поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.03.2018 Шоу-бизнес

Илназ Гарипов шлагбаум аркасында фатир ала алмаган

Кичә Габдулла Тукай исемендәге Филармония концертлар залы сәхнәсендә популяр җырчы Илназ Гарипов балкыды. Төрле-төрле районнарда, авылларда концертлар куеп, тагы да тәҗрибә туплап, Илназ Казан тамашачысы алдында имтихан тотарга тәвәкәлләде. Җырчы белән Матбугат.ру хәбәрчесе дә очрашып кайтты.

Билгеле, жюри әгъзәсе ролендә әлеге кичне тамашачы үзе булды. Әгәр, чыннан да, җырчыга билге куярга кирәк булса, Илназның иҗатына мөкиббән булган тамашачы бары тик “бишле” билгесен генә куяр иде. 
 
 
“Халыкны алдап булмый. Бер алдасаң, бүтән ышанмаячак. Бүген җырлыйм икән, мин бәхетле. Сезнең өчен җырлыйсым, сезнең белән аралашасым килә. Бу – минем тормыш. Бу – мин сайлаган юл”, - дип башлады үзенең концертын Илназ. Аның тарафыннан башкарылган беренче җырында да “Мин бәхетле” дигән сүзләр бер генә кабатланмады. Тере тавыш һәм “Илназ” шоу-студиясе ярдәмендә халыкны, уятып, үзе белән бергә җыр дөньясына алып китте ул.
 
 
Илназ Гариповның концертын фәлсәфәсез күз алдына да  китереп булмыйдыр. Аның җырларының күбесе глобаль темаларга багышланган. “Таулардан да биек күтәрелгән күгәрченнәр җирдә бик азмы?!” - дип җырлап, тамашачыны Илназ уйланырга мәҗбүр итте. Тик әлеге сүзләр җырчы егетнең үзенә бер дә кагылмый, чөнки ул гади авыл егете булып кала белгән. 
 
 
Белмим, чынмы, юкмы, тик Илназ үзе киеп чыккан костюмны әтисенеке дип “таныштырды”. “9 нчы Казан тегү фабрикасы” дигән язуы да бар икән. Ни кызганыч, тик бүген Илназның янында әтисе дә, әнисе дә юк. Башка концертларда җырчы үзенең әнисенә, сәхнәдән рәхмәтен белдереп, чәчәк бәйләме бүләк итә торган булган. Бу елны әлеге күренешне кабалтап булмады...”Әни” дигән җырны башкарганда, Илназның күзләре әйтеп бетергесез сагышлы моң белән тулган иде. 
 
 
Шулай да концерт программасында ихластан шатланырлык мизгелләр дә булды. Мәсәлән, Илназның әле һаман буйдак тормышта булуы туташлар өчен уңай факт. “Гениаль планнарым буенча хәзер сезнең алдыгызда башкарылачак җыр бу сезонда җырланырга тиеш түгел иде”, - ди җырчы. Җырның исеме – “Тормыш иптәше кирәк”. Утызны куып җиткән егет өчен әлеге җырны башкару бик урынлыдыр.
 
 
Билгеле, концерт барышында быел безнең арабыздан китеп барган легендар шәхес – Илфак Шиһапов та искә алынмыйча калмады. Илназның репертуарында аның өч җыры бар икән. Алар һәммәсе дә моңсу һәм шансонга якын. Исемнәре дә хәтта бер-бересенә охшаш: “Ялгыз хатын”, “Ялгыз бүген”, “Үтте инде”. Шулай ук Илназ, нәкъ менә Илфак аганың стилена охшатып, җыр иҗат иткән. Җырның сүзләре исә Ренат Галиәскәрнеке. Әлеге җыр Илфак абыйның үзе турында – “Абзыйга” дип атала ул.
 
Тамашачылар арасында легендар “Айфара” төркеменең солисты Алмаз Шәрифуллин бар иде. Әлеге төркемнең репертуарыннан Илназ “Ә бүген синең туй” җырын башкарды. 
 
 
Туй дигәннән, Илназ да хәзер гаилә кору турында җитди уйлана башлаган. Билгеле, әлеге хыялны тормашка ашырыр өчен, фатир кирәк. Илназ да ипотекага фатир карарга барган. “3,5 миллионга фатир тәкъдим иттеләр. Мин авыл малае буларак, бәясенең ник шуның кадәр кыйбат икәнен сорарга булдым. Өй янында шлагбаум бар икән. Әлеге шлагбаумның нинди файдасы булуын аңлый алмыйча, уйладым-уйладым да, борылып кайтып киттем”, - дип сөйләде ул.
 
25 февраль Илназ, тамашачыга мөрәҗәгать итеп, видео яздырды. Аның үтенече түбәндәгечә иде: “Чәчәкләр урынына подгузниклар алып килә алмассыз микән?”, - ди Илназ. Һәм җырчының үтенеченә халык уңай караган: подгузниклар күләме 1-2 коробка тутырырлык булды. Илназның дусты – Ренат Галиәскәрәв, сәхнәгә чыгып, болай диде: “Татарстынның атказанган һәм халык артистлары янына министрлар яисә хакимият башлыклары менеп, төрле-төрле матур сүзләр әйтә. Мин дә сиңа шигырь яздым”. Шигыренең эчтәлеге подгузниклар белән бәйле иде: чыннан да, әлеге үтенеч күпләрнең күңелләрендә шик уяткандыр.
 
 
Концерт кунакларсыз үтмәде. Алар арасында Гөлназ Асаева белән Фәрид Низамиевлар бар иде. Җырчы кызны сәхнәгә дәшәр алдыннан, Илназ: “Безнең арада бары тик дуслык кына. Илсөя Бәдретдинова белән ярты ел гастрольләрдән соң, һаман аерылышып бетә алмыйбыз”, - дип шаяртып куйды. Гөлназ белән аралашкач, шуны аңларга була иде: Илназның тәкъдиме турында ул озак уйлаган. “Без күптәннән таныш түгел, тик шулай да бер-беребезне белә идек. Үземнең дә концертларым бар, шуңа күрә ризалыгымны тиз арада бирә алмадым”, - дип белдерде ул. “Үзеңнең концертыңа да аны чакырырсыңмы?” соравына Гөлназ төгәл җавар бирә алмады. 
 
 
Илназның төрмәгә эләгүе турында ишетүчеләр булгандыр. Илназ төрмә бүлмәсенең үзенең фатирыннан ике тапкыр зур булуын белдерде. Өстәвенә пылау белән дә ашаталар икән. Еракларга гастрольләргә киткәндә, кунакханәләрдә еш кунарга туры килгәнгә, Илназ аларның нинди хәлдә булуларын белә. “Төрмәдә чистарак”, - ди җырчы. Әлеге төрмәләр кайда, дисезме? Арча районында, җәмәгать!
 
Концертның икенче бүлеге хит җырлардан торды.  “Син бит ул”, “Сөй син”, “Ялгышма” җырларын халык әле дә хәтерли. Илназга кушылып, тамашачы да җырлап алды. Ә инде “Яратам! Бетте-китте!” җыры башкарылганда, зал, барлык мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп күңел ачты. 
 
“Киләчәк әле килмәде. Бернигә карамый, алга!” дигән сүзләр белән Илназ үзенең концертын тәмамлады. 2,5 сәгать дәвамында залда уңай һәм “бәхетле” атмосфера хөкем сөрде. Илназ үзенең гадилеге һәм эчкерсезлеге белән халыкның игътибарын җәлеп итә алды. Тамаша беткәч, җырчы, тамашачы белән фотога төшеп, аларга рәхмәтен белдерде. 

Алинә АЙДАРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 13.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»