|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2018 Милләт
Миңнеханов: "Казах теле өйрәнегез, казах телен белгән кеше татар телен белә инде"Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кыслараында Астанада Казахстан татар һәм башкорт конгрессы активы белән очрашты. Очрашуны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милии Шура" милли советы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.
Павлодар өлкәсенең "Татар-башкорт иҗтмигаый-мәдният үзәге" вәкиле Венера Иванова Татарстаннан татар теле укытучыларын стажировкага яки эшкә китереп булмасмы, дип сорады.
Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады. Үз чиратында ул Казахстан татарларын да үз вәкилләрен татар теле укытучыларын әзерләү өчен Татарстанга җибәрергә өндәде. Шулай ук ул читтән уку мөмкинлеген дә кулланырга чакырды: төрле мультимедия программалары бар. "Казах телен белгән кеше татар телен белә инде. Мин татар телен белән һәм казах хезмәттәшләрем белән тәрҗемәчесез аралашам. Казах телен активрак өйрәнегез һәм тиз арада татар телен дә үзләштерәчәксез", - диде ул.
Очрашу ахырында Татарстан Президенты Казахстан татарларын туган телен саклауда һәм татар милли мәдәниятын саклауда актив гражданлык позицияләре өчен бүләкләде.
Казахстан Республикасы Статистика буенча комитеты мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә илдә 204 229 татар яши (Казахстан халкының 1,3 %), шулардан 152 449 кеше - шәһәрдә яши, 51 780 кеше - авыл халкы.
Казанда август аенда узачак Бөтендөнья татар яшьләре форумына Казахстаннан 30 яшь вәкилне җибәрү планлаштырыла.
--- |
Иң күп укылган
|