поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.12.2017 Әдәбият

“Уем сөзентесе һаман уяу...” (Айгөл Имамиева шигырьләре)

Имамиева Айгөл Русил кызы 1986 елның 14 июлендә Саба районы Күкчә авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлый. “Шигъриятне күңелдә туган аерым мизгелләрне, халәтне кәгазь битенә төшерү өчен кулланам, остазым дип класс җитәкчем, каләм серләренә төшендерүче югары категорияле укытучы Гөлсинә Кыямованы саныйм...”,- ди Айгөл Русил кызы.

КДУны тәмамлаганнан соң, берничә ел “Теләче” радиосында диктор һәм район гәҗите хәбәрчесе булып эшли.  Журналистика факультетыннан тыш, КФУның психология институтын һәм Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең магистратурасын тәмамлый. Төп эш урыны – Теләче районы “Олимп” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча баш белгече. 

Спортның чаңгы һәм җиңел атлетика төре белән шөгыльләнә, республика беренчелекләрендә район данын яклап чыгыш ясый.

Районның иҗтимагый тормышыннан читтә калмаска тырыша, күпсанлы төрле дәрәҗә рәхмәт хатлары, спорт, мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары бар. Теләченең җирлекара китапханәсе каршында оешкан “Йөзек кашы” әдәби берләшмәсендә мәктәп елларыннан бирле әгъза булып тора, 2008-2013 елларда район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сердәш” халык театры составында спектакльләрдә уйный.

“Ызандашлар” төркеме әгъзасы.

Чыңлый күңел

Җитмеш җиде көйгә чыңлый күңел
җитмеш җиде тапкыр әрнүдән.
Тормыш көен язып, соло биим —
хаятем торышын кем күргән?!

Җитмеш җиде кылым, кагылудан
кайтаваздай китә бәяны.
Кылдай нечкә, корычтай нык рухны
Инсан белми каян алганны.

Сиңамы сон мине кабатларга?!
Ялгыш көйдән җаның кителгән.
Бер кешелек хорда мин төп герой,
Бу — чынбарлык. Куптән көтелгән.

Бер уй

Уйларымны иләк аша сөзеп,
Бер киштәгә тездем тәртипләп.
Фикер җебем берсе адашты да,
Тынгы бирми, булмый бернишләп.

Бер уй җебем чуалып калды да,
Бутады сөрешен дөньямның.
Син сүрелеп сүнгән. Җавап эзлим.
Син янганмы? Ә мин? Кем янган?

Таяндым да уемның биленә,
Күзем йомып мирдән ваз кичтем.
Уем сөзентесе һаман уяу.
Ул янучы... Түгелдер ич мин?!

Уйлар учагында дөрләп янам,
Фикер дәфтәремдә нокта юк.
Адашканы тынгы бирми җанга,
Шул көйдерә. Сине уйлау - ут.

Нокта

Куптарып җанымның төбеннән
урының бушаттым мәңгегә.
Тамырсыз агачтай корыдым.
Ямаулык эзләмим күңелгә.

Элпә боз ярамның күлмәге
эремәс назларга төреп тә.
Чайпалып түгелгән бөтенлек
яңармас, күз яше түгеп тә.

Юк итәм хисләрем касәсен,
Ярамның шифасы вакыттыр.
Хушлашу - мәрсия сөюгә.
Һәм нокта. Сүзләрең артыктыр.

Ялгыз вальс

Минем күңел ялгыз гына вальс бии.
Бию көе-йөрәгемнең сагынуы.
Мең кәррәгә арткан шушы газапларны
Әйтегезче, онытырга бармы юлы?

Шул биюдә мин ялгызым әйләнгәндә,
Тотып алсаң кинәт язмыш ярларында-
Аңларсыңмы икән минем халәтемне?
Тоярмынмы икән синен барлыгыңны?

Кан тамырын киссәң - ташып әрнү ага,
Җан җырымның оныттырып юлларын.
Шуны сизә торып бар(ы)бер ялгыз биим.
Шулай рәхәт. Белсәм дә янда син барны.

Омтылам...

Диңгезләр күк белән тоташкан,
Матурлык күзләргә нур элә.
Синең күк, онытылмыйм, дип, ахры,
Ашыгып күңелгә үрелә.
 
Дулкыннар иркәли тәнемне,
Онытылып омтылам түренә.
Диңгезнең зәңгәрсу күзләре
Нәкъ синең караштай күренә.
 
Бөтереп бирәзә кочакта,
Диңгезем, яратчы, сагындым!
Китсәм дә ярыңнан еракка
Мәңгегә яныңда калырмын.
 
Бәясе-ялгызлык
 
Тау идең. Ишелеп,түмгәккә калганда
Күзләрең болытка бактылар.
Хәтереңдә күкрәгән чакларың уянды-
Болытка ияреп актылар.
 
Тау идең. Җаныңда кузгалган гарасат
Тигезләп тирә-як җиһанны
Җимерде тымызык күл кебек дөньяңны,
Хәзер соң яныңда кем калды?!
 
Тау идең. Яу булды. Галәмнәр селкетеп,
Теләдең акларга рухыңны.
Үз-үзеңне җиңдең. Бәясе-ялгызлык.
Юл алган үз кыйблаң шушымы?! 

Әрнүле уйлар?

Якты киләчәкнең шәмнәре
Үлер-үлмәс пыскый фитилендә
Беткән ихласлыкның кадере.
Безнең тормыш тоташ ялган икән!
Күзләр сукыр, шуны күрмәгән...
Йокысыннан уянса халәтем-
Дөнья пычрак, дөнья керләнгән...
Караңгыда кармаланып атлап
Бәндә сукыр. Тәүбә күмелгән.
Күңел керен кырып юсаң гына
Зәгыйфь аваз чыгар түреннән.

Күзләр сукыр...
Тормыш тоташ ялган...
Үз-үзеңне алдап күнегелгән...


 

 


Айгөл ИМАМИЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 26.12.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»