поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
29.12.2017 Җәмгыять

“Туган як” һәм Кыш бабай

Ниһаять, үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел тыныч кына узып бара. Яңа ел һәрберебезнең - олыбызның да, кечебезнең дә көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе булып торадыр, һәрбер кеше бу бәйрәмнән ниндидер могҗиза өмет итә.

19  декабрьдә,  иң  төп  татар  әкияти  геройларның  берсе  булган  Кыш бабайның туган көне алдыннан, редакциябез телебезне, мәдәниятебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклап үстерүгә зур көч куйган гаиләләрдән ике баланы Татарстанның Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясенә юллама белән бүләкләнде.

Яңа  ел  алдыннан  редакция  тарафыннан  оештырылган  шушы  тыл-сымлы  әкият  иленә  сәяхәт  кылу мөмкинлегенә  пашатлы,  Семочки мәктәбенең  5  класс  укучысы  Эльнара  Алиәкбәрова  һәм  Красный Островтан Алмас Халилуллин лаек  дип табылдылар.Эльнара  газетабызның  иң  актив укучыларының  берсе,  “Шәкерт” чыгарылышы  белән  тыгыз элемтәдә  тора,  “Балалар  иҗаты” сәхифәсе астында һәр сан диярлек Эльнараның  мәктәп,  авыл  тормышы  турында  саф  татар  телебездә язган  иншалары  дөнья  күрә.  Әле кече  яшьтән  ул  җыр-моңга  гашыйк, мәктәптә,  клубта,  районара  хәтта өлкә күләмендә уздырылган милли чараларның үзәгендә һәм, әйтергә кирәк,  бар  чыгышлары  да  ана телебездә. Алмас  Халилуллинның  да  шушы бүләккә  ия  булуы  кинәттән  түгел. Бу  гаилә  Красный  Островта  гына түгел,  күрше  районнар  халкы  арасында да олы хөрмәткә лаек. Ә иң мөһиме,  татарлыгыбызны  саклап калу,  телебезне  үстерү  өчен  тырыша алар. Шул сәбәпле уллары Алмасны  күрше  Пильна  районының Сафаҗай авылы мәктәбенә йөртеп укыталар,  ә  иң  мөһиме  -  моңа  Ал-мас үзе теләк белдергән. Инде  “Туган  як”  газетасыннан шушы  бүләккә  ия  булучылар билгеләнгәч, ниһаять, юлга чыктык. Резиденция  Казаннан  80  км  ера-клыкта Ия елгасы ярындагы әкияти матур, карлы, ылыслы урман эчендә урнашкан. Берчә резиденция 50 кешелек  төркемне  кабул  итә  ала, ә көн дәвамында уртача 300ләп кеше Кыш бабайда кунакта була.

Резиденциягә  килеп  җитү  белән әкият  иленә  эләккән  кебек  булдык. Матур  итеп  бизәлгән  йорт,  чыршылар,  аларның  сихри  утлары   безне  тылсым  дөньясына  алып  китте. Һаваның  суыклыгы,  аяк  астындагы   карларның  җемелдәвә,  үзенчә көйләп  шыгырдавы  –  болар   ба-рысы да җиһан Яңа ел белән яши икәнне сиздерде.
 
Капка  төбеннән  безне  һәм резиденциягә  башка  сәяхәт  кылучыларны  Шайтан  каршылады, Кыш  бабайга  җитәр  өчен  төрле маҗаралар  узып,  әкият  геройлары белән  очрашу  көтелә  икәнне  белгертте.
 
“Кыш  бабайның  урман  әкиятендә уйнап  сәяхәт  итәбез”  дигән  тылсымлы  сүзләрне  истә  калдырып, без Батыр, Таһир һәм Зөһрә, Убыр-лы  карчык,  Аҗдаһа  белән  таныштык,  бергәләшеп  уйнап  күңел  ачтык,  алар  әзерләгән  биремнәрдә катнаштык.  Балаларның  тапкыр, җитез  булулары,  сынаулар  кар-шында югалып калмаулары, матур шигырьләре һәм җырлары тылсымлы  урман  һәм  аның  яшәүчеләре төзегән  капкыннарны  бик  җиңел үтәргә ярдәм итте һәм Кыш бабай-га чыгарды.
 
 
Яшел тун, түбәтәй, чигүле күн читек  кигән  шушы  татар  тылсымчысы  барчабызны  да  ана  телебездә сәламләде,  хәл-әхвәлләр  сорашып,  кунакларны  җырлатты,  биетте. Ниһаять, балконда күренгән Кар кызы  һәркемне  җылы  сәламләп, өйгә  узарга  чакырды.  Мондагы  матурлыкны  сүз  белән  әйтеп,  каләм белән язып бетерерлек түгел.
 
Икенче  катка  Кыш  бабайның бүлмәсенә  итүче  бормалы  баскыч тылсымлы, теләкләрне чынга ашыра,  диде  бабакай.  Бүлмәнең  түр башында аның йокы урыны, өстәл өстендә зур самавыр, балаларның хатларын  укый  торган  тылсым-лы  өстәле,  килгән  кунакларның теләкләрен язып салу өчен зур-зур тәпәннәр,  күз  явын  алырлык  чыршы  һәм  башка  күп  кенә  әйберләр белән  таныштык,  янәшәдә  урнашкан  бүлмәдә  рәхәтләнеп  курчак спектакле  карадык.  Кул  эшләренә өйрәнү  бүлмәсендә  кәгазьдән  кар бөртекләре  ясау  буенча   мастер-класста да катнаштык.
 
Ахырда  Кыш  бабай  һәр  кунакны Яңа ел бүләге һәм пичәт белән рас-ланган грамота белән бүләкләде. Без  дә,  үз  чиратыбызда,  Кыш  бабайга буш кул бармадык, аңа бүләккә киләсе елга “Туган як” газетасының махсус  календарьләрен  тапшырдык. Йөзләгән  чакрым  үтеп,  бераз  арган булсак та, мәркәзебез Казанны күрмичә кайтып китә алмадык. Без анда караңгы төшә башлаганда килеп җиттек һәм кичке Казан үзенең матурлыгы  белән  исне  китәрде 
 
 
–  Яңа  елга  матур  итеп  бизәлгән урамнар,  витриналар,  Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете – барысы да онытылмас матур күренеш. Соклануыбызны  яшерә  алмыйча бераз  шәһәр  үзәгендә  йөргәч,  кайтыр юлга чыктык һәм юл буе диярлек  алган  тәэсирләребез  турында сөйләшә килеп, 400 чакрымнан артык юл сизелмәде дә кебек. 
 
Эльнара  белән  Алмас,  аларның әниләре  Гүзәл  белән  Алсу  шушындый матур, онытылмас Яңа ел бүләге өчен “Туган як” редакциясенә, шәхсән  баш  редактор  Олег Әндәрҗановка чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.  Һәм,  әлбәттә,  безне  хәвеф-хәтәрсез  шундый  ерак сәяхәткә  илтеп  китергән  редакциябез  йөртүчесе  Рушан  абый  Мустафинга зур рәхмәт.
 
Яңа  ел  алдыннан  кылган  шушы сәфәребез  күңелләрдә  әле  озак  сакланыр.

Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ --- | 29.12.2017
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»