поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.03.2010 Язмыш

КАРГЫШ ҖИРГӘ ТӨШМИ

«Кайнанасы каргышы тотты, шуңа газапланып үлде. Кешене гаепсезгә рәнҗетергә ярамый шул», – дип пышылдаштылар авыл хатыннары Суфия апаның җеназасында.

Тату тормады килен кайнана белән. Кайнананың иң яхшысы да козгын булып кычкыра, дисәләр дә, Марзия әбидә гаеп юк иде кебек. Биш вакыт намазын калдырмады ул, һәрчак килененә ярдәм итәргә тырышты. Дүрт оныгын тәрбияләде, мал-туарны карашты, идәнен юды, ашарга пешерде. Тик менә Суфия гына кайнанасының тырышлыкларын бәяләмәде. Балаларын да җай чыккан саен дәү әниләренә каршы котыртты. Иренә дә гел: «Әниең мине күралмый, безне аерырга тели», – дип хәйләләде.

 

Вакыт уза торды. Балалар таралышып һәрберсе үз гаиләсе белән яши башлады. Суфия пенсиягә чыкты. 80гә якынлашучы Марзия әби дә эшкә ярамый башлады. Көннәр буе өйдә икәү генә калган килен белән кайнана еш сүзгә киләләр иде. Берсендә Марзия әбинең йөрәге түзмәде. Килененең: «Синең улың булдыксыз, тәрбияли белмәгәнсең», – дигәненә түзеп тора алмыйча, Суфияны йодрыгы белән төяргә тотынды. Тегесе исә шуны гына көткәндәй, кайнанасын кыйный башлады. Әле ярый ире кайтып кереп аралады аларны. Шул хәлләрдән соң Марзия әби безгә кергән иде. Үзе елый, авызында кан, протез тешләре чыгып төшкән, җыерчыклы куллары кызарып беткән. «Үзен белсен, ник безнең гаиләгә тап төшерә ул? Сугыш елларында ирсез, ачлык, ялангачлыкта үстердем мин ул җиде баламны, мине гаепсезгә рәнҗеткәне өчен куллары корыр әле», – дип ярсыды күршебез. Шул вакыйгалардан соң озак тора алмады ул, күрше авылга кызы янына китте. Кадер-хөрмәттә яшәп, 97 яшендә дөнья куйды Марзия әби. Матур гына яшәгән җиреннән, кинәт Суфия апа да авырый башлады бит. Үзәккә үтәрлек итеп кулының авырту сәбәбен табиблар әйтә алмагач, имче карчыкларга да барып караган, диделәр. Өч еллап газапланганнан соң, Суфияның кулы күтәрелмәс хәлгә килеп чери үк башлаган. Соңгы көннәрдә хәлен белергә кергән күршеләре әйтүенчә, Суфия апа гел: «Кулым чери бит, теге кортканың каргышы тотты, бәхилләсен инде, ичмаса, тынычлап үлим», – дип саташа торган булган. Күп тә үтми ул җан бирде. Хатынын күмгәннән соң берничә көн узгач, ире: «Төшемдә әнине күрдем, елмая, ап-актан киенгән икән. Һәм шул ук көнне кыш булуга карамастан, өебезгә күбәләк очып килде», – дип сөйләде. Мөгаен, Марзия әбинең рухы, ниһаять, тынычлап туган нигезенә керә алгандыр...


Язгөлем МӨДӘРИСОВА
Шәһри Казан
№ 24 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»