|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2018 Киңәш-табыш
Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев дару үләннәре җыямы?Халык, бу көннән соң көннәр көзгә авыша, кошлар сайраудан туктый, ди. Кайберәүләр дару үләннәрен дә Питрау бәйрәменә кадәр генә җыярга кирәклеген искәртә. Янәсе, Питраудан соң бар файдасы тамырга күчә. Ә сез дару үләннәре җыярга өлгердегезме? Алмаз Мирзаянов, алып баручы:
– Аерып кына дару үләннәрен җыймадым. Сары һәм зәңгәр мәтрүшкәне, юкә чәчәген җыйдым. Гомумән, мин – хисле кеше. Табигатьтә булырга яратам. Күңелем нинди үлән тели, шуны өзеп алдым. Кайберләре күңелгә ошамаска да мөмкин бит әле. Әйтик, сары мәтрүшкәнең файдасын да белмим, әмма исен, төсен яратам. Ә себеркегә килгәндә, аның һәркайсын дару үләннәре белән ясадым. Бер генә буш себерке булмады. Быел имәннекен күп ясадык. Ул бик җиңел эш түгел икән. Рәтен белеп җыярга кирәклеген аңладым. Себеркегә тыкмаган үлән калмады. Һәркайсы аерым бер букет булды. Әмма урманга баргач, эчем пошып кайтты әле. Кешеләр агачларны сындырып, бутап бетергән. Нәрсә генә җыйсаң да, сак кына эшләргә буладыр бит инде?
Әмир Шәрәфиев, халык синоптигы (Балтач районы, Яңгул авылы):
– Безнең дару үләннәре җыю белән шөгыльләнгән юк. Бакчабыз зур, җәй буе шуннан кермибез. Үләннәргә килгәндә, бары тик мәтрүшкә, юкә чәчәге генә киптерәбез, яшел тәмләткечләрне туңдыргычка куябыз. Элек зәңгәр мәтрүшкәне Чутай якларыннан алып кайта идек, хәзер күренми, шуңа Питрәч районында яшәүче малаема барып җыям. Ул якта бик күп. Дару үләннәре җыючы кешеләр элек тә бар иде, хәзер дә. Мәсәлән, минем әни дә бу эшкә һәвәс иде, дәва алыр өчен аңа йөрделәр. Ярдәм сорап әллә кайлардан килә торганнар иде. Аның бетми торган кутыр авыруларыннан дару ясап биргәне хәтердә. Авылдагы бер кеше шуны кулланып, чирдән арынды, тәнендә эзе генә калды. Миндә исә үләннәр белән кызыксыну булмады. Ә менә миллекнең төрлесен әзерлибез анысы.
Эльмира Шәрифуллина, шагыйрә:
– Дару үләннәрен май аеннан ук җыя башладым. Аны урман буйлап эзләп йөрмим. Алар бакчада да бик күп үсә. Шуларны җыеп күләгәдә киптерәм. Бака яфрагы, мелисса, бөтнекне чәйгә салам. Пәйгамбәр тырнагы үләненең чәчәген җыям. Кыш көне салкын тигәндә тамак төбен чайкарга әйбәт ул, теш уртлары бозылганда да файдасы бар. Бу үләннәрне җыю гадәте әнкәйләрдән күчкән. Мин китап буенча эш итмим, белгәнне җыям. Кура җиләге, карлыган яфракларын да кышка әзерләп куйдым. Өч еллык андыз тамырын да киптерәм. Аны эчкән кеше цистит белән авырмас дип укыганым бар борынгы китаплардан. Файдалансаң, барысының да шифасы бар инде. Чамасын белеп кулланырга гына кирәк.
Харис Хаҗипов, Татарстанның атказанган укытучысы (Әлки районы, Иске Чаллы авылы):
– Даруханәнең ни икәнлеген белмәгән буын кешеләре күбрәк табигатькә таянган. Хәзер кайберәүләр ялгыш төчкерсә дә дару кулланырга тырыша. Ә бит аның составындагы химик препаратларның файдасына караганда зыяны күбрәк. Тугызынчы дистәне түгәрәкләп килүче буларак, табигать биргән мөмкинлекләрне күбрәк файдаланырга тырышам. Бал корты, чәчәкләр, яфрак, үлән тамырлары, җиләк-җимешнең кеше сәламәтлегенә файдасы зур.
Тик белеп җыю һәм тиешенчә саклау кирәк. Әйтик, үлән тамырын – яз башы һәм көз көне, яфракны – агач чәчәк аткач, тамырны – иртә яз яки көз уртасында, җиләк-җимешне өлгереп җиткәч һәм бары тик ни белән булса да зарарланмаганын гына җыясы.
--- |
Иң күп укылган
|