|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2018 Сәясәт
Татарстанда эшләү дәвере Брежневныкыннан да артып киткән "главаны" отставкага озаттылар
Балык Бистәсе районы башлыгы отставкага китте, дип хәбәр итте “Татар-информ”га үз чыганаклары. Анда муниципалитет башлыгының отставкага китүе кабул ителде, дип хәбәр итә Татар-информ. Татарстан Премьер-министры тарафыннан Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкару – районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рәшит улы Таҗетдиновка йөкләү тәкъдим ителде.
Илһам Вәлиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга хезмәттәшлек һәм уртак хезмәт өчен рәхмәтен җиткерде. “Мин озак – 19 ел эшләдем (Илһам Вәлиев 1999 елдан Аксубай районы хакимияте башлыгы, ә 2006 елдан Аксубай районы башлыгы булып эшләгән – ТИ). Хәтта Леонид Ильич Брежнев та барлыгы 18 ел эшләгән”, – дип билгеләп үтте муниципалитетның элеккеге башлыгы.
“Үз вәкаләтләремне һәм вазифаларымны башкарып килдем. Беренче бурыч – район җирләрен эшкә җигү иде, җирләр буш тормады”, – дип сөйләде Илһам Вәлиев.
Балык Бистәсе районы Советының чираттан тыш булган утырышында шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчсе Илнур Гарипов, Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башка рәсми затлар катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|