|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2018 Матбугат
Башкортстанда беренче татар-башкорт радиосы ачкан Сероп Бабаян вафатБилгеле эшкуар, күп еллар "Шәрыкъ”, “Роксана” һәм “Беренче канал” радиостанцияләре җитәкчесе булган Сероп Бабаян озакка сузылган каты авырудан вафат булды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сероп Бабаян заманында республика халкына үзаллы татар-башкорт радиосын ачкан тәүге кеше буларак билгеле. Озак еллар башкала мәдәният сарайларында татар-башкорт эстрада йолдызлары катнашлыгында ул оештырган “Шәрыкъ-шоу”лар гөрләде, дип хәбәр итә Кызыл таң.
Бабаян Уфа медиабазарында лидер иде. Аннары аңа карата берничә җинаять эше (шул исәптән бизнес-партнерларына карата зур күләмдә мошенниклык кылу турында) кузгатылды. Гомеренең соңгы еллары Арбитраж судында милек бәхәсләре белән бәйле. Былтыр ул банкрот дип игълан ителә.
Кызганычка каршы, Бабаянның онкологик авыруы турында соң гына билгеле була. Май башында якыннарының ракка каршы көрәштә матди ярдәм күрсәтүләрен үтенгән мөрәҗәгатьләре басылып чыкты. Өч курс дәвалану һәм үпкә аппараты өчен 1,5 миллион сум таләп ителә иде. Шулай да чир көчлерәк булып чыккан...
--- |
Иң күп укылган
|