|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2018 Матбугат
Лилия Кадыйрова «TMTV» каналы баш мөхәррире вазыйфасыннан киткән. Аның урынына – Алмаз ГыйлметдиновШоу-бизнес өлкәсендә әйдәп баручы «Барс-Медиа» компаниясендә үзгәрешләр. Лилия Кадыйрова «TMTV» каналы баш мөхәррире вазыйфасыннан киткән. Аның урынына – Алмаз Гыйлметдиновны билгеләгәннәр. Алмаз моңарчы «Татар радиосы»ның тапшырулар продюсеры иде. Лилия Кадыйрова - «TMTV» каналының ачылган көннәреннән үк шунда эшләүче, "Җырлаоке", "ТОП-клип", "Тәмле көрәш" тапшыруларының идея авторы һәм продюсеры, күп кенә татар клипларының авторы һәм режиссеры.
Лилия «Матбугат.ру» хәбәрчесенә үзенең китүен раслады. Ул “Барс-Медиа” компаниясендә эшләү буенча яңа тәкъдим алган. Нинди тәкъдим икәне турында “Матбугат.ру”га соңрак комментарий бирәчәген әйтте.
«Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыйров Алмаз Гыйлметдиновка яңа эшендә уңышлар тели:
--- |
Иң күп укылган
|