поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.05.2008 Матбугат

ГАЗЕТАЛАРНЫ ЧАГЫШТЫРЫП ШАККАТТЫМ

“БГ”ның быелгы беренче санында басылган “Гыйбрәтле язмалар – шәп реклама” (авторы Рәзинә Галиева) язмасын укыгач, аңа редакция җавабы итеп, “бер мәкаләне кабат-кабат газета саен бастыру очраклары булса, безгә хәбәр итүегез сорала”, – дигән үтенечен искә алып, шул турыда язарга булдым. Менә “БГ”ның берничә саны кулга килеп иреште, көтеп алып, укып чыктым, җанга рәхәт... Бер дус ханыма кунакка баргач: “Син, Вәсилә, укырга яратасың, миңа кияү бер кочак яңа чыккан төрле исемдәге газеталар калдырды, алып кит, өеңдә иркенләп укырсың”, – диде.

 

Таратып ташлап, укырга керештем. Алдымда 11 гыйнварда чыккан 7 татар газетасы. Башта берсен актарып, укырдайларын укып чыктым. Аннары икенчесенә күчтем. Темаларын сайлыйм әле, дип карасам, шул ук язмалар, шул ук сурәтләр. Беренче газетадагы кебек үк, һәр бите кабатлана. Әллә бер үк төрлеләр эләктеме икән, дип 7сенең дә исемнәренә карадым. Юк, алар төрле басма. Барысында да бер үк әйбер кабатлангач, укып торасы да булмады, кызыгы калмады. Шунда элеккеге азык-төлекләргә талон чорында чыгарылган бер мәзәк искә төште. Түрәләр талон җыеп, азык-төлек алып интекми бит инде. Бөгелмә аракы заводы директоры янына икенче бер түрә кунакка килә, хәл-әхвәл сорашкач, килгән “кунак” хуҗага мөрәҗәгать итә:

– Кара әле, яшьтәй, минем бу айда туган көн. Юбилей. Аракы кирәк иде бит”, – ди.

Тегесе:

– Рәхим ит, сайлап ал, – дип җавап бирә.

Кунак кайсын сайларга икән дип баш вата. Хуҗа исә барысының да бер казанда кайнавын, этикетка һәм исемнәре генә төрле булуын аңлата.

Шулай булгач, сайлап торасы да юк. Менә без дә шул инде, “чагыштыру”, “сайлап алу” чоры, дип сүз йөртеп вакыт әрәм итәбез.

Тагын үз сүземә кайтыйм әле. Алда әйтелгән 7 газетадагы бер үк язмаларның берсе дә “БГ”да күренмәде. Әгәр укучы моңа юлыкса, җаны бизәр иде. “БГ” – бердәнбер, ул үзе булып кала белә. Мин үземдә газетага карата горурлык хисе тойдым. Менә дигән тере, кабатланмас материаллары, җитди, зәвыклы булуы белән ул үзенең журналистларының һәм башка хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсен күрсәтә.

Һәр кеше кабатланмас булган кебек, газета да, горурлыгын югалтмыйча, үз юлыннан барсын. Үзенчәлекнең асылы шундадыр, дип уйлыйм.


Вәсилә АРСЛАНОВА, Бөгелмә
Безнең гәҗит
№ 19 | 14.05.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»