• 02.03 "Ваһапов фестивале йолдызлары" концерты. Казан. Тукай исемендәге филармония. 18:30
  • 06.03-11.03 Фирдүс Тямаев концерты. Казан. Уникс. 18:30
  • 18.04 "Дуслык күпере" фестивале. Казан. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Февраль Айдар Галимов
  • 23 Февраль Госман Садә (1949-2014)
  • 23 Февраль Флүн Мусин (1939-2009)
  • 23 Февраль Әнгам Атнабаев (1928-1999)
  • 23 Февраль Бакый Урманче (1897-1990)
  • 23 Февраль Алсу Фазлыева
  • 23 Февраль Эмиль Айзатулла
  • 24 Февраль Алсу Гайнуллина
  • 24 Февраль Рәшит Сафиуллин
  • 24 Февраль Сәгыйть Рәмиев (1880-1926)
  • Актаныш, косметика сатыла (тональная основа, духи, помада орифлеймныкы жордани голд) 89625646471
  • Актаныш. Булмә сдавать итәбез. 89625704993
  • Биектау районында яңа ике булмәле фатир арендага бирелә. Тел. 89179083892
  • 1 булмәле фатир арендага бирелэ, (1 булмәдән ике булмә ясалган) Казан, Ноксинский спуск. телефон 8 93 97 32 14 54
  • Казанда, Ноксинский ур, д.1 (Ломжинский остановкасында) 1 булмәле фатир, сдаю. 89397321454
  • Сибирское здоровье продукциясенә заказлар кабул итәм: 89274069175 ватсапка языгыз!
  • Казанда, Адоратский урамында, 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. телефон: 89063204796
  • Казлар сатыла. Кг. 400 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. (Балтач) Тел.: 89874232810
  • Казанда көн саен туләнелә торган эш эзлим 89274412220 Илнар
  • Агачтан йортлар төзим. 89375940188

 

 

 

 
Архив
 

               

30.01.2018 Авыл

Керер юлны тапмадык: Шиһабетдин Мәрҗанине тудырган авылда яшәүче кеше юк

Рәсми мәгълүматлар буенча Русиядә дүрт меңнән артык татар авылы бар икән. Азмы бу, күпме – анысын төгәл әйтеп булмый. Шунысы хак, бүгенге көнгә кадәр нәкъ менә авыллар татарны татар итеп саклауда төп рольне уйнаган фактор булды. Әмма бүген татар авылы үзе дә куркыныч алдында.

Халык калага күченә, цивилизация – шәһәрдә дип санала. Күз алдында тарихи авыллар юкка чыга, буш йортлар, бала-чага тавышына мохтаҗ моңсу урамнар барлыкка килә, тамырлар онытыла…

Юл күрсәткече дә куелган
 
Быел татарның олуг галиме, мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең дөньяга килүенә 200 еллыкны зурлап билгеләп узарга җыенабыз. «Мәрҗани елы» дигән исем астында республикада бик күп фәнни-гамәли чаралар, җыеннар үтәр, дип фаразлыйбыз. Күпләр (бүгенге буынны күз алдында тотуым) татарның иң данлыклы шәхесләреннән берсе гап-гади авылда тууын белмидер дә әле. Ә күпләр Мәрҗани исемен Арча районындагы Ташкичү авылы белән бәйләп карый. Тумышы белән ул Әтнә районының Ябынчы авылыннан. Нәкъ менә шушы авылда 1818 елның 16 гыйнварында дөньяга килә. Әтисе Баһаветдин 1814-1821 елларда биредә мулла була, Ябынчы авылы мәдрәсәсендә балаларга белем бирә. Аннан алар Арча районындагы Ташкичү авылына күченеп китәләр…
 
Күренекле галимне биргән авыл белән танышу өчен без узган елның декабрендә Ябынчыга юл тоттык. Казаннан ерак түгел урнашкан ул. Юлда барганда Өнбе, Төрекләр дигән сәер исемле авылларны узабыз. Юл читендә кайчандыр биредә авыл булгандыр дип уйлауга этәргән җирлекләрне күзәтәбез. Һәм, ниһаять, Ябынчы дип язылган күрсәткечкә килеп җиттек. Йортлар күренеп тора. Авылга керергә юл эзләсәк тә, таба алмыйбыз. Әле кар да яңа гына явып китте югыйсә, юлларны чистартырга өлгермәгәннәрмени, дип аптырашта калдык. Зираты да бар. Матур итеп тотылган, чистартылган… Кыскасы, ниндидер җанлылык сизелеп торса да, бу авылга керер юлны тапмадык.
 
Баксаң, Ябынчы авылында яшәүче кеше юк икән бит! Кызык, авылда яшәүче юк, ә картада ул бар, авыл исеме язылган күрсәткеч тә тора! Серне ачу нияте белән, берничә чакрым ераклыкта гына урнашкан Комыргуҗа авылы мәктәбенә юл тоттык. Ә анда исә безне… Шиһабетдин Мәрҗани музее каршы алды.

Ябынчы
 
Мәрҗани музее менә инде берничә ел дәвамында республикакүләм Мәрҗани укулары үткәреп килә. Республикакүләм чараларда катнашу дәрәҗәле булганлыктан, иң ерак районнардан бирегә киләләр, Мәрҗани исеме белән бәйле фәнни ачышлары белән уртаклашалар, галимнәр белән очрашалар һәм… музей белән танышалар. Музейның статусы бар – Әтнәдәге туган якны өйрәнү музееның бер филиалы, экспонатларны дәүләт күз карасыдай карап, барлап тора. Директоры Зилә Зиннәтуллина әйтүенә караганда, музей белән танышырга килгән һәркемне якты чырай белән каршы алалар, Мәрҗани исемен мәңгеләштерү максатыннан, теләсә нинди чараны да хуплыйлар. Әнә күптән түгел генә Арчалар башлангычы белән үткәрелгән автомарафонны алкышлаганнар. Директорның хыялы: Тукай-Мәрҗани эзләре буйлап Әтнә – Кырлай экскурсия маршрутын да җайга салу. «Тик шунысы үзәккә тия, – ди директор. – Балаларга мәгърифәтченең кем икәнен дә шактый аңлатырга туры килә, Мәрҗани атлы мулла булган, дип кенә аңлыйлар».
 
…Әмма бүгенге көндә «Шахтер» хуҗалыгы территориясенә кергән авылларның барысы да диярлек Мәрҗани нәселе белән бәйле карала. Әйтик, Ябынчыда Шиһабетдин туган. Комыргуҗада аның Габделкотдуска чаклы ерак бабалары яшәгән. Соңгысы исә, бу авылдан күчеп, шулай ук дүрт-биш чакрым ераклыкта гына урнашкан Мәрҗән авылына нигез салган. Бу хакта Шиһабетдин Мәрҗанинең данлыклы «Мөстәфәдел-әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар» китабында да язылган, анда ул Комыргуҗа «Гомәрхуҗа» яисә «Камәрхуҗа» исеменә, ягъни кеше исеменә бәйле килеп чыкканын күрсәтә.
 
Казанга сыймаганнар
 
Шиһабетдин хәзрәтләренең туган авылы исеменең килеп чыгышы буенча ике риваять бар. Элек Ябынчы авылы урыныннан күчмә халыклар үтеп йөргән. Бу кешеләрне япан, ягъни даладан йөрүчеләр дип атаганнар. Беренчесе буенча, бер япан биредә адашып, кырда үлеп кала. Шуннан авылны Ябынчы дип атаганнар, имеш. Икенчесе буенча, бу авылның исеме Казан ханлыгы чорының данлыклы башлыкларыннан берсе – Япанчы белән бәйле дигән фикер яши. Аны галимә Фирдәүс Гарипова да яклаган. Имештер, Сөембикә-ханбикә кияүгә килгәндә, үзе белән атлы гаскәр дә ияртә. Алар Казанга сыймаганнар да, гаскәр башлыгы белән берлектә, шушы җиргә урнашканнар икән…
 
 
Инде халык телендә гасырлардан гасырларга күчеп килгән кайбер легенда-риваятьләргә дә тукталыйк. Бик борынгы заманнарда бу авыл урынында калын урман үскән, имеш. Ни гаҗәп, бу кара урманга беренче булып марилар килеп утырган дигән караш яши. Алар биредә агач эшкәрткәннәр, аучылык белән шөгыльләнгән. Шәмәк суы ярында тире иләү һәм кирпеч заводлары булган. Ул завод урыннары әле дә калку-калку булып күренеп тора икән. Агачлар төпләнгәч, җир эшкәртергә керешкәннәр. Шуннан бу тирәдән марилар акрынлап кузгала башлаган. Күчеп китүчеләрне татарлар алмаштырган, диләр. Алар инде йортлар салып, авыл булдырганнар. Тире эшкәртү һәм кирпеч заводларыннанерак түгел «Иске зират» дип йөртелгән урын бар. Башта каберстан чүплеккә әйләнгән, аннан кабер ташларын алып бетереп, чәчүлек җире ясаганнар. Бер өлешендә ком базы да булган. Имештер, шул баздан ком алган вакытта, анда кеше сөякләре дә чыккан.
 
Атамалардан «Аю елгасы» исеме кызыклы. Имештер, бу елгада кешеләр аю үстергән. Булганмы икән шундый хәлләр, әллә болар бар да уйдырма гынамы? «Чәй суы» елгасының исеме чынбарлыкка якынрак. Кешеләр бирегә суга йөргән. Берничә чакрым ераклыкта гына Чиркәч дигән урыс авылы да булган. Ябынчы белән Чиркәч халкы дус-тату яшәгән, елга буенда җәйләрен бәйрәмнәр оештырган. Чиркәч хатын-кызлары шушында төрле әйберләр саткан, шуңа күрә ул урынны «Марҗа базары» дип йөрткәннәр. «Усман сазлыгы»нда Усман исемле ир-ат батып үлгән, исеме шуннан барлыкка килгән. Еллар узу белән, Чиркәч тә юкка чыккан.

Игелекле байлар, укымышлы муллалар
 
Ябынчыда ике мәчет булган. Шиһабетдин хәзрәтнең әтисе Баһаветдин муллалык иткән, балалар укыткан мәчет бик озак елларга кадәр саклана. Совет елларында аның манарасын алып, мәктәп итеп үзгәртәләр. Ахырдан терәүләр белән терәтелүгә калган иске мәчет шактый гына вакыт клуб буларак хезмәт итә. Икенче мәчетне 1907 елда Мәңгәр бае төзеткән. Соңрак аны сүтеп алалар да, Төрекләр авылына клуб итеп салалар…
 
Ябынчыда тагын бер Баһаветдинне зурлап яшәгәннәр. Бай була ул. Авыл халкы шуның җирен сөргән, чәчкән, урган, суккан… Легендаларга караганда, аны мәрхәмәтле, игелекле кеше булганга үз иткәннәр, «Баһаветдин байда икмәк булса, ачтан үлмәбез» дип көн иткәннәр, имеш. Байның бал баккан көне исә авыл бәйрәменә әверелгән, чөнки бу көнне Баһаветдин яшен-картын җыеп, бал ашаткан. Үзе нигәдер акчаны гел җыеп барган. Совет елларында хәтта өй чормасыннан зур төенчеккә төйнәлгән иске кәгазь акчалар тапканнар, имеш.
 
Аннан килеп, бу авылда Габдулла Исхаков та мулла булып торган. Хәзрәтне дә, Гөлсем абыстайны да шәфкать ияләре иде, дип искә алалар. Әмма чор афәте аларны да аямый: йортларыннан куып чыгаралар, мал-мөлкәтләрен тартып алалар. Мунча кадәр генә йортта яши башлагач та көн күрсәтмиләр үзләренә. Мулла белән абыстай Казан ягына юл тотарга мәҗбүр була, Савин җирлегендә төпләнәләр. Габдулла мулланың улы Шамил Исхаковны да, оныгы Камилне дә белмәгән кеше юктыр хәзер. Кызганыч, озак еллар «Казан нуры» мәчетендә хезмәт куйган Шамил агай да берничә ел элек бакыйлыкка күчте…
 
«Шахтер» хуҗалыгының атамасы да кызыклы. 1958 елдан бирле сакланып калгалган бит! Имештер, бу авыллардан бик күп кеше Донбасс якларына шахтага киткән. Баштарак бу колхоз-хуҗалыкка алты авыл – Мәрҗән, Комыргуҗа, Төрекләр, Ябынчы, Кабакса, Соңгыр кергән. Хәзерге вакытта соңгы икесе инде бөтенләй юк, диделәр безгә. ебыз юктан гына тумаган икән.
 
Төрекләр дигәне дә игътибарны җәлеп итә. Бу авылда да әби-бабайлар гына яши инде, диләр. Исеменең килеп чыгышы буенча берничә риваять бар. Имештер, бу авылга, заманында, төрек әсирләрен китереп урнаштырганнар (кемнәр икән алар, нигә без бу турыда белмибез, тарихчылар, сез кайда?). Икенче фараз буенча, биредә тере кеше күмелгән, авыл да шулай аталып йөртелә башлаган, имеш.
 
…1997 елны әтнәлеләр Шиһабетдин Мәрҗани туган нигезне күтәргән, нигез янәшәсендә, унбиш-егерме адымда гына булган «Муллалар кое»сын торгызган булган. Әмма соңгы елларда, игътибар җитмичә онытыла, искерә башлаган алар. Ябынчы да бетеп бара торган авыллар исемлегенә кергән. Биредә кышларга берәү дә калмый хәзер. Дөрес, соңгы елларда җәйләрен утыз ихатада тормыш кайный, читтә яшәгән ябынчылыларның балалары, оныклары әби-бабалары нигезен дача йорты итеп файдалана башлаган. Ә күптән түгел «Таттелеком» милли элемтә компаниясе җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин тырышлыгы белән нигез тарихи комплекс итеп өр-яңадан үзгәртелә.
 
Ябынчыдан кузгалганда, янә шул ук халәткә юлыктык: авыл бар да кебек, юк та кебек. Бер генә теләк: берничә елдан югарыда телгә алынган югалган авыллар исемлегенә Ябынчы авылы да кермәсен иде. Шиһабетдин Мәрҗанине тудырган авыл бит ул…

 

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белән берлектә эшләнде.
 

Радик САБИРОВ
Идел
№ --- | 29.01.2018
Идел печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments