|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2018 Матбугат
Наил Аланны бу шимбә көнне җирләячәкләр"Азатлык" радиосы журналисты Наил Аланның вакытсыз үлеме турында хәбәр иткән идек. Наил әфәнде йөрәге тотып якты дөньядан китте. Күпләр өчен бу хәбәр шок булды. Шунысы да бар, Наил Алан Африкага сәфәре вакытында үлгән. Аның җәсадын туган авылына (Теләче районы Алан авылы) кайтару шактый зур проблема. Хезмәттәшләре бу мәсьәләне хәл иткән. "Азатлык" радиосының Прагадагы җитәкчесе Рим Гыйльфанов хәбәр итә:
Дуслар! Сүзем Наилне Ватанга кайтару турында... Аның вафаты турындагы көтелмәгән һәм коточкыч хәбәр бик күпләрне, чын мәгънәсендә бар татар дөньясын тетрәтте. Атнадан артык вакыт узса да, бу тетрәнүдән әле дә айнып җитеп булмый. Булган кайгыны мондый аянычлы хәлнең еракларда булуы да нык арттырды. Хәзер инде ниһаять бар бюрократик киртәләр дә үтелде, бүген кич Наил Ватанга кайту юлына чыга - аның җәсады Лиссабон һәм Мәскәү аша Татарстанга җибәрелә. Казанга ул шимбә иртән килеп төшеп, анда юылып, төш вакытларына туганнары яшәгән Алан авылына кайтарылачак. Җеназасы да шимбә 23 июньгә билгеләнгән. Наилебезне догаларыгызда тотарсыз, аны Ватан куенына салганда янә бер матурлап, сагынып искә алырсыз дигән өметтә калам. Барыгызга да саулык телим!
--- |
Иң күп укылган
|