поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.01.2018 Язмыш

“Балаларны приютка тапшыр да, үзең кияүгә чык”

Мин бу язмамны Бүздәк районы Ахун авылыннан булган җитмеш бер яшьлек дустым Сәлия Зиннурова сөйләгән хатирәләргә нигезләнеп яздым.

Аның әнисенә сугыш чорында ике тапкыр бүреләр белән очрашырга туры килә. Каты җил искәнгә очып китәргә торган ябык гәүдәле Миңнекамал апа өстенә өлтерәп торган юп-юка фуфайка киеп, төкерсәң, төкерек җиргә төшеп җитмәстәй кышкы ачы суыкта бәләкәй чанага бер капчык бодай салып, күрше авылга тегермән тарттырырга китә. Эш беткәнче караңгы төшә. Юлдашы – яп-якты ай – булганда, ни йөрәгең түзеп, кунып ятмак кирәк, суык өйдә сабыйлары көтә. Кайтырга чыга. Ярты юлны узгач, чинашкан тавышлар ишетеп, артына борылып караса, шаяра-шаяра өч бүре аның артыннан ияреп киләләр икән.
 
Миңнекамал апа кузгалса, алар иярәләр, ә туктаса, тегеләр дә туктап торалар икән. Яшь хатын бик курыккан, салкынны бөтенләй тоймый башлаган, тәне уттай янарга керешкән һәм чананы ташлап китәргә мәҗбүр булган. Бүреләр урыннарыннан кузгалмый гына утыра биргәннәр. Яшь ана адымы саен өйдә калган өч баласының ач булганын исендә тотып, куркуына карамастан, кире борылып, чанасы янына килгән. Үзе, кычкырып-кычкырып, “Ихлас” сүрәсен укыган, яшьләрен коя-коя, туктаусыз Аллаһыга ялварган: “Газиз балаларым өчен ярдә-меңнән ташлама, Аллакаем, аларны ялгыз калдырма. Бүреләр, сез миңа иярмәгез, килгән юлыгыздан кире китегез. Мәрхәмәтле булыгыз. Сезнең дә балалар бар бит. Мине ашап күпме кайгы китерәсез. Тимәгез миңа. Ходаем, ярдәм кулыңны суз”, – дип сөйләнә торгач, бүреләр хәлен аңлагандай аңа тимиләр. Миңнекамал апа чанасын сөйрәп юлга кузгала, бүреләр шунда утырып калалар.
 
Икенче хатирәсе дә бүреләр турында. Сугыш вакыты, урман авылга терәлеп, өскә аварга торса да, утын кисәргә рөхсәт ителми. Миңнекамал апа кул арасына кергән тугыз яшьлек олы улы Әсгатьне ияртеп, Ишмәкәй авылы янындагы куаклыкка әрем сабакларын чабып алырга китә. Бара торгач, игътибарлы сизгер ана барасы юлларында җиде бүре ятканын күрә. Ул, улын кулыннан җитәкләп, башка якка борып алып китә. Шулай өйләренә әремсез генә әйләнеп кайталар. “Бүреләр чалгыны мылтык диеп белгәннәрдерме, белмим, әмма минем инәй шулай бүреләр белән очрашып исән калган. Тик йөрәге гомер буе (мин белгәннән бирле) чирле булды.
 
Аның бу дөньядан киткәненә ноябрьдә 29 ел тулды. Минем өчен ул һәрвакыт янымда, – ди Сәлия апа, аш бүлмәсендә эленеп торган фотосурәтне күрсәтеп. – Аның турында күпме сөйләсәң дә, сөйләп бетереп булмый, инәй безгә бар гомерен багышлады. 35 яшьтән тол калып, безне үстерде. Әти сугыштан исән кайта, без өч бала сугыштан соң туганбыз. Аллага шөкер, беребез дә югалмыйча үскәнбез, һәркайсыбыз үз юлын тапкан. Инәйнең теләге тормышка ашкан. Әтием үлгән чагында: “Балаларны приютка тапшыр да, үзең кияүгә чык”, – диеп әйтеп калдырган. Инәем: “Нәрсә күрсәм дә бала-ларым белән бергә күрермен”, – диеп уйлады, без диеп яшәде. Шуның өчен мин гомерем буе инәемә бурычлымын.
 
Инәем кулында алты бала үстек. Ишле булсак та ул безне үстерде, гел авыр эшләрдә эшләде. Күзәйдә элек кирпеч сукканнар. Инәем, шунда көне буе эшләп, безгә ашарга 200 грамм ипи, я булмаса 200 грамм он алып кайткан. Без шуны көне буе көткәнбез. Менә шуларны уйлыйм да елыйм. Хәзер бөтен нәрсә бар, ә инәем юк. Ул дөнья рәхәтен күрә алмады. Әгәр кулымнан килсә, мин әти-әниләрне терелтеп, бүгенге табыннарны күрсәтер идем, – ди Сәлия апа. – Иң куанычлысы: өебез җылы, пенсияне өйгә китереп бирәләр. Кибетләребез бай, илебез тыныч.
 

Сания ШӘРИПОВА, Бүздәк районы
Өмет
№ --- | 31.01.2018
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»