|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2008 Спорт
“ЗЕНИТ” УЕФА КУБОГЫН ОТТЫМоңа кадәр бер-ике ай элек шундый ерак һәм томанлы күренә иде бу Финал. УЕФА башланган чакта гына, “Зенит” Финалга җитәр дип чын күңелдән ышандым, әмма нәкъ шулай булыр дип уйларга иртә иде әле. Менә “Зенит” УЕФА кубогын отты. 2:0! Петербурглы бу команда турнирның дәверендә әкәмәт футбол күрсәтте. Күпләр өчен бу сюрприз булса да, бөтен Русия футбол сөярләре өчен бу бөек бүләк. Шундый зур эш башкарганнан соң, ахыргы адым калып бара иде. Ул адымны исә “Зенит” бераз каушабрак ясады. Шуңа карамастан иң мөһиме башкарылган. “Зенит” 2007-08 елның УЕФА турнирының иң көчле командасы! Бу горур исемне Петербург командасы кичәге авыр уенда тапты. Финалда “Глазго Рейнджерс” командасы “Зенит” алдында тезләнергә мәҗбүр булды. Исәп 2-0. “Глазго” үз чиратында Финалга лаек уен һәм теләк күрсәтте. “Рейнджерс” үзләрен иң көчле яктан китереп бирделәр. Алар үзләрен кимсетергә бирә торган команда түгел, шуның нәтиҗәсе буларак исәп һәм авыр уен. “Глазго” беренче тупны керттергәннән соң да бирешмәде, алга омтылырга дәвам итте. “Зенит”лылар Денисов керткән туптан соң, үзләрен бераз рәхәтрәк тоеп, “Глазго” капкасына басымны арттыра бардылар. 90 минутка кадәр беркем дә исәпне үзгәртә алмады. Ләкин инде өстәмә вакытта Зырянов “Зенит”ның өстенлеген икеләтә аттырды. Исәп 2-0. Менә ул бөтен Рәсәй көткән җиңү! Менә ул Петербургча Триумф! Күпме сүзләр сөйләнде уен алдыннан. “Зенит”ны мактап та, тәнкыйтьләп тә карадылар инде. Ләкин барысы да уенда билгеле булды. “Зенит” барысына да үзенең нинди көчле икәнен исбатлады. “Зенит” финалга “на шару” барып җитте” - дигәннәр дә булды. ”Зенит”ның дәрәҗәсе УЕФА Финалына җитәрлек түгел” -диючеләр дә аз түгел иде. Уенчылар һәм клуб идарәчеләре күп сөйләшмиче үз эшләрен “бишлегә” башкардылар. Хәзер “Зенит” уңай чыкканга гына җиңде”, - дип әйтергә батырчылык итүчеләр калмагандыр инде. Бу Европа сезонының ахыры түгел әле. “Зенит” үзнең Супер Кубок буенча “оппонентын” көтә. Ул исә “Манчестер Юнайтед” яки Лондонлы “Челси” булачак. Ни генә булмасын, безне бик кызык уен көтә.
Рифат ГЫЙЛӘҖИЕВ |
Иң күп укылган
|