поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.03.2018 Фаҗига

"Тә­рәзәдән китмичә, кайтуларын төн буе көттек"

Казанда ОМОН хезмәт­кә­ре Денис Иванченконы соңгы юлга озаттылар. Кышның соң­гы көнендә башкалада килеп чыккан канлы вакыйгада гомере өзелде аның. 39 яшьлек Де­нисның өч баласы ятим калды.

28 февраль көнне Казанның Авангард урамындагы бер йортта ату тавышлары ишетеп, анда яшәү­челәр хокук сакчыларын чакырта. Сүз уңаеннан, полиция бүлеге шул ук йортта урнашкан. 36 яшьлек дуамал ир, кулына корал тотып, бирегә хатынын эзләп килә. Әле генә ун тәүлек утырып чыккан ир хаты­ны­ның туганнары яшәгән фатирның ишегенә ата башлый. Ирнең ачуы яман – хатыны гаризасы аркасында  ун тәүлеккә кулга алынган була. Ишеке ачмыйлар, подъездга кер­гән ике ирне атып яралый ул. Берсе – полиция участогы хезмәткәре. Эш­ләр зурга киткәч, Росгвардиянең ОМОН төркемен чакырталар. Денис Иванченко да әнә шулар арасында була.
 
– Без ул көнне йортыбыз белән йокламадык. Барыбызның да ир­ләре бергә эшли. Денис ул көнне иптәшләре белән хоккейда була. Атыш турында хәбәр килгәч, алар бригадасын вакыйга урынына җи­бәрәләр. Денис өченче катка мен­гәч, дусты бе­лән урыннарын алышына. Күрә­чәге булгандыр инде, – ди Де­нисның күршесе Фирүзә. – Тә­рәзәдән китмичә, кайтуларын төн буе көттек. Ул көнне йокы да кер­мәде.
 
Яраланган Денисны хаc­таха­нәгә алып китәләр. Әмма ул “ашыгыч ярдәм” машинасында җан би­рә. Җинаятьчене исә вакыйга урынында атып үтерәләр. “Денисның үлеменә әле дә ышана алмыйбыз. Шундый яхшы гаилә башлыгы иде ул. Үлгәч кенә мактарга тырышу түгел бу, ничек бар, шулай әйтәм. Хатыны Светлана белән бик әйбәт тордылар. Өч  малайлары бар иде. Тиз генә балалар алып кайтам да, аннан үзебез өчен яшәрбез әле, дип кабатлады хатыны. Ә Денис кызлы булу турында хыялланды. Малайлар кызганыч. Олысы уз­ган ел беренче сыйныфка барган иде. Уртанчысы балалар бакчасына йөри, кечкенәсенә өч яшь тә юк әле. Светлананың янына кереп, хәлен сорарга да уңай­сызланам. Юатыр сүзләр таба алмаячагымны беләм. Әлегә алардан кеше өзелми”, – дип сөйли Фирүзә.
 
Денис – Мәскәүдә туган егет. Казанда ул моннан биш ел элек хезмәт итә башлый. Иванченколар гаиләсе эш урыныннан би­рел­гән фатирда яшәгән. “Свет­лананың берүзенә өч баланы аякка бастыру кыен булыр инде. Күршеләр, иренең бергә эш­ләгән дуслары ярдәм итәр. Дәүләт тә аны онытмасын иде. Бу фаҗига – барыбыз өчен дә зур хәсрәт. Ир­ләребез мондый куркыныч хәл­ләр белән көн дә очраша. Ходай сакласын үзләрен”.
 
Денис Иванченко җырларга яраткан. Иптәшләре аны ачык кү­ңелле, һәрвакыт шат, гаиләсе өчен өзелеп торган кеше итеп искә ала. 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.03.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»