поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.03.2018 Шоу-бизнес

Йоклап калган? Элвин Грейның журналистлар белән очрашуга ни өчен килмәве билгеле булды

Элвин Грейның, вәгъдә итеп тә, журналистлар белән очрашуга килә алмавы аннан тискәре образ формалаштыруга нигез була алмый. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Дуслык күпере” һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивальләренең PR-менеджеры Айбикә Фәттахова әйтте. Ул Элвин Грейның журналистлар белән билгеләнгән очрашуга килмәвеннән нигезсез нәтиҗәләр чыгармауны сорый.

Агентлык искәртүенчә, кичә Татарстан халыклары Дуслык йортында “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда фестивальнең сопродюсерлары Рифат Фәттахов һәм Айдар Шәйдуллиннан тыш, танылган җырчылар Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов катнашты. Танылган татар-башкорт җырчысы Элвин Грей “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе спикерлары исемлегендә булса да, үзе килмәде.
 
Катнашучылар аның йоклап калган булы мөмкинлеген фаразладылар.
 
“Элвин Грейның "Дуслык күпере"нә багышланган матбугат конференциясендә катнашуы хакында аның пресс-агенты белән сөйләштем. Ул: "Без ул көнне Казанда, матбугат конференциясенә килергә бик тырышабыз!" - диде. Спикерлар составына аның исемен кертүгә каршы булмады. Бер тапкыр конференциягә килә алмавы, аннан тискәре образ формалаштыруга нигез була алмый”, - ди Айбикә Фәттахова.
 
Айбикә Фәттахова Элвин Грей проектының миссиясе "Дуслык күпере" фестивале белән аваздаш дип саный: “Тегендә дә, монда да максат бер: буыннарны, милләтләрне иҗат аша берләштерү, - ди ул. - Аның безнең фестивальне ачып җибәрүе һәм ябылу тантанасында катнашуы белән без горурланабыз!"
 
Ярты гасыр татар һәм башкорт сәхнәсен тоткан Фидан Гафаров матбугат конференциясендә катнашу өчен самолет белән Уфадан Казанга махсус килгән иде.

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»