|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2018 Криминал
Казанда билгесез кешеләр дүрт автомобильгә ут төрткән
Казанның Мәскәү районында билгесез кешеләр дүрт автомобильгә ут төрткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген төнлә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Гагарин урамындагы 24нче йорт каршында куелган машиналар яну хәбәре алынган, дип яза агентлык. Урынга килгән янгын сүндерүчеләрне шаһитлар каршы алган. Янгын “БМВ”ны тулаем ялмап алган, аннан ялкын Оренбург өлкәсеннән булган “Опель” автомобиленә күчкән, Марий Элдан булган 14нче модельле “Лада”га зыян килгән, “Киа”га да эләккән.
Берничә минут эчендә МЧС хезмәткәрләре янгынны сүндергән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе булып ут төртү тора.
--- |
Иң күп укылган
|