• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 25 Июнь Кыям Миңлебаев (1929-2005)
  • 25 Июнь Мансур Хәсәнов (1930-2010)
  • 25 Июнь Әнәс Бакиров
  • 25 Июнь Венера Гәрәева
  • 25 Июнь Наҗия Теркулова
  • 25 Июнь Резидә Макуева
  • 26 Июнь Ләйсән Хафизова
  • 26 Июнь Ренат Шаһидуллин
  • 26 Июнь Асаф Вәлиев
  • 27 Июнь Лилия Нурмөхәммәтова
  • Актанышта ике булмэле фатир сатыла.тел.8-987-414-88-75
  • Сдается на аренду 2-х комнатная квартира на ул. Чуйкова - Казань на семью из 3-ч человек или 2-м девушкам. Собственник.Цена договорная. тел.89376270107
  • Казан, Киров районы, Салават куперендэ 1 булмэле фатирга бергэ яшэргэ кыз эзлим.Начар гадәтләре булмаган, вакыттында туләп баручы, чиста, пөхтә, уз артыннан җыя белуче, тәрбияле булсын. Риелторлар борчымагыз!89534828288
  • Суелган пар казлар сатыла. 89196205896
  • Коттеджда 1 булмэ ботен унайлыклары белэн (кухня, душ, туалет, мебель, телевизор, wi-fi, мангал, бакча) суткалап арендага бирелэ. Аерым керу урыны бар, парковка, балалар белэн килгэн кешелэргэ унайлы. Франттан, Южныйдан ерак тугел. Бэйэсе килешу буенча. Тел.: +79600820875
  • Актанышта 2 булмәле (2 катта) фатир сатыла 89274519175
  • 1 булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Квартира узэктэ урнашкан, остановкаларга якын, чиста, яшэрьгэ унайлыклары бар. Квартира хужасы узе. Тел. 89172757475.
  • BMW машинасы сатам 850 89874239376
  • Казанда, Вагаповада 1 булмэле фатир вакытлыча яшэу очен арендага бирелэ. Бэясе 13мен+квартплата т.89673653610
  • Бүлмә гөлләре сатам: фикуслар каучуководный,150 сумнан башлап, фиалкалар, кактуслар. Казан. 89172615695.

 

 

 
Архив
 
03.03.2018 Мәдәният

Композитор, баянчы Фәрит Хатыйпов: "Җырлыйсы да калган икән"

Сәхнә кадере, җыр кадере, иҗат кадере. Күптән түгел 70 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәргән композитор, баянчы Фәрит Хатыйпов белән әнә шул хакта сөйләштек. Сәхнәнең бизнес урынына әйләнүе, җырлар “урлану”ның гадәти хәлгә әверелүе җәһәтеннән олпат шәхеснең үз фикере бар. Ул кайбер фикерләре белән хатыны, Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллина белән бергәләп үткәргән 70 яшьлек юбилей кичәсендә дә бүлешкән иде инде. Бүген әңгәмәне дәвам итәргә булдык.

– Фәрит абый, хәзер кем иренми, шул эстраданы тән­кыйтьли. Ә сезнең вакытта эстрада ни хәлдә иде? Тәр­тип­кә салу ничек оештырылды?
 
– Элек сәнгатькә караган кайсы гына оешманы алма, анда комиссия эшли иде. Һәрбер әсәр, һәр чыгыш иң элек комиссиягә тәкъдим ителде. Телевидение, радио, филармония – һәрбер­се­нең үз сән­гать советы бар иде. Дөрес, кайчагында бу оешмалар тискәре нәти­җә дә бирде. Әйтик, кайбер әйбәт җырлар алар аша үтә алмыйча, халыкка шактый урау юллар үтеп кенә ирешә алды. “Җомга”ны гына алыйк, заманында аны да худсовет үткәр­мәде. Бу оешманың җиле миңа да кагылды. “Гармунчыга” (Никифор Тукмачев сүзләре) дигән җырым “Җомга” язмышына дучар булды. Ул хәзер бик популяр, күп җырчы җырлый аны. Ә теге вакытта ни өчен бу җырның худсовет аркылы үтмәвен беләсе килә, күңел­не гел шул сорау бимазалап тора. Ми­ләүшә Айтугановадан, ни өчен үт­мәде,  дип сорадым. Ул журналны ачты да, фольклор турындагы фә­лән исемле китапның фәләненче битендәге җырга охшаган дип языл­ган, ди. Ул китап миндә бар иде. Кайтып карадым, бернинди охшашлык тапмадым. Күрәсең, бу юлы көнләшү үз эшен эшләгәндер. Чөнки худсовет Композиторлар берлеге әгъзаларыннан гыйбарәт иде. Ә мин анда исәптә тормыйм. Шулай да ул чакта ике җыр арасында бернинди охшашлык булмавын раслый алдым. Филар­мо­ниядә дә минем җырларны программага кертергә ашыкмадылар. Җырчылар аларны гаст­роль­ләрдә генә җырлыйлар иде.
 
– Шул ук вакытта Әнвәр Шә­рәфиев, композитор буларак, Фәрит Хатыйпов җырла­рын кон­серваториядә укучы сту­дент­ларга композиция җә­һә­тен­нән үрнәк итеп куяр идем, ди...
 
– Андый хәлләр күп булды. Әйтик, Рөстәм Яхин Мостафа Ногманга: “Шигырьләреңне Фә­риткә тапшыр әле. Аның “Һаман яратам” җырын мин романс дип әйтер идем”, – дигән иде.
 
– Алайса нишләп, соңрак булса да, югары белем алу турында уйламадыгыз?
 
– Укырга чакырсалар да, уйламадым шул. Шамил Монасыйпов, Шамил Шәрифуллин да күргән саен укырга кыстый иде. Ә минем белән баян буенча бер курста укыган Шамил Тимербулатов тәвәк­кәл­ләде. Бер өзелгән белем өзелә икән ул. Музыка училищесында укыганда ук төр­ле бригадаларга аккомпаниатор итеп чакыралар иде. Укып бетерү белән филар­мо­ниягә эшкә алдылар. Аннан гел юллар, гастроль­ләр. Яшьлек белән, мин болай да популяр, дип тә уйлыйсың бит ул. Чөнки “Һаман яратам” (Зөлфәт сүзләре), “Гөлна­рым” (Гамил Авзал сүзләре) кебек популяр җырларны училищеда укыган вакытта ук яздым. Композицияне белгәч, нишләп вакыт үткәреп укырга кирәк дип уйланылгандыр. Консерваторияне тә­мамлап та, саллы әсәрләр яза алмаучылар шактый. Теоретик яктан яза ул аны, ләкин тыңлап булмый... Халыкка аңлаешлы түгел. Нәҗип Җиһанов иҗатын карагыз сез! Ничек саллы һәм халыкчан аның симфонияләре. Хәтта урыс композиторлары арасында да аның кадәр симфония язган кеше юк дип әйтер идем. Рөстәм Яхинны алыгыз. Аның романслары бөтен халыкка да аңлашыла. Ә бездә яза белмәүчеләр имеш классиканы халык аңламый дигән сылтау таба. Аңларлык итеп язарга ки­рәк. Элек композиторлар үз эш­ләренә шул дәрәҗәдә мөкиб­бән һәм соңгы сулышына кадәр җыр дип яшиләр иде. Сара апа Садыйкова соңгы көннәренәчә җыр язды. Хәзер Луиза Батыр-Болгари, Рим Хәсәнов­ларны карап торам да, ничек язмыйча түзә ала икән болар, дип шаккатам. Элек гөрләделәр, хәзер яңа җырлары ишетелми. Иҗат кешесенә туктарга ярамый юкса.
 
– Мәдәният министрлыгы коллегиясендә худсовет оештыру турында да сүз булды. Ничек уйлыйсыз, бу эшнең уңай ягы күп булырмы, тис­кәресеме?
 
– Мин бу эшне барып чыгар дип уйламыйм. Худсовет аркылы үткәрәсе булса, бездә җырлау­чы­сы да, җыры да калмас иде. Җырлаучы дигәннәренең күбесе тавыш көчәйткеч аркасында гына җырчы булып йөри. Җырлар­ның күбесе аннан-моннан урланган. Элек җырчыга тавыш көчәйткеч кирәкми иде. Бер баян белән өч сәгатькә якын концерт бирә идек бит. Хәзергеләр шулай җырласа, халык аларны микрофонсыз ише­тә алмас иде. Эстрадага аяк басучыларны микрофонсыз халык җырын җыр­латып карар идем мин. Башкара алса, җырчы атын күтәреп йөртә алыр иде.
 
“Үзгәреш җиле” дигән фестиваль дә эстраданы алга җибәрү өчен эшләнгән эш түгел. Татар халкына кирәкле түгел ул. “Үз­гәреш җиле” – җырны үзгәртү, халыктан читләштерү, ягъни моңны, телне бетерү белән бер. Сән­гатьнең кайсы гына тармагын алма, алар барысы да халык өчен булырга, халыкка хезмәт итәргә тиеш. Ниш­ләп безнең “Уел”, “Гөлҗамал” чит илгә чыкмаслык булсын? Аларны үз­гәр­тергә дә, заманчалаштырырга да кирәкми. Халык җыры, нинди телдә генә яңгыраса да, аңлашыла ул. Халыктан аерылу исә – телдән аерылу. “Үзгәреш җиле” җырчы­лар­ның тавышын тикшереп карар өчен генә ярады. Мин дә, кара әле, бездә ике октава алырлык җыр­чылар бар икән, дип тыңладым.

– “Үзгәреш җиле”н оештыручылар классик  җырларга тук­­талуларын заманча саллы әсәр­ләр булмавы белән аң­лата.
 
– Ләкин бу, әйтик, Рөстәм Яхин музыкасын бозуга сәбәп була алмый. Яхинны берничек тә бозарга ярамый. Анда бит көйнең тәртибе дә, моңы да югала. Ул шулай язылган бит инде, ничек бозасың аны?! Хәзер андый композиторлар юк дигән фикер белән исә килешеп була. Яшьләр, теориягә таянып, академик музыка яза әле. Ләкин ул еш кына халыктан ерак булып чыга. Укып кына композитор булып булмый шул, Ходайдан бирелгән талант кирәк.

– Яшьләрдән композитор Эльмир Низамов бар. Аның иҗаты хакында Сез нинди фи­кердә?
 
– Ул Казанга багышланган чараларга, фестиваль, олимпиадаларга гимн булырлык заманча музыканы яхшы яза. Андый әсәр­ләр дә кирәк. Чөнки алар татар музыка­сының киңлеген күрсәтә.

– Совет чорында бер төр­кем яшьләр Мәскәүдә укып кайтып эстраданы күтәрде. Бәлкем, хәзер дә яшьләрне Мәскәүгә җибәреп укытырга кирәктер.
 
– Әлбәттә, кирәк. Шул ук вакытта үзебездә дә тирән белемле укытучылар җитәрлек. Безгә музыка факультетларын бетерү уры­нына укыту мәсьәләсен җайларга кирәк тә.
 
– Сезнең буынны эшләрен­нән вакытсыз бүленгәннәр дип йөртәләр...
 
– Без бит – акча эшләүнең ни икәнен белмичә, үзебезне сән­гатькә багышлаган, авырлыкларны уйламаган, көн-төн эшләгән буын. Менә шул буынны, үз­гәр­теп кору дигән булып, эстрада бүлеген юкка чыгарып, эштән кудылар. Миңа пенсиягә чыгарга 4 ел калган иде. Шуннан соң авырый башладым... Әле менә концерт вакытында филармониядә 33 ел эшләде дигән мәгълүмат әйттеләр. Ә бит законлы рәвештә эшкә урнашканчы ук, ике ел филармония­ җырчылары бригадалары бе­лән гастроль­ләргә чыгып китә идем. Усман Әлмиев белән йөр­дем. Галия Гафиятуллина белән икебез генә концерт куеп йөргән чаклар булды. Аннан Таһир Якупов, Рабига Сибгатуллина белән яшьләр бригадасы төзеделәр. Монда инде филармония хезмәт­кәре булып исәпләнә идем. Бөтен Союз буйлап, Урта Азияләрне иңләп гаст­рольләрдә йөрдек. Кирәк­сезлек – тәмам төшенкелек­кә төшерә... Бәхеткә, гаиләбездә икебез дә эшсез калмадык. Рабига әле пенсия яшенә җиткәч тә, өч ел эшләде.
 
– Рабига апа белән сәхнәдә таныштыгызмы?
 
– Рабиганың тавышына беренче ишеткәч тә гашыйк булдым. Мин аңа яңа җырларны өйрәтә, үземнең җырларны да аңа бирә идем. Ул – шулкадәр чис­та, куәтле, көчле тавыш иясе. Хәер, Илһам абый да җырны минем башкаруда тыңлап өйрәнер­гә яратты.
 
– Илһам абый Сезнең үзе­гезгә җырларга да кушкан бит әле. Җырласаң, татарның Бернесе буласың, дигән.
 
– Кечкенәдән сәхнәдә булдым, мәктәптә укыган чакларда җырлый идем. Ә бит үсмер чакта малайларга бик җырларга ярамый, тавыш ярыларына зыян килә. Миңа аны әйтүче булмаган. Җырлауга нокта шулай куелды. Илһам абый җырлавымны болай ишетте. Ул яңа җыр алганда, магнитофонга үзең җырлап яздыр әле, композитор буларак һәрбер сүзгә нинди мәгънә салуыңа төшенәсем килә, ди иде. Мин кассетага яздырам да илтеп бирәм. Шуннан, кара, шулкадәр матур җырлыйсың бит син, нишләп җырламыйсың, дия башлады. Марк Бернес белән чагыштыруы да хак. Ул заманында бик популяр, түгәрәк кенә битле җырчы иде. Соңрак, җырлыйсы калган икән, дип тә уйладым. Ул чакта вакыты үткән иде инде.
 
– Җырларыгызның барысы да озын гомерле...
 
– Үземне белә башлаганнан бирле сәхнәдә, халык арасында. Халыкка нәрсә якын булуын, нинди җыр кирәклеген тою, сиземләү көчле булды. Беркайчан да үзем өчен язмадым, халык өчен язарга тырыштым. Халыкка нинди ризык кирәк, нинди моңны кабул итә? Кулга баян алганчы, үземә һәрчак әнә шул сорауны бирәм. Шунысы кызык: хәзер минем җырларны халык җыры дип игълан итәләр. Бер­көнне Зөһрә Сәхәбиева шалтырата.  Хәйдәр җырлаган “Җил­фер-җилфер”еңне (Әхмәт Ерикәй сүз­ләре) Хәмдүнә Тимергалиева халык җыры дип игълан итә икән, ди. Фәрит җыры ул, дип әйттем, ди. Бәширә Насыйрова, “Арча” җырын халык җыры дип җырлап йөрим, дип үзе әйтте. “Синең нурың”ны (Хәсән Туфан сүзләре) радиодан инде күптән халык җыры дип әйтәләр. Үзем барып әйткәч кенә, хатаны төзәттеләр. Көй урлау, сүз чәл­дерү – үзе бер аерым тема. Шулай бер көн “Мәйдан” каналын ачып җибәргән идем, Зәйнәп Фәр­хетдинова “Җилфер-җил­фер” көе­нә башка сүзләр салып җырлый. Шаккаттым. Клип та төшергәннәр. Юкса Зәйнәп бу көйне танырга тиеш кебек. Аны Хәйдәр Бигичев җырлады, Башкортстанда Гали Хәмзин шушы җыр белән популярга әйләнде. Җырчыга шалтыраткан идем, миңа аны Башкортстан композиторы Илдар Магданов бирде, ди. Хәзер интернет заманы бит, кирәк кешең ялт итеп килеп чыга. Илдар Магдановның да сәхи­фәсен бик тиз таптык. “Җилфер-җилфер” аның сәхифәсендә “Суларда сал тибрәлә” дип атала икән. Бу егет белән сөйләштек. Ул бу җырны юкка чыгарды. Радио-телевидениедә дә хатаны төзәттеләр инде.
 
Сара Садыйкова өчен йөрә­гем әрни. “Керфегеңә тамар идем” дигән җырын урлаганнар икән. Сара апа көенә башка сүзләр урнаштырганнар да яңа җыр килеп чыккан. Лилия Миңгу­лова җыр­лый, Рәсим Ильясов оркестры уйнап тора. Юкса Рәсим ул көйне танырга тиеш иде. “Мәйдан” кана­лының сәясәте тагын да кызык­лы булып чыкты. Алар җырлар­ның авторларын күрсәтми, кем җырны алып килә, шуның исеме белән чыгаралар икән.
 
– Җырчылар, сәхнә – бизнес урыны, диләр. Сез моның белән килешәсезме?
 
– Алай дип әйтүчеләр сәхнәгә туй, банкетлар аша килделәр. Башта туйларда, юбилейларда шомардылар. Соңрак сәхнәдә туй ясый башладылар. Үкерәләр, кычкыралар, аякларын күтәрә­ләр. Бу бит – сәхнәнең дәрәҗәсен төшерү, милләтеңне түбәнсетү. Халык та концертка җыр тың­ларга килми хәзер. Ул анда дуслары белән очраша, тегеләрнең маймылланганын карап кәеф күтәрә. Ләкин, ничек кенә димә, халык барыбер орлыкны – кибәк­тән, чын җырны бушыннан аера белә.
 
– Җыр дигәннән, хәзер сәхнәдә авторларны да әйтә башладылар кебек.
 
– Кебек, әйе, кебек...

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.03.2018
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments