|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2017 Шоу-бизнес
Айгөл Бариевадан Яңа ел табынына бик тәмле салат РЕЦЕПТЫ
Салат өчен кирәкле продуктлар: дүрт йомырка, бер кишер, бераз тавык ите, сыр, кукуруз, киви, майонез. Әлеге салат катлам-катлам итеп ясала. Салат матур килеп чыксын өчен, тәлинкә уртасына стакан куябыз. Аннан соң стакан тирәли түбәндәге тәртип буенча продуктларны салабыз: йомырка, майонез, тавык ите, майонез, кишер һәм сыр, майонез. Өстенә кукуруз тезәбез һәм киви белән бизибез.
«Мин бүләкләрне гаиләгә, дусларга сюрприз итеп бирергә ияләшкән. Аларның теләкләрен дә истә тотып, шул ук вакытта ниндидер көтелмәгән бүләкләр сайларга тырышам. Иптәшем дә миңа нәкъ шундый бүләкләр ясый. Мәсәлән, бер елны йөзекне әллә ничә катлы тартмага салып бирде. Хәзер, мәсәлән, ниндидер биек бина түбәсенә кичке ашка яисә атта йөрергә чакырырга мөмкин. Балалар кечкенә чагында сюрпризлар ясый идек. Хәзер инде аларның теләкләренә игътибар итәбез», – ди җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|