|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2018 Шоу-бизнес
Яңа киеме белән шаккатырган Лилия Хәйруллинаны космоска җибәрергә тәкъдим иттелләр (ФОТО)Татарстанда популяр булган бер телеграм-канал җырчы Лилия Хәйруллинаны космоска җибәрергә тәкъдим итте. Барысына да яңа кием сәбәпче. Гөлдания Хәйруллина кызының яңа образы бу юлы бик эпатаж килеп чыккан. Шоу-бизнеста эпатажлык, мөгез чыгару никадәр көчлеләр булса, шулай яхшырак кебек. Синең турында язалар, сөйлиләр. Бу юлы да шундый хәл. Лилиянең яңа киеме яныннан битараф кына узып булмый. "Матбугат.ру" хәбәрчесе Лилиянең үзе белән элемтәгә керде. Җырчы яңа кыяфәтен болай аңлатты:
Кызыкмы, юкмы - монысын тамашачы хәл итәр. Әмма шунысы кызык, Лилия Хәйруллина турында инстаграмга пост элгәнебез булды. Һәм шунысын күрдек: Лилияне яратучылар белән беррәттән, аны яратмаучылар да шактый икән. Хәер, бу дөньяда бөтен кешегә дә ошап бетеп булмас.
Үзенең иҗаты турында Лилия болай ди:
Бу фотоларны яшь булмаганнарга карау тыела:
Ә сезгә бу образ ошыймы? Комментарийларда языгыз.
--- |
Иң күп укылган
|