поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.06.2018 Яңа китаплар

"Үзгәрәк шул хәзер заман..." - Раил Гатауллинның яңа китабы чыкты

Техник фәннәрдә белгеч Раил Гатауллинның беренче генә китабы түгел бу. Моңарчы ул татарча "Информатика" китабын чыгарган иде. Әмма, күпләр белә, Раил әле шигырьләр дә иҗат итә. Яңа чыккан "Иң зур сер" китабында аларны укырга мөмкин. Кайбер әсәрләрен Раил Гатауллин "Матбугат.ру" укучылары белән дә бүлеште.

Туган ягым иртәсе

Таңнарны каршы алырга
Яратам иртәләрен.
Көтәм кояш нурларының
Битемне иркәләвен.

Яратам карап торырга
Табигать җанлануын.
Иртәнге чык тамчысыннан
Чәчәкләр баллануын.

Челтерәп аккан чишмәдә
Кояш нуры уйнавын.
Балыклары йөзеп йөргән
Матур елга буйларын.

Көнбагышлар, баш күтәреп,
Кояшны эзләүләрен.
Йомраннарның, туры басып,
Кырларны күзләүләрен.

Каршы алам көн дә шулай
Таңнарны. Нишләтәсең...
Нык яратам туган якның
Алсу таңлы иртәсен.

Хыяллар

Нинди генә хыяллар юк, 
Нинди генә теләкләр.
Хыялларның шундые бар -
Шашып тибә йөрәкләр.

Канатларың чыга үсеп,
Очкычлана күзләрең.
Аңлашылмый дус-ишләргә
Синең әйткән сүзләрең.

Кемдер көлә, кем мыскыллый
Атлаган адымыңны.
Югалткансың, диләр, дустым,
Булган бар акылыңны.

Кире тартып төшерәләр
Бергә баткан сазлыкка.
Бәйләнеп каласың шулай
Сазлыктагы казыкка.

Ә кемнәрдер күкне иңли -
Куркытмыйлар кыялар.
Очып китә алсаң гына
Чынга аша хыяллар.

Ышаныч...

Ышаныч ул килә икән еллар белән,
Кайчагында борма-борма юллар белән.
Егылсам да тотарлар дип күз йомасың
Абынганда ышанычлы уйлар белән.

Ышанычны булмый икән сатып алып,
Ышанычны булмый икән тартып алып.
Чын күңелдән кешеләргә ышанганда
Бер ярдәмсез һичничек тә булмый калып.

Ышанычны бик тиз кайчак югалтуы,
Җитә кала берәрсенең болгатуы.
Югалталар ышанычны кайвакытта
Бу дөньяда дусларның да иң татуы.

Кайтаралар ышанычны азлар гына.
Сынауны да бергә үтә азлар гына.
Ышанычны аклау өчен җитсә иде
Кышлар үтеп җитә калу язлар гына.

Шунсы кыен - бер кешедән күңел кайтса
Башкаларга ышану да була авыр.
Ышанычны бер мизгелдә югалтулар
Гомерлеккә яра булып истә калыр...

"Көчле кешеләр"

Хаклы булып, дәшми кала алсаң -
Көчле кеше, диләр, сокланып.
Хаксыз кешеләргә юл бирдем, дип
Йөрергәме аннан мактанып?!

Кемнәр язган шушы гыйбарәне -
Хаклы кешеләрме, хаксызмы?
Нигә әле өскә күтәрәбез
Мөһим мәсьәләдә хаксызны?!

Гаделсезлек чәчәк ата бара -
"Көчле кешеләр" бит дәшмиләр...
Тый телең, дип бүген күп кешеләр
Хаксызларны тыңлап яшиләр.

Аксакаллар киңәш сорый

Булган шундый заманалар -
Аксакаллар киңәш биргән.
Нинди сорау бирсәң дә син
Аңа җавап таба белгән.

Үзгә хәзер заманасы -
Тормышлар вә сорау үзгә.
Интернетка керә һәркем
Соравына җавап эзләп.

Аксакаллар үзләре үк
Киңәш сорый балалардан -
Бу төймәгә ничек басыйм?
Монысы ничек, әйтче, балам.

Анысын да карап әйтче,
Тегесен дә. Хәтерем яман.
... Аксакаллар киңәш сорый -
Үзгәрәк шул хәзер заман...

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.06.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»