|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2018 Мәдәният
“Гомер буе сине көтәм” спектакле премьерасы аншлаг белән үтте (ФОТО)22 майда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Илһам Гали әсәре буенча куелган «Гомер буе сине көтәм» спектакле премьерасы булды. Премьера аншлаг белән үтте. Спектакльне, күпсанлы тамашачылар белән беррәттән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да карады. Мелодраманың режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Рәссамы – Денис Денисов (Санкт-Петербург). Композиторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин. Хормейстеры – Алия Хәмзина. Cпектакльдә Татарстанның халык артистлары Җәмилә Әсфәндьярова, Нуретдин Нәҗмиев, Илгизәр Хәсәнов, шулай ук театрның яшь артистлары Илнур Байназаров, Диләрә Фәттахова, Ландыш Ибәтуллина, Айдар Фәтхрахманов, Булат Зиннәтуллин катнаша.
Чын тормышны тасфирлаган «Гомер буе сине көтәм» спектакле – гомер буена сузылган сокландыргыч бер мәхәббәт тарихы.
Язмыш Әдиләне шактый сыный: бик яшьли әти-әнисен югалта, ире ташлап китә, эшеннән дә кыскарталар. Бердәнбер кызы да кияүгә чыгып читкә киткәч, ул бөтенләй берьялгызы кала. Инде нишләргә? Тормышны ничек дәвам итәргә? Ләкин төшенкелеккә бирелергә иртәрәк әле. Чөнки аның теләсә нинди авыр чакта да ярдәмгә ашыгучы, үзен шашып яратучы балачак дусты – Гаделе бар бит!
Гади китапханәче белән гади урманчы арасындагы саф, сагышлы мәхәббәт тарихы безне уйланырга да, елмаерга да мәҗбүр итә.
--- |
Иң күп укылган
|