|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2018 Сәясәт
Артем Здунов урынына Татарстанның яңа икътисад министры билгеле булдыПрезидентның матбугат хезмәтеннән билгеле булганча, Дагестанга премьер-министр булып китүче Артем Здунов урынына калучы кешенең исеме билгеле. Татарстанның икътисад министры булып Фәрит Габделганиев билгеләнде. Үз чиратында Фәрит әфәнде моңарчы Татарстанның экология министры вазыйфасын били иде. Габделганиев Фәрит Солтан улы 1976 елның 13 мартында туган
Белеме:
Экологик лицей,
Казан финанс-экономика институты,
Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе.
Экономик фәннәр докторы, доцент.
Хезмәт эшчәнлеге:
2009 елга кадәр – Казан ш. Башкарма комитетының экономик үсеш комитеты рәисе урынбасары.
2009 елгдан алып 2015 елга кадәр – Универсиада Авылы мэры, “2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Казан универсиадасының башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры урынбасары.
2015 елдан алып – Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры.
Дәүләт бүләкләре:
Казан ш. мэрының рәхмәт хаты (2002 ел)
«Россия халыклары мирасына керткән өлеше өчен» медале (2003 ел)
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел)
Казанга тугры хезмәт өчен III дәрәҗәле билге (2008 ел)
Казан Башкарма комитетының Мактау грамотасы (2009 ел)
Федераль дәүләти статистика службасы медале-тармак билгесе (2012 ел)
Россия ГХМның “Коткару хакына хезмәттәшлек өчен” медале (2013 ел)
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы (2013 ел)
Россия Федерациясе Спорт министрлыгының Мактау грамотасы (2013 ел)
«2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Казан универсиадасы» истәлек медале (2013 ел)
Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2014 ел)
«Тырыш хезмәт өчен» медале (2014 ел)
«Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе (2014 ел)
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
--- |
Иң күп укылган
|