|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2018 Икътисад
Татарстанда кайсы авыллар юллы була? (ИСЕМЛЕК)Быел Татарстан юлларына 24 миллиард сумга якын акча “түшәячәкләр”. Ел ахырына кадәр республикада юлларның озынлыгы тагын 88 чакрымга артачак. Шул исәптән, Татарстандагы 28 авылны олы юлга тоташтырмакчылар. Әле булганнарын да карап торырга кирәк. Республикада юлларны ямау эше башланган әнә. Чокырларны киптермичә таш җәяргә ярамый, дигәнгә дә карамыйлар. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сүзләренә караганда, агымдагы елда республикада юл эшләре программасын тормышка ашыруга 23,9 миллиард сум акча тотылачак. Чагыштыру өчен: быел Чаллының еллык бюджеты 8 миллиард сум булыр дип фаразлана. Быелга саласы акчаның исә 12 миллиарды төзекләндерүгә сарыф ителәчәк. Яңалары 2 миллиард сумга төшсә, төбәк автомобиль юлларын карап тору өчен тагын 4 миллиард сум акча кирәк булачак. “Республикадагы 28 авылга, 27 гаилә фермасына һәм 19 бакчачылык ширкәтенә керү юлы салыначак”, – дип сөйләде Артем Чукин “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Казан – Чаллы арасында эш бетә
“Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль проекты кысасында, Татарстан Казан белән Чаллы эчендәге һәм тирәсендәге юлларда иминлекне арттыру өчен 3 миллиард сум акча алачак. Сүз шул исәптән, юл чатында ут баганалары урнаштыру, светофорлар, юл билгеләре кую турында да бара. Казанда 114 чакрым юлны тәртипкә китерү өчен – 1,6, Чаллыда исә 42 чакрым юлга 1,4 миллиард сум акча тотарга ниятлиләр. Әйтүләренә караганда, әлеге проект тормышка ашырыла башлаганнан бирле, ә бу – ике ел, иң зур ике каладагы юлларның сыйфаты 16 процентка яхшырган. Тиешле шартларга туры килгән юллар 81 процентка җиткән.
Республикада 290 чакрым озынлыктагы төбәк юлларын 4,6 миллиард сумга тәртипкә китерәчәкләр. Юлның һәр чакрымы якынча 16 миллион сумга төшәчәк. “Эш барышында 9 күпер төзү һәм реконструкцияләү, бер юл үткәргеч һәм 9 күперне төзекләндерү, 76 мәктәп маршрутын җайга салу каралган”, – диде “Главтатдортранс” оешмасы җитәкчесе Эдуард Данилов. Быел республиканың барлык районнарында да диярлек урамнарны һәм ишегалларын яңартачаклар. Исемлек башында – Казан һәм Чаллы. Автокалада 2,2 миллиард сумлык юл эшләре башкарачаклар. “Казанда 142 урам һәм 430 ишегалды танымаслык булып үзгәрәчәк”, – диде шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе Игорь Куляжев. Моның өчен 5,5 миллиард сум акча кирәк булачак. Игорь Куляжев әйтүенчә, юл һәлакәтләре саны аеруча күп теркәлгән 93 урында светофорлар, юл билгеләре кую да каралган.
“Казанда юлы иң җимерек дип танылган Магистральная урамы төзекләндереләчәк. Оренбург трактыннан алып, яңа төзелүче М-14 микрорайонына кадәр юл киңәйтеләчәк”, – дип тә сөендерде ул башкалада яшәүчеләрне. Җәмәгать транспорты тукталышларын яктырту мәсьәләсен дә хәл итмәкчеләр. Казанда тагын бер җир өсте кичүе барлыкка киләчәк. Ул 8 Март урамында булачак. Казан – Чаллы юлын төзекләндереп бетерергә дә күп калмаган икән. Аның соңгы өлешен – утыз чакрым араны октябрьдә кулланышка тапшырырга ниятлиләр. Татарстан аша узучы федераль юлларны тәртипкә китерү кысасында, Иннополиска юлны яңарту да каралган. Татарстанда юл эшләренә федераль бюджеттан 8,5 миллиард сум акча җәлеп ителәчәк.
Эз төшү гаеп түгел
Бу көннәрдә юл төзүчеләр чокырларны ямау эшенә дә керешкән. Ниһаять, яз җитте дип сөендек кенә, ул арада 7 мең квадрат метр мәйданда “ертык”ларны ямаганнар да инде. Юллар кардан арчылып бетәргә дә өлгермәде югыйсә. Журналистларның ташны суга җәяләр, дип борчылу белдерүенә Игорь Куляжев мондый хәбәрләр хакында турыдан-туры шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кушты. Юлларны ямаучылар иң беренче эш итеп чокырны корытырга тиеш, диде түрә.
Очрашу барышында бәхәс уяткан тагын бер мәсьәлә – юллардагы тирән тәгәрмәч эзләренә бәйле. Алардан ничек котылырга? “Гади битумнан тыш, Казан урамнарын төзекләндерүдә полимер битум күбрәк кулланыла башлады. Ул чыдамлырак. 2016 елда юлларга 2,5 мең тонна шундый катнашма түшәлсә, быел әлеге күрсәткечне 30 тоннага кадәр җиткерү каралган”, – диде Артем Чуркин. Аның тагын резин битум дигәне дә бар икән. Тик никадәр генә тырышсалар да, шома юлдан йөреп булмаячак. “Юлның һәр полосасыннан елга 20 мең машина узса, тәгәрмәч эзе төшү ихтималы 5 миллиметр тәшкил итә”, – дип рөхсәт ителгән кагыйдәләр турында искә алды министр урынбасары. Кыскасы, зарланасы да түгел. Юл төзүчеләр исә юлга гарантия бирә. Мәсәлән, тәүлегенә 15 мең машина узган юлга ул – 2, ә хәрәкәт азрак булганнарына 4 ел тәшкил итә. Шушы вакыт аралыгында кимчелек ачыклана икән, юл төзүчеләр төзекләндерү эшләрен үз кесәсеннән башкарачак. Дөрес, бездә мондый очраклар теркәлмәгән икән.
Түләргә туры киләчәк
Татарстан юлларын саклау максатыннан, 15 апрельдән 14 майга кадәр республикада йөк машиналарына хәрәкәт итүне чикләячәкләр. “Язгы чорда транспорт чарасының бер күчәренә төшә торган иң зур авырлык алты тонна тәшкил итәчәк. Әлеге тәртип пассажирларны, азык-төлек, ягулык, дару препаратлары, ашлык фонды, ашлама, почта ташу белән шөгыльләнүчеләргә, йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннадан артмаган “тимер ат”ларга һәм махсус техникага гына кагылмый”, – диде “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы җитәкчесенең беренче урынбасары Әнәс Адыев. Йөкнең авырлыгын үлчәү пунктларында махсус рөхсәт кәгазьләре сатылмаячак, дип тә кисәтте ул. Гаризаны Хөкүмәт порталы яки электрон почта аша яки шәхсән мөрәҗәгать итеп тапшырырга була. Татарстан юллары буйлап рөхсәтсез хәрәкәт итүчеләргә исә 500 мең сумга кадәр штраф яный. Транспорт чарасын мәсьәләгә ачыклык керткәнче тоткарлаячаклар. Моңа кадәр илнең Транспорт министрлыгы федераль юлларда язгы чорда йөк машиналары хәрәкәтенә чикләү кертелмәячәк, дип хәбәр итте. Моны юлларның торышы яхшы булу белән аңлаттылар. Аның каравы, Татарстанда юллар кыйммәтлерәк.
Татарстанның кайсы авыллары юллы булачак?
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|