поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.04.2018 Мәдәният

Бүген күренекле татар җырчысы Усман Әлмиевның туган көне

Бүген күренекле опера һәм эстрада җырчысы, ТАССРның халык артисты (1957), «Фидакарь хезмәте өчен» медале иясе Усман Әлмиевның туган көне.

Усман  Әлмиев 1915 елның 24 апрелендә ТАССРның Зөя өязе Яшел Үзән районы Акъегет авылында туа.
 
Ул биш яшендә әти-әнисен югалтып, Зөя каласындагы ятимнәр йортында тәрбияләнә. Кечкенәдән үк бик тырыш була Усман, табигатьтән бирелгән үзенчәлекле тавышын үстерүгә куйган тырышлыгы  егетне тамашачы мәхәббәтен казанган профессиональ җырчыга кадәр үстерә.
1932-1935 елларда  Татар сәнгать техникумында,1935-1938 елларда  П. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Татар опера студиясендә укый. Укуын тәмамлап кайтып, Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән егерме ел дәвердә (1938-1958)  тарихка алтын юллар белән язылып калырлык онытылмас төп партияләрне башкара: Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында Урмай һәм Җик Мәргән,  Хөснул Вәлиуллинның «Самат»  операсында Самат, Салих Сәйдәшевнең «Наемщик» музыкаль драмасында Имангол, Җәүдәт Фәйзинең  «Башмагым» музыкаль комедиясендә Галимҗан, «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясендә Хуҗа Насретдин, Дмитрий Кабалевскийның «Тарас гаиләсе» спектаклендә Андрей, Узеир Гадҗибәковның «Аршин мал алан» музыкаль комедиясендә Әскәр, һ.б.. Татар дәүләт опера һәм балет театрына нигез салыну һәм  үсеш еллары  да Усман Альмеев исеме белән бәйле.
 
 Сугыш елларында  Татарстан радиосы аша сугышчыларны   җиңүгә рухландырган «Шауласыннар яшел урманнар», «Җиңеп кайт», «Очучылар җыры», «Сугышчы җыры», «Тормыш җыры» һәм башка  патриотик җырларын башкаручы да Усман Әлмиев була.
 
1958-1968 елларда Усман Альмеев Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  җырчы-солист була. Гаҗәеп көчле тавышы, ачык йөзе, сәхнәдә үз-үзен тотышы, бетмәс - төкәнмәс оптимизмы һәм тормышны яратуы белән  тамашачыны таң калдырып иҗат итә ул...
 
Гомеренең соңгы елларында да сәхнә аксакалы  яшьләргә хас иҗат дәрте белән янып, илһамланып яши. Озак еллар Татарстан театр әһелләре берлегенең ветераннар советы рәисе була.
 
 2010 елның 18 маенда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе  сәхнәсендә  Усман Әлмиевның   95 яшьлек юбилее зурлап уздырыла.
2011 елның 14 апрелендә зур җырчы бакыйлыкка күчә.  Аны Казанның Яңа Бистә татар зыяратына җирлиләр.
 
2015 елның апрель аенда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» клубы сәхнә ветераннары катнашында апрель аенда туган һәм вафат булган өч зур шәхескә – Габдулла Тукайга, Усман Әлмиевкә һәм Айрат Арслановка багышлап ретро-концерт, Мәрҗәни мәчетендә аларның рухына атап Корьән ашы үткәрелде.  
 
 
 
 
 
 
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»