• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Октябрь Раил Шәмсуаров
  • 21 Октябрь Фәйзи Гаскәров (1912-1984)
  • 21 Октябрь Рауза Әхмәрова
  • 21 Октябрь Илдус Зиннуров
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • Казань. Сниму изолированную комнату в 2-х комнатной квартире на долгий срок, заселюсь 24-25 октября, районы советский, вахитовский, частично московский, в пределах 6-7 тыс все включено. Чистоту и своевременную оплату гарантирую, без вредных привычек. Связаться можно по ватсапу 89033532034.
  • Булмэгэ иптэшкэ бер егет кертэм. Мавлютова урамы. 89274433797
  • Зурларга 3ле (памперслар, пролежной матрас, инвалидное кресло ) сатыла кыйммэт тугел 89393972773
  • Казанның Новоселье урамы 4 йорт адресы буенча вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы 58 кв.м. Җиһазландырылган, табак-савытлар да бар. Кер юу машинасыннан башка барлык техника куелган. "Глушко" тукталышына 5 минутлык юл. Якында гына кибетләр, мәктәп, балалар бакчасы. Яшь гаилә, тәртипле татар кызлары варианты беренче чиратта карала. Түләү айга 13000 сум+ ЖКХ түләүләре. Килешү өчен телефон: +79173960491 (Марат)
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 5 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казан шэхэре Ново Савин районында ике булмэле квартир сдавать итэм озак вакытка. Тел.89520460614
  • Угез ите сатыла 280 сумнан. Актаныш. 89063247545
  • Авиатозелеш р-нында 6 сотка жир сатыла. Ой хэм свеча очен фундаменты, сарае бар. Участокка кадэр асфальт юл, кыш коннэрен хэрчак юллар чистартыла. Ел эйлэнэсе яшэучелэр куп, куршелэребез дэ шунда кышлый. 89377752225
  • Яхшы хәлдә погрузчик сатыла. Актаныш 89196399203
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008

 

 

 
Архив
 

13.04.2018 Җәмгыять

Тулай торакта яшәүчеләр: «Безне эт шикелле куып чыгардылар»

«ШК» журналистлары фатирсыз калган завод эшчеләре белән очрашты. «Безне завод биргән торакларыбыздан кудылар, күп балалы гаилә, яңа туган сабый, инвалидлар бар дип тә тормадылар. Гомер буе завод өчен бил бөгеп, шундый мөнәсәбәткә лаек идекме без?» - ди Казанның Академик Павлов урамы, 9нчы йорттагы тулай торакта яшәүчеләр.

«Тулай торак иде, кунакханәгә әйләнде»
 
Академик Павлов урамы, 9нчы йорттагы тулай торак инде күптән кунакханә комплексы дип атала икән. Дөрес, бинаның тышында бернинди элмә такталар да күренми. Монда яшәгән өчен түләү дә кунакханәдәге кебек, диделәр. Бер койка урын – 3800 сум тирәсе. Кайчандыр заводта эшләп бүлмә алган кешеләр: «Үзебез дә сизмәстән, кунакханәдә яши башладык. Бүлмәләрдә торган өчен коммерция килешүе буенча түләргә тиешбез», – диләр. Гаделлек эзләп судка биргәннәрне торактан куалар, имеш.
 
Элек бу бина һәм аның тирәсендәге тагын дүрт тулай торак – барысы да Казан Авиатөзелеш заводына караган. Заводта эшләгән кешеләргә шуннан бүлмәләр биргәннәр. 2008 елда КАПО федераль дәүләт унитар предприятиесеннән акционерлык җәмгыятенә әверелгәч, оешмага караган барлык торакларны хосусыйлаштыра башлаганнар. Россиянең дәүләт милке белән идарә итү федераль агентлыгы карары нигезендә, бу объектлар хосусыйлаштырыла торган милек исемлегенә керми, муниципалитетка күчәргә тиеш диеп язылса да, барлык тулай тораклар да Казан авиация заводы карамагына күчкән. Дүрт тулай торакта яшәүчеләр пикетларга чыгып, судларга мөрәҗәгать итеп, үз хокукларын яклый алганнар, бүлмәләрне үз милекләре итеп хосусыйлаштырганнар. Ә менә 9нчы йорттагыларга уңыш елмаймаган. Алар яшәгән объект кунакханә статусында калган һәм шәхси кулларга күчкән. Хәзер бу торак йорт «Туполев» иҗтимагый акционерлык җәмгыяте милке булып санала.
 
– Безнең тулай торакта тыныч, сабыр халык яши, шуңа безне мыскыл итәләр. Болай булыр дип уйламаган идек, безне бүлмәләрдән эт кебек куып чыгардылар, – диләр биредә яшәүчеләр.
 
Элек шул 9нчы тулай торакта яшәгән Мәдинә ханым:
– Минем 9нчы йортта 14 квадрат метрлы бүлмәм бар иде. Чакыртып алдылар да 11нче йорттан 11 квадрат метрлы бүлмә тәкъдим иттеләр. Башта каршы килдем, үтеп барган поездның соңгы вагонына утырып кал дигән киңәшләрне тыңлап ризалаштым. Шөкер, кечкенә булса да, ул бүлмәне үз милкем итеп рәсмиләштердем. 9нчы йортта яшәп калган булсам, тораксыз кала идем, – дип моңсу гына елмая.
 
«Беркая китмибез»
 
9нчы йорттагы тулай торак 640 урынга исәпләнгән. Анда 100гә якын гаилә яши. Кунакханә статусына күчкәннән соң, счет-фактурадагы түләүләр суммасы белән килешмичә, үз хокукларын яклаучыларның күбесен, суд карары белән, торактан чыгарганнар. Шундыйларның берсе – Наталья Бурмистрова.
 
– Биш ел заводта төп цехта контролер булып эшлим. 11 яшьлек балам бар. Эшкә килүгә, тулай торактан бүлмә бирделәр. Аны үз акчама ремонтлаттым. Аннан күчерделәр, тагын төзекләндердем, тагын күчерделәр. Кыскасы, ниһаять, тотрыклы гына бер бүлмәдә яши башлагач, коммуналь хезмәтләр өчен сумма артып килә башлады. Торагыбыз кунакханә статусын алгач, 7350 сум түләргә туры килде. Баксаң, без өч кешелек урында яшибез икән, үзем һәм баламнан тыш, мин кеше яшәмәгән койка-урын өчен дә түләргә тиеш булдым. Мондый шартларга түзә алмагач, судка мөрәҗәгать иттем. Җавап кына безнең файдага булмады, балам белән урамда калдык. Хәзер вакытлыча фатир алып торабыз. Әнием шул кунакханәдә яшәп калды. Аның янына кунакка килгәч тә, вахтер, шалтыратып: «Кунып калмыйсыңмы, бер төн фәлән сум тора», –дип мыскыл иткән була, – дип зарын сөйләде Наталья.
 
Аның хәзер бөтенләй теркәлү урыны да юк. Ипотекага банктан кредит та ала алмыйм, ди.
 
Аның кебекләр тагын 25кә якын гаилә. Руслан Хәйретдинов тумыштан инвалид, аларның гаиләсен дүрт яшьлек һәм алты айлык балалары белән тораксыз калдырганнар.
 
Исмәгыйлевләр гаиләсен дә өч балалары белән чыгарып җибәргәннәр. Торакта яшәүчеләр әйтүенчә, хәзер анда бары берничә гаилә генә социаль найм килешүе белән яши. Аларга күпмедер дәрәҗәдә бәхет елмайган дисәң дә була. Алар койка урын өчен түгел, счет-фактура буенча, коммуналь хезмәтләрне куллануга карап түли. Анысы да аз сумма түгел. Әйтик, Гайнановлар гаиләсенә 46 квадрат метрлы бүлмәләре өчен бер айда 5144 сум түләү килгән. Кайнар су өчен генә дә ике мең сумнан артык исәпләгәннәр. Югыйсә, яшәү шартлары да мактанырлык түгел. Аш бүлмәсе дүрт блокка, ягъни уртача 20 кешегә бер. Еш кына электр плитәсенә чират була икән. Бәдрәф белән юыну бүлмәсе дә биш кешегә бер генә. Кайбер бүлмәләрдә түшәм ишелә башлаган. Гайнановлар бу йортта теркәлгәннәр. Ниндидер документларга кул куярга кушсалар, паспортларын сорасалар, шикләнә алар.
 
– Безне биредән китәргә күптәннән үгетлиләр. Яшел Үзән районындагы ташландык аучы йортына кадәр тәкъдим иттеләр. Беркая китмибез. Гомер буе заводта эшләдем. Хәзер дә конструктор булып хезмәт итәм. Эш стажым 45 ел. Мин лаек түгелмени бер бүлмәгә? Инвалид булсам да, яшем 60тан узса да, эшләргә мәҗбүрмен. Заводтан китсәм, торакны алырлар дип куркам, – ди Миңлегөл апа Гайнанова.
 
«Тулай торак» статусын кайтарсыннар
 
Интернетта тулай торак турында мәгълүмат эзләгәндә, бер социаль челтәрдә «Казан тулай тораклары» дигән төркемгә юлыктым. Анда Академик Павлов урамы, 9нчы йорттагы тулай торак турында да игъланнар урнаштырылган. Баксаң, монда бүлмәләрне теләгән кешегә вакытлыча биреп торалар икән. Гыйнвар аенда 12 квадрат метрлы бүлмәне бер айга 8100 сумга бирәбез, дигәннәр. Ике кешелек бүлмәдә бер койка урын тәүлегенә 350 сум тора. Әле җитмәсә «берничә көнгә, озак вакытка да калырга була. Аеруча студентлар, төзүчеләр, яшь гаиләләр өчен бик уңайлы. Безнең үзенчәлегебез: арзан бәяләр һәм теркәлү мөмкинлеге» дип тә язылган. Бер яктан, гомер буе заводта эшләгән кешеләр тораксыз тилмергәндә, читтән килгән кешеләрне чакыру бернинди кысаларга сыймый кебек. Икенче яктан, бу тулай торак хәзер кунакханә комплексы булып санала, кемне телиләр – шуны кертәләр.
 
Кунакханә комплексының директоры Нуридә Сулимова да: «Бүлмәләрнең 70 проценты – завод эшчеләренә, 30 проценты читтән килгән кешеләргә бирелә. Мин кунакханә комплексын ничек булса да тәэмин итеп торырга тиеш бит», – диде. Директордан башка мәгълүмат ала алмадык. Бик төксе генә сөйләште ул. Ни өчен кайбер гаиләләр бүлмәләреннән куылдылар дигән сорауны, «Суд шундый карар чыгарды, ни өчен икәнен белмим, мин судларда катнашмыйм», – дип җаваплады. Ни өчен завод эшчеләре яшәгән өчен кыйммәт түли дип кызыксынгач, «Алар барысы да социаль найм килешүе белән яши», –дип ышандырырга тырышты. Тик безнең белән очрашып сөйләшүдән баш тартты. «Сезгә бернинди документлар күрсәтергә, нидер аңлатырга җыенмыйм, бу хакта Ольга Сергеевна белән сөйләшегез», – диде. Бу ханымның кем икәнен сораша башлагач та, төгәл генә җавап бирмәде. «Сезгә мөрәҗәгать иткән гаиләләр аның кем икәнен әйтмәдемени?» – дип, сүзне икенчегә борырга маташты.
 
Ольга Сергеевна Хәмитованың кем икәнен белдек анысы. Ул әлеге кунакханә комплексына хезмәт күрсәтүче «КАПО-жилбытсервис» идарәче компания җитәкчесе булып чыкты. Аның белән ярты ай тирәсе элемтәгә керә алмадык. Ахыр чиктә, рәсми хатыбызга «КАПО – жилбытсервис» җәмгыятеннән язмача җавап алдык. Ни хикмәт, Академик Павлов урамы, 9нчы йортта урнашкан бинаның исеме КАПО кунакханә комплексы, «Б» корпусы дип йөртелсә дә, ул кунакханә булып саналмый, һәм анда кунакханәдәге кебек хезмәтләр дә күрсәтелми, дип җавап биргән Ольга Хәмитова. Җавап хатында болай дип язылган:
 
«Бина найм килешүе буенча физик затларга вакытлыча яшәү өчен бирелә. Гражданнар кодексының 671нче маддәсе нигезендә, яшәүчеләр торакта яшәгән өчен найм килешүе буенча түли. 682нче маддә буенча, түләү суммасын ике як килешеп хәл итә. 678нче маддә нигезендә, торак алып торучылар яшәгән өчен вакытында түләргә тиеш. Кайбер яшәүчеләр законны бозып бүлмәләре өчен түләмәгәнгә, торак өчен бурычлары җыелганга, найм килешүе өзелде һәм, суд карары белән, бу кешеләр торактан чыгарылды». Шома җавап.
 
Шул тулай торакта элек мөдир булып эшләгән Фирганә Хәйртдинова әйтүенчә, алар бу мәсьәләдә Мәскәүгә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына кадәр барганнар. Ул чакта завод эшчеләрен торактан законсыз чыгару проблемасын бинаның милекчесе – «Туполев» иҗтимагый акционерлык җәмгыяте хәл итәргә тиеш дип карар чыгарган булганнар. Үзгәреш кенә юк.
 
Редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләрнең торакның законсыз хосусыйлаштырылуында шиге юк. Бу буталчык вакыйгада гаеплене бәлки табып та булган булыр иде, әмма, закон нигезендә, аңа карата җинаять эше ачарга инде соң. Казан прокуратурасының режимлы объектларда законнар үтәлешен күзәтү прокуроры Дмитрий Ерпелев аңлатуынча, Россия Җинаять кодексының 293нче маддәсе, 1нче бүлеге буенча тикшерү эшенең күптән булуы сәбәпле, җинаять эше ачарга мөмкин түгел.
 
Тораксыз калган халык бирешергә җыенмый. Гаделлек эзләп, бинага кабат «тулай торак» статусын кайтаруны сорап, алар Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә җыеналар.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 12.04.2018
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments