|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.01.2018 Ана теле
Ана теле: Авылымның үз сүзләре барДиалектизм – кирәкле нәрсәме? Еш кына “Бездә миннек (тиннек, пиннек) дип тә, себерке дип тә сөйлиләр – кайсы дөрес?” дип сорыйлар. Бу сорауны ачыкларга Матбугат.руның бу сүзгә багышлап үткәрелгән уен-күнегүе дә файдага булырдыр. Гадәттә үзем: “әдәби тел нормалары кайсын таләп итсә, шунысы, ягъни каен себеркесе”, дип бик кыска гына җавап бирсәм дә бу юлы әлеге мисалга таянып фәнни гәп корырга форсат чыгып тора. Без инде мондый күренешләрне ике яссылыкта карарга күнегеп киләбез: тел фәне һәм сөйләмият яссылыгында. Тел фәнендә диалектология дигән бөтен бер тармак бар. Ул бүген дә үсештә. Диалектизмнарга сөйләмият юнәлеше дә игътибарлы, чөнки бу төр лексика куллану ягыннан үзенчәлеклерәк– сөйләмдә миннеге, пиннеге дә, себеркесе дә кулланыла. Сөйләмият бу күренешне: болар синоним берәмлекләрнең, ягъни мәгънәдәш сүзләрнең бер төре, тик болар кулланылуы ягыннан бер үк күләмле дә, бер үк хокуклы да түгел – берсе әдәби тел берәмлеге саналса да, икенчесенең кулланылышы аерым төбәкләр белән чикләнгән, дип аңлата. Тел фәне аларны диалекталь сүзләр – диалектизмнар ди. Җирле сөйләш сүзләре дигән термин да бар. Шивә сүзе дигән вариант та очрый. Хәзер бу кыйблада тел фәненнән алган мәгълүматны берникадәр барлап карыйк. Диалектизм күренеше авазларның да, кушымчаларның да, сүзләрнең џәм сүзтезмәләрнең дә төрлечә әйтелүендә чагыла. Димәк, телнең бу күренешен бөтен бер система итеп карарга күнегергә кирәк, югыйсә, бездә сүз диалектизмнарга зур игътибар биреп тә грамматик диалектизмнарны “оныту” очраклары еш була. “Миннек, мәшкә дип сүләргә ярамай”, дип өйрәтеп маташкан укытучыларга да юлыккан бар. Гомумхалык татар телендә өч төп диалект аерып өйрәнелгән: урта диалект, көнбатыш яисә мишәр диалекты, көнчыгыш яисә Себер диалекты. Бу төрле-төрле өч диалект (шивә) та әле катлы-катлы џәм дә күп тармаклы. Әйтик, урта диалект Казан арты џәм башка урынчалыкларга тармаклана, ә Казан арты шивәсе янә дә Дөбъяз, Әтнә һәм хәтта шул төбәкләрнең аерым авылларына гына хас үзенчәлекләр белән аерыла. Мәсәлән, туган төбәгем Әтнә районы Чишмәле Сапта, Күлле Кимедә богыл, күчтәркә сүзләре булуын, аларның ни аңлатуын язган идем инде. Алар нәкъ менә диалектологик сүзлекләрдә-атласларда да Казан арты, Әтнә дигән тамга белән теркәлгән. Ә андый сүзлекләр бездә калын-калын томнар булып басылып чыккан; аларны шөһрәтле галимнәребез төзегән, шулар хакында җитди-җитди фәнни хезмәтләр язган. Аларда әлеге кебек дистәләрчә төбәк, урынчалык, сөйләшләр билгеләнгән, аларга бәйле рәвештә меңнәрчә әлегедәй аһәңле, тирән мәгънәле, төрледән-төрле мәгънәви дә, хисси дә төсмерләре белән аерылып торган, саф татарча яңгырашлы, нәкъ үзебезчә аһәңле сүзләр теркәлгән. Аларда халыкның милли холкы, тарихы, язмышы чагыла. Алар милләтнең чын хәзинәсе. Әйткәнемчә, диалектизм күренеше авазлардан, аннан да элек өн-интонация үзенчәлекләреннән үк башлана. Безнең төбәктә, мәсәлән, ч ның, ш ның тоныклануы, хәтта тәмам сүрелеп, т булып ишетелүе күзәтелә (чишмә урынына тишмә, чишенү – тишенү, шушы – тушы һ.б.). Бүтән төбәкләрдә, әйтик, әдәби з урынына д авазы (кыдыл бодау), б, д, з, ж, җ авазларының саңгырау вариантлары гына (баш – паш, дошман – тошман һ.б.), и урынына ә (киртә – кәртә, ким – кәм, киштә – кәштә һ.б.), дифтонгларның кыскаруы (әйдә – әдә, әйләнү – әләнү һ.б) һәм, киресенчә, килми – килмәй кебек күренешләр очрый. Калын і, ѓ ны нечкәртеп әйтү дә – диалектизм күренеше санала. Сүз төзелеше белән бәйле – морфологик диалектизмнар да күзәтелә. Сүзнең тамыры әдәби, ә кушымчасы үзенчәлекле: кыенсыну – кыенсырау, таптау – тапау, килергә – килгәле һ.б. Ә сүз диалектизмнарга килсәк инде, алар, татар лексика хәзинәсендә, әйткәнебезчә, бихисап. Күренекле тел галиме Габделхәй Әхәтев аларны менә мондый төркемнәргә аерып өйрәнгән иде: омоним диалектизмнар, лексик-морфологик, лексик-фонетик, алынма, эмоциональ-экспрессив диалектизмнар. Диалекталь фразеологик әйтелмәләр дә бар: ай тотылу – ай тотлыгу, күңел ачу – ирек ачу, истән чыгу – истән төшү, ләчтит сату – лыгыр сату һ.б . Кыскасы, сүз саны ягыннан иң бай саналган татар теле диалекталь берәмлекләренең байлыгы белән дә горурланырлык. Халык теле һәм әдәби тел диалектизмнар исәбенә дә үскән һәм үсә бара. Шул ук вакытта халыкның һәр катламында, һәр төбәктә диярлек даими кулланылуы, гомумән дә, аралашу чарасы буларак тормышта тоткан урыны, дәрәҗәсе, әһәмияте бүтән лексик төркемнәрдән һич тә кайтыш булмаса да, фәндә һәм мәктәптә диалекталь берәмлекләргә караш, аптырарсың, гафу ителмәслек дәрәҗәдә тискәре булды. Менә тыңлагыз (укыгыз) әле– бөтен гомерен, фәнни эшчәнлеген диярлек шушы темага багышлаган, үзе үк татар теле укытучылары тәрбияләгән зур галим заманында менә нинди фикер язган булган: “...Диалектизмнар әле картлар телендә дә, яшьләр телендә дә, хәтта укучылар телендә дә чагыла. Мәктәптә алар өлгерешне төшерүдә төп сәбәпләрдән саналалар. Шуңа күрә җирле диалектизмнарга каршы көрәш җәмәгатьчелекнең, мәктәпнең көн алдында торган бурычларыннан исәпләнә...”. Бу фикер бит аерым шәхес-галимнеке генә булып калмыйча, элек-электән мәктәп, югары уку йортларында укыту программаларына, методикага мәҗбүри таләп буларак салынган. Әлбәттә, инде җирле телләрне генә түгел, милләт телен тулаем бетерү максатына яраклаштырылган сәяси методика иде бу. Ә бит мәктәп программа, күрсәтмә, методикасының бүген дә үзгәргәне юк диярлек, бала сөйләменнән, язмасыннан, ниһаять, фикереннән диалектизмнарны корытыр өчен укытучы бакчачы чүп үләненә ябырылган кебек ябырыла. Мин журналистлыкка укырга кергән студентлардан беренче дәресләрдә үк: “Сезнең якта нинди җирле сөйләм үзенчәлекләре бар? Сез аларны иҗатыгызда ничек кулланырга җыенасыз?” дип сорый идем, алар моңа аптырап кала иде. Мондый хәлгә бер мин генә борчылу белдермәгән. Менә күренекле әдибебез, милләтпәрвәр Нурихан Фәттахның туксанынчы еллар башында басылып, халык бик хуплап кабул иткән бер язмасыннан өзек: “Фольклорга, этнографиягә кагылышлы төрлелекне без таныйбыз, мондый төрлелекне хәтта мактыйбыз да. Шулай булгач, нишләп әле безгә телдәге төрлелекне дә танымаска?! Бит фольклордагы, этнографиядәге, гомумән, культурадагы төрлелек бары тик телдәге төрлелек аркасында гына саклана ала. Әдәби тел белән диалектлар, сөйләшләр, урынчалыклар арасындагы мөнәсәбәт ниндирәк принципка нигезләнергә тиеш соң? Уку-укыту, вакытлы матбугат, әлбәттә, әдәби телдә башкарылачак. Җирле телнең тәэсире көчле урыннарда башлангыч классларда әдәби тел белән бергә җирле тел кулланганда да гөнаһ булмас. Өйдә, тышта, җыелышларда җирле телдә сөйләшү, аралашу табигый хәл саналырга тиеш. Иң дөресе шул –беркем дә үзенең сөйләм теленнән хурланмаска, киресенчә, үз төбәгендәге туган теле белән, туган халкы белән, киңрәк планда – үз милләте белән горурланырга тиеш (Ирек алгач башбаштак. Социалистик Татарстан, 1991, 1 февр.). Әйе шул, дускайларым, ана телебездә мәгълүм бер берәмлек гасырлар буе яшәп ята, мәгълүм бер кешеләр төркеменә хезмәт итә икән, аны йолкып атарга, көрәшергә түгел, әйбәтләп белергә, нәкъ кирәк чагында, нәкъ кирәк урынында кулланырга, кадерен белергә кирәк. Аннары бит әле диалекталь күренешләрне нигезле белү ул, иң башта, әдәби телне яхшы белү, гомуми куллану чараларын дөрес тоемлау өчен кирәк. Диалектизмнарның төрләрен, кулланыш җирлеген яхшы үзләштерми торып әдәби телнең чикләрен һәм куллану үзенчәлекләрен ачыклап бетерү җиңел түгел. Ә туганнан бирле кулланып күнегелгән җирле сөйләш берәмлекләрен мәктәптә һәм аннан соңгы тормышта дөрес кулланыр өчен аларны сөйләмнән көчләп куу яисә тыю юлы белән түгел, ә тел ярдәмендә аралашу, ягъни сөйләм төзү закончалыкларын яхшы белеп кенә ирешеп була. Хәер, без инде диалектизмнарның телдәге хәленнән аларны куллану өлкәсенә күчә барабыз шикелле; бу инде үзенә бер тема; Аллаһы боерса, аңа аерым тукталырбыз. Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.
--- |
Иң күп укылган
|