поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.01.2018 Җәмгыять

Йөзьяшәр аксакал

Менә шушы билгеле халык такмагын җырлап каршы алды безне Петрякста яшәүче Абдрахман абый Аляутдинов. Табыпсыз язар нәрсә, хәзер җырламаган кеше юк диючеләр дә табылыр. Әйе, җырлыйлар, әмма 100 (!) яшьлекләр алай ук күп түгелдер, ә Абдрахман абый 10 январь көнне нәкъ бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

Әйтергә  генә  җиңел,  ә  бит  100 ел  эчендә  ни  генә  булмаган,  үзе әйтмешли,  начары  да,  яхшысы  да. Ул  15  яшендә  әтисез  кала,  Ватан алдында  хәрби  бурычын  үтәгән чакта Бөек Ватан сугышы башлана һәм  аны  шуннан  ук  фронтка  озаталар.  Әмма  өч  ай  чамасы  гына ут  эчендә  була,  аннары  авыр  яраланып,  госпитальдә  дәвалангач, аны  хәрәкәттәге  армиягә  алмыйлар,  әмма,  үзе  әйтмешли,  “рабочий  фронтта”  Донбасста  хезмәт итә  һәм  туган  авылына  1947  елда гына  кайта.  Озакламый  авылдашы  Рәшидә  белән  гаилә  корып җибәрәләр.  Абдрахман  абый  ул еллар өчен белемле санала – җиде класс  тәмамлаган  була  һәм  лаек-лы  ялга  чыкканчы  райпотребсоюзда  өлкән  хисапчы  булып  эшли, җирле колхозда ревизион комиссия рәисе  булып  тора.  Җәмәгать  эше белән  дә  актив  шөгыльләнә,  бик ярдәмчел  була,  шуңадыр  да  авыл халкы аны берничә чакыру депутат итеп сайлый. 20 ел участок сайлау комиссиясен дә җитәкли ул.   

Әмма тормыш булгач бар да була, бала  кайгысы  да  кичерергә  туры килә,  берне  түгел,  өчне  –  1956 елда  туган  өч  игезәк  уллары  нәни чакта  ук  бер-бер  артлы  вафат  булалар.  Ә  калган  алты  балалары, Ходайга  шөкер,  исән-сау,  Рәйсә, Хайдәр,  Әлфия,  Кәримә  башкалада,  Ахләм  Коломнада,  Рөстәм  Казанда яшиләр. Абдрахман абыйның   12  оныгы,  сигез  оныкчыгы  бар. Җәйләрен, әлбәттә, оныклары әби-бабай янында үскән. “Кайчак берчә 15-16  кеше  була  идек”,  -  ди  хәзер әтисе янында булган кызы Әлфия.       

Абдрахман  абый  белән  Рәшидә апа 65 ел дус-тату гомер иткәннәр, кызганычка,  әнкәйләренең  вафатына  5  ел  инде.  Әмма  әтиләрен ялгыз тотмыйлар, балалары чиратлашып яши аның янында. “Әле әни бар  чакта  ук,  2007  елдан  башлап үзләрен  генә  тотмадык,  килә-китә йөрдек, чөнки әниебез соңгы елларда бөтенләй сукырайган иде”, - ди Әлфия.           

Абдрахман  абый  шушындый  олы яшьтә булуына карамастан, аңа 85-87ләрдән артыкны бирмәссең – көр күңелле,  колагы  ишетә,  күзе  күрә, Аллага шөкер, хәтере искиткеч. Ул күп еллар инде хәтем-догада тора, уразасын  да  бер  калдырмый  тота булган,  әле  бер  ел  гына  мәчеткә һәм  мәҗлесләргә  йөрми,  ә  өй эчендә  таякка  таянып  йөри.  Монысы да сугыш кайтавазы – аякка яралаган булганнар үзен. Абдрахман  абыйның  тагы  бер яраткан  шөгыле  –  ул  һәвәскәр  артист булган, авыл клубы сәхнәсендә бик  күп  пьесаларда  уйнаган, әле  дә  булса  барлык  рольләре исендә,  “Беренче  театр”да  үзе  уйнаган  мулланың  гына  түгел,  бүтән персонажларның  да  репликала-рын  әйтеп  бирде,  аны  бүген  дә сәхнәгә  чыгарырга  була.  Матур гына  җырлый  дип  язма  башында ук  әйтеп  үттем,  шуңа  кушып  җор телле, мәзәкчән дә булганга ул бик күп  туйларда,  мәҗлесләрдә  тама-да ролен үтәгән. Кияү белән кызга, кода-кодагыйларга  карата,  стакан салгандагы барлык тиешле такмак-ларны  шулай  ук  җырлап  күрсәтте, бер сүзен дә онытмаган.Бүгенге  тормыш  белән  дә  кызыксына Абдрахман абый – телевизор карый,  “Туган  як”ның  тугры  укучысы,  шуңа  да  бар  нәрсәдән,  дөнья хәлләреннән  хәбәрдар.  Спорт белән кызыксына, бигрәк тә хоккейны яратып карый. Менә  шундый  йөзьяшәр  бабай яши Петрякста һәм без аны гасырлык  юбилее  белән  чын  күңелдән котлыйбыз.  Шушы  саулыгыңда, бала-оныкларың  хөрмәтендә  тагы да  озак  кына  яшә,  хөрмәтле  Абдрахман абый!

Р.Хамзина фотосы
 

Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 12.01.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»