поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.04.2018 Ир белән хатын

Иреңне ташлама, Динара! (КАЙТАВАЗ)

Гөлчәчәк Сәдретдинова-Хаҗиеваның «Киленебез, балаларын калдырып, чыгып югала» язмасын укыганнан соң, үзебезнең авылда булган вакыйга искә төште, кулыма каләм алдым.

Питрәч районында булды бу хәл. Авылдашым Галимә апа ире вафатыннан соң өч баласын ялгызы тәрбияләп үстерде. Олы малаен өйләндерде, күрше авылда аңа йорт җиткерделәр. Кызы шәһәргә укырга китте. Төпчек улы авылда беренче баянчы иде. Шәһәрдән авылга кайткан кунак кызының да күзе төшә ул егеткә. Яшьләр очраша башлый. Өйләнешәләр. Егеткә хәрби хезмәткә чакыру хәбәре килгәч, килен югала. Берничә көннән соң ире аны эзләп таба. Шәһәргә киткән икән. Яшь киленнең авылга кайтып эш аты буласы килми, янәсе.
 
Кыскасы, егет армиягә китеп бара. Абзар тулы терлекләре белән Галимә апа тагын берүзе кала. Улының хәрби хезмәттән кайтыр көне җитәрәк, ике ел күренмәгән килен дә шәһәрдән кайтып төшә. Нишләсеннәр, югалган киленне кабул итәләр. Галимә апа улының бәхетле булуын тели. Яшьләр матур гына гомер итә башлыйлар. Бер-бер артлы ике балалары туа. Тик чир китә, гадәт китми диләрме әле, килен тагын югала башлый.
 
Колхоздан бүлеп бирелгән яшелчә кишәрлекләрен утау да, оныкларын тәрбияләү дә Галимә апа өстендә була. Данилны да сихерләгәннәр диярсең, гел хатынын кичерә ул, югалган саен, эзләп табып кайта. Ахыр чиктә яшьләр барыбер аерылыша. Суд вакытында килен бер баласын гына үзе белән алып китә. Улын әтисендә калдыра. Әтисенең дә сәламәтлеге какшый. Аның ике аягын да кисәләр, ул алты ел урын өстендә ята, аннары 52 яшендә гүр иясе була. Галимә апа нарасыйны үстерә, беренче сыйныфка укырга бирә. Кызганыч, үсмер чакларын күрә алмый кала, Галимә апа үлеп китә. Ятим калган баланы Галимә апаның апасы үз тәрбиясенә ала, өйләндерә. Хәзер бу баланың үзенең ике сабые бар инде. Ул зур урында эшләүче кеше. Килен исә улының барлыгын да белми, иреннән аерылганнан соң кабат кияүгә чыгып, ике бала таба. Кайчандыр авылда калдырып киткән улы янына бер тапкыр да килгәне булмаган.
 
Бу язманы укыгач та, шушы вакыйга исемә төште. Язма герое Мәрзия апага түземле булыгыз, дияр идем. Бакый иман, бакый нур. Киленегез Динара акылына килеп, балалары, ире хакына ялгыш адымнар ясамасын иде. Яшьлек – юләрлек, гомер үтә дә китә, ә хаталарның гомерлек үкенеч булуы бар. Иреңне ташлама, Динара, ялгыз яшәүләре бик авыр.
 
Миңлегөл Әдһәмова, Казан.

---
Шәһри Казан
№ --- | 19.04.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»