|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2010 Бәйрәм
БӘЙРӘМХатын-кыз кулыннан килмәгән эш юктыр. 8 март бәйрәмен генә алыйк. Ирләр башлары пеләшләнеп, чәчләре агарып беткәнче уйлап та үзләренә бәйрәм оештыра алмадылар, хатын-кызлар исә язның беренче аен үзләренеке ясап, 8 мартны бәйрәм көн иттеләр дә куйдылар. Ирләр ул бәйрәмдә кунак кыяфәте алып, бәйрәм ияләренә бүләк бирергә тиешле җан ияләре генә булып калдылар. Сез карагыз әле 8 ле санының матурлыгына! Ике түгәрәк бергә кушылып, озын чылбырның ике боҗрасы булып, бергәлек символы тәшкил итә. Гаиләнең түгәрәк, бөтен булуы өчен хатын-кыз җан ата, шуңа гомерен багышлый. 8 ле саны хатын-кыз дөньясының ике түгәрәк өлештән торуын да аңлатадыр. Бер түгәрәге гүзәллек, нәфислек, наздан торса, икенче түгәрәге акыл, көч, сабырлык, тәвәккәллек түгелмени?!
Кешелек тарихында матриархат булган диләр. Булгандыр. Ирләр ил белән идарә итә алмагач, властьны үз кулларына алганнардыр гүзәл затлар. Тормышны җайга салгач, түрә булып, түш киереп өстәл башында утыру өчен идарә итү вазыйфасын яңадан ирләргә тапшырганнардыр. Үзләренә иң җаваплы эшне – гаилә учагын сүндермичә саклау бурычын калдырганнардыр. Тарих кабатлана: ир атлар дөнья арбасын тарта алмый башлагач, янәдән хакимият башына хатын-кызлар килә башлады. Афәрин! Алар идарә итә башлагач, бәлки кризислар да булмас, сугыш уеннары да уйналмас. Әтәчләнергә яраткан ирләр кебек, безнең милләт бөек, безнең тел бөек дип канат кагып, кикрикүк кычкырып йөрмәсләр алар. Хатын-кыз белән хатын-кыз уртак телне тиз таба. Чишмәгә суга барган җирендә берәр җенестәшен очратса, сәгатьләр буе сөйләшерлек сүз таба алган зат бит ул. Шагыйрь ирләрне алыйк. Күңелләрен җилкетеп торучы сылу затлар булмаса, коргаксыган шигырьләр сырлап, болай да корыган тормышны корытып чәйни алмас хәлгә китерерләр иде. Тукаебыз үзе дә бит илһамчысы булмаса, шагыйрь чуртым да кыра алмый дигән.
Хатын-кызлар белән мавыгып, 27 мартны – театр көнен оныта язганмын. Ул да бит театр җене кагылганнарның кадерле бәйрәменә әйләнеп бара. Хәер, бу бәйрәмне дә күбрәк хатын-кызлар бизи. Сез ирләр генә кайнашкан спектакльне күз алдына китереп карагыз. Мескен персонажлар, сөйләшер сүз таба алмыйча, кирәкмәгән акылны сатып, үзәккә үтәрләр иде. Менә шунда бер чибәркәй итәкләрен җилфердәтеп, тирә-якка мут караш ташлап үтеп китсә, спектакльгә җан керә, тамашачының күңеле кытыклана башлый.
Хатын-кызлардан аера күрмә безне Ходай. Югыйсә бетәбез. Алар сабый чакта да сөйкемле, үсмер чакта да чибәр, буйга җиткәч тә гүзәл, хатын булгач та, хәтта карчык булгач та... Кыскасы, яшәсен хатын-кыз халкы! Яшәсен аларның бәйрәме!
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|