|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2018 Мәдәният
"Эш акчада түгел, эш – талантта" - Татарстанның мәдәният министры татар эстрадасын тәнкыйть утына тоттыТатар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә, аранжировкалар начар, моңа өстәп, җырчыларның вокаль мөмкинлекләре түбән булуы, вокаль мәктәбе һәм вокаль культура булмау – Татарстан мәдәният министр Айрат Сибагатуллин карашынча, татар эстрадасының төп проблемалары шулар. Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә министр татар эстрадасы мәсьәләсенә дә тукталды, дип яза «Татар-информ».
“Практика күрсәткәнчә, яхшы җыр булса – җырчысы табыла. Монда эш акча түгел, эш – талантта, идеядә, жанр һәм стилистика чишелешләрендә. 2018 елда җыр конкурсы аша без җыр репертуарын яңарта алырбыз дип уйлыйм”, - диде министр.
Айрат Сибагатуллин эстрада проблемасының чишелешен профессиональ музыкаль җәмәгатьчелек, шоу-бизнесны оештыручылар һәм продюсерлар хезмәттәшлегендә күрә.
Эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны хәл итү максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы канаты астында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнгән.
Искәртеп үтәбез, моннан ике ел элек Татарстан мәдәният министрлыгы сәнгать советлары кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыккан иде.
--- |
Иң күп укылган
|