? Бу мәкаләне бернинди цитаталарсыз, мәгълүм сәясәтчеләрнең фикерләрен мисалга китермичә, саннар-фактлар өстәмичә генә, йөрәктән чыккан сүзләрне үз эченә алган хат формасында язасы килгән иде. Бәлки, ул «яңа» Президентка барып ирешер дә әле...

 

«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

 

 Әлбәттә, икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсен йөрткән, сәүдә оешмаларында тәҗрибә туплаган, район җитәкчесе һәм финанс министры булып эшләгән, Премьер-министр «йөген» озак еллар тарткан кеше буларак, бу хатны уку Сезнең өчен, бәлки, бөтенләй бер мәгънәсез эш кебек тоеладыр. Сез моңа кадәр күбрәк республиканың матди тормышы өчен җавап бирдегез. Тик форсаттан файдаланып (Президентлар көн дә алышынмый!), теләк-фикерләрне һәм үтенечләрне җиткерәсе килә. Һәркем юрганны үзенә таба тарта, дигәндәй, сүз – милләт, әдәбият һәм матбугат турында. Бүгеннән башлап Сезнең имза һәм фәрманнарга иң беренче чиратта әһәмият биреләчәген дә исәпкә алып, бернинди хәйләсез әйткәндә, файда күреп булмасмы?

 

Ни кызганыч, Сезнең Президент дилбегәсен кулга алуыгыз бик авыр елларга туры килде: икътисад өлкәсендә дә, рухи тормышта да. Икътисадтагы проблемалар барыбер дә турыдан-туры Россия һәм дөньяның башка илләре белән уртак, аларның хәл ителеше дә күпмедер күләмдә бер-берсенә бәйле. Гомумән, киләчәк буыннар да Татарстанның икенче Президенты, ягъни Сезнең хакта искә алганда ул өлкәләргә артык әһәмият бирмәстер. Тарих үз милләтенә игелек кылган шәхесләрне генә яратып хәтерли. Алдагы юллар зарлануларга бай булса да, гаеп итмәссез. Проблемаларның бар икәнен шулай сиздереп тормасаң, барысы да ал да гөл булып күренүе ихтимал.

 

Әдәбият-сәнгать өлкәсе һәркемне дә кызыксындырмый. Һәм ул аңлашыла да. Сезнең, мөгаен, Президент булгач та театрларга йөрер, татарча газета-журналлар, китаплар укыр өчен вакытыгыз чикле булыр. Әмма Сез булдыра алганча әлеге өлкәгә ярдәм итсәгез иде. Беренче чиратта акчалата. Җылы караш күрсәтеп, ул өлкәдәге яңалыклардан хәбәрдар була торып та татар зыялыларын хәерче хәлендә яшәтү белән чагыштырганда, бу искиткеч саваплы эш булыр иде. Кешелек барыбер газ яисә нефть, яки акчага табынып кына яши алмый.

 

 Хезмәт юлын авылда башлап җибәргән кеше буларак, салаларыбызга игътибарыгызны кызганмасагыз иде. Яшьләрне саклап калып, аларны эш урыннары белән тәэмин итеп, һәр авылда кечкенә предприятиеләр төзетепме, минифермалар салдыртыпмы – авылларга җан өрсәгез иде. Шәһәрне, мөгаен, яңалыклар белән шаккатырып та, зурдан кубып үзгәртеп тә булмыйдыр инде. Ә татар авылларына яңа сулыш бүләк итсәгез, милләтебезгә дә зур файда килер һәм ул Сезне Россиядәге төбәк башлыкларыннан аерып торыр, дөресрәге, алардан өстенрәк итәр иде.

 

Бүген тормышның күп өлкәсендә кыскартулар бара. Шул исәптән татар матбугатында да. Әлбәттә, бу чор авыруы, цивилизациянең ачы җимеше. Дөньясы болганган бүгенге чорда әлеге өлкәне кыскартулардан саклап каласы иде. Юкса алга таба, тормышлар көйләнгәч, кадрларны бөтенләй таба алмаячаклар. Хәзер татар филологиясе һәм тарихы факультетларында, татар журналистикасында укып йөргән студентларның киләчәге борчу тудыра: эш таба алырлармы, алган белемнәренең кирәге чыгармы?

 

Сез үткәргән җыелышларда булып, эшенә салкын караган талантсыз түрәләрне сүккәнегезне берничә мәртәбәләр сөенә-сөенә тыңлаганым бар. Үз тирәгезгә эшлекле, кул астындагылар турында да уйлаган җитәкчеләрне җыйсагыз иде. Милләт язмышына бәйле өлкәләр белән дә татарча белгән һәм милли җанлы кешеләр идарә итсен иде.

 

...Шушы истәлекле көнегездә мондый проблемалы хат язу дөрес тә булмагандыр. Сезнең мәсьәләләрне шәхсән хәл итүегез хакында ишетеп һәм укып белгәнгә күрә, өметләнеп, җаваплы эшегездә уңышлар, Татарстан һәм татар халкының ышанычын аклавыгызны һәм күңелегездә йөрткән эшләрне башкарып чыгуыгызны теләп, яшь журналист Рөстәм Галиуллин».


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»