• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Барлык төр төзелеш эшләрен башкарабыз. Тел. 89375834440. Актаныш
  • Хәерле көннәр, барчагызга да! Бик яхшы сыйфатлы, узебез ашатып-тәрбияләгән ат ите сатабыз. 4 февральдә әзер булачак. Теләүчеләр булса, шалтыратыгыз. 89613338062 Язилә

 

 

 

 
Архив
 

               

25.12.2017 Милләт

“Телем” диеп телгәләнде телем: Разил Вәлиев белән ӘҢГӘМӘ

Бүген милләт язмышы турында сүз куертмаган кеше юктыр. Һәм инде без, һәрвакыттагыча, гаеплене эзли башлыйбыз, үзара талашып бетәбез. “Талашучылар” арасында үзләрен күрсәтеп калырга тырышучылар, ягъни милләт җанлы булып кыланучылар да юк түгел.

Илнең иң югары судлары, хәтта халыкара судлар аша гаделлек табарга чакырулар да булды, әмма, нишләптер, үзләре бу эшкә алынмады. Монысы инде тулы бер сис­темага каршы көрәш башларга өндәү кебек. Шәхсән, мин үзем мондый кө­рәш­нең җиңү белән тәмамланасына ышанмыйм. “Самый справедливый суд в мире” дигәннәре кинода гына була. Инде килеп, милләт, тел язмышына кагылган мәсьәләләрне вакытында үзебез хәл итә бардыкмы, ниләр эшләп җиткермәдек һәм ни өчен? Бәлки, күбрәк шул хакта уйланып эшкә тотыныргадыр?! Парла­мен­тыбызның “милли комитеты” рәисе Разил Вәлиев белән әңгәмәбез­нең максаты да “Нәрсә эшләргә?” дигән мәңгелек сорауга җавап табарга тырышу иде. Әңгәмәдәшем заманында Гаяз Исхакыйның 200 елдан соң инкыйраз фаразлавын искә төшерде. “Исхакыйның бу сүзләрен татар барыбер бетәчәк дип түгел, милләтне саклау өчен берни дә эшләмәсәк, бетәчәкбез дип аң­ларга кирәк, олуг шәхесе­безнең фаразын безгә кисәтү дип кабул итик”, – диде ул. Шулай итеп, бүген ниләр майтара алабыз соң? Р.Вә­лиев уй-ниятләрен бармак бөгә-бөгә дигәндәй санап чыкты.
 
Беренчедән, мәктәпләрдә барлык фәннәрне ике дәүләт телендә укыта алырлык белгечләр әзер­ләргә кирәк. Моның өчен милли югары уку йортыбыз булырга тиеш. Бу хакта инде күптән сөйлибез. Еллык Юлламасында Президент Рөстәм Миңнеханов та милли университет ачуны мәгариф үсе­шен­дә  иң әһәмиятле мәсьәләлә­р­нең берсе дип бәяләде. “Анысы шулай  шулаен да, тартып җибәр кураең” дигәндәй, милли университет ачу хакында сүзләр күптән йөрде, әмма якты өметләр сүздә генә калып килә. Ярый, хуш, университет ачылды да ди. Шуннан соң Разил әфәнде фикеренчә, безгә шәһәр һәм районнарда үрнәк мәктәпләр, лицей-гимназияләр ачарга кирәк. “Мин  аларны, мәсәлән, “Милли мәгариф үзәге” дип атар идем”, – ди ул.
 
– Сезнең “милли мәгариф” дигән сүзегезне “татар мәга­рифе” дип аңларгамы?
 
– Әйе, беренче чиратта татарны күз алдында тотам. Урыс теленә бүгенгә бернинди бетү куркынычы да янамый. Шул ук вакытта,  башка милләт халыклары тупланып яшә­гән районнарда, мәсәлән, чуаш, мари, удмурт мәгариф үзәкләре дә ачарга мөмкин. Түбән Камада чуаш гимназиясе бар инде. Ата-аналар әлеге үзәкләргә балаларын бирергә атлыгып торсын. Моның өчен мәгариф үзәге заманча уку йорты булырга тиеш. Ягъни техник җиһазланудан башлап, иң камил, заманча укыту методикасы, шунда ук сәнгать, спорт, музыка мәктәбе булган бу үзәк – бөтен мәктәпләр өчен бер өлгегә әйләнергә, анда башка  мәктәп­ләрдән укытучылар да килеп осталыкларын арттырырга тиеш.
 
– Сөйләгәннәрегез бераз тормышка ашмастай хыялны хә­тер­ләтә.
 
– Хыял – әйбәт нәрсә, бөтен эшнең башы ул. Мин әле балалар телевидениесе булдырырга да ки­рәк дим. Тәүлеккә уникеме, ундүрт сәгатьме эшләсен иде ул. Тапшырулар, дөнья буйлап таралган татарны,  ягъни җирле вакытны исәпкә алып, балалар карый торган вакытта эфирга  чыгарга тиеш.
 
– Сез аерым студия ачуны күз алдында тотасызмы?
 
– Аерым булса әйбәт. Әлбәттә, беренче вакытларда балалар телевидениесе бүген эшләп килүче телекомпанияләр канаты астында эшләп китәргә мөмкин.

– Ә кадрларны каян алырга?
 
– Монысы да – бик җитди мәсь­әлә. Бүген телевидениедә генә тү­гел, бөтен өлкәләрдә дә милли кадр­ларга кытлык. Әмма, теге юк, бу юк, дип утыра алмыйбыз бит инде. Кадрларны үзебезгә әзерләргә ки­рәк. 
Аннан соң бүген үсмерләр генә түгел, балаларның да күбесе интернетта утыра. Шуңа күрә балалар телевидениесен интернет вариантта башларга кирәк түгел микән дип тә уйлыйм. Аннан соң кабельле, иярченле телевидениегә кү­чәр­гә мөмкин. Балалар өчен тапшыруларны бөтен татар дөньясы карарга тиеш.
 
Разил әфәнденең әйткәннәрен тормышка ашырып булыр микән соң? Бөтен татар дөньясына ни йө­зебез белән чыгарбыз? Бүген балалар егылып карарлык тапшыруларыбыз, мультфильмнарыбыз да юк, нәфис фильмнар турында авыз ачып сүз әйтергә дә уңайсыз. Милләт язмышы турында сөйлә­гәндә зур мәсьәләләр, вак мәсь­әләләр була алмый. Ярый инде,  балалар телевидениесе бар­лык­ка китерү зур хезмәт сорый. Ә менә балалар өчен рәсемле-би­зәкле, эчтәлеге белән сабыйлар рухына туры килерлек китапларыбыз кайда? Дөрес, алар бар, әмма балалар дөньясы өчен кызыклылары бик аз. Мин, беренчедән, эчтә­лекләре һәм бизәлешләре ягыннан шаккатарлык булмауларын күз алдында тотам. Икенчедән, хәзер, мә­сәлән, балалар өчен урыс телендә нинди генә китаплар чыкмый! Төй­мәгә басасың – китап телгә килә: әкият геройлары сөйли, җырлый. Хәтта хәреф танырга өйрәтүче китаплар да аудио, ягъни сөйли торган. Мондыйларын татарча чыгарып булмый микәнни?
 
Уйларымны әңгәмәдәшемә дә әйттем һәм фикердәш икәнле­ге­безне белеп, куанып та куйдым. Әле Разил әфәнде үзе дә бер гыйбрәтле хәлне телгә алды. Түбән Камада Ирек Гайнелмөхәммәтов дигән бер егет татарча сөйли торган уенчыклар ясаган. Шуларны күпләп эшләтү өчен кайларга гына бармаган, кемнәргә генә кермәгән, әмма хуплаучы, ярдәм итәргә теләүче табылмаган. Милләт язмышына кагылышлы һәр гамәл дәүләт дәрәҗәсендә эшләнергә тиеш, әмма хакимиятнең төрле баскычларында утыручылар арасында, йомшак кына әйткәндә, үзләренә җаваплылык алырга бик атлыгып тормаучылар да шактый очрый. Алай гына да түгел, өстән килгән фәр­манны   үтәмәс өчен кырык­ма­са-кырык сылтау табарга остарганнар да шактый. Чөнки ялгыш адым ясасаң, урыныңнан очарга мөм­кинсең. Чапкан кеше генә сөрлегә шул ул, димәк, абынып егылмас өчен, шуышып яшәү әйбәт.
 
Без Разил Исмәгыйль улы белән тел, милләт язмышы хакында еш сөй­ләшәбез. Һәр очрашуда бер үк сораулар яңадан калкып чыга. Шу­ларның берсе – “татар теле нәрсәгә кирәк?” дигәне.
 
Бу сорауны ата-аналарга бир­сәң, ике кешенең берсе йә: “Татар теле белән ерак китеп булмый”, – диячәк, йә дәшми калачак. Туган телебезнең абруе югала баруга ата-аналар үзләре дә һәм татар телен дәүләт дәрәҗәсендә кирәкле тел итә алмаган “җаваплы ип­тәшләр” дә гаепле. Бер уйлаганда, “дәүләт телен белү кирәкме-юк­мы?” дигән сорау, гомумән, туарга тиеш, түгел. Бу инде “ике икең – дүрт” кебек кабул ителергә тиеш. Әмма шул ук вакытта, бер яктан безне Мәскәү талкый, икенче яктан үзебез үк икенче дәүләт телен санга сукмыйбыз. Разил әфәнде, дәү­ләт һәм муниципаль хез­мәт­кәрләр ике дәүләт телен һичшиксез бе­лергә тиеш, ди. Моны инде ул ничә еллар парламентта әйтә килә. Эшендә ике дәүләт телен дә кулланган хез­мәткәрләргә өстәмә түләү мәсьә­ләсен дә күтәргән иде. Тик дәррәү хуплаучы гына булмады. Бит тел­ләр турында законыбыз да, һәм закон нигезендә кабул ителгән программабыз да  татар телен дәү­ләт теле дәрәҗәсенә күтә­рергә мөм­кинлек бирә. Әмма инде менә чирек гасыр ике каен арасында буталып йөрибез. Обидно, кә­нишне. Бер уйлаганда, мәсәлән, зур залларда узган җыелышлар вакытында синхрон тәрҗемә булырга тиешлеге  акка кара белән язылган. Без бу хокуктан файдаланмыйбыз гына түгел, файдаланырга телә­ми­без. Район күләмендәге җые­лыш­ларда өлкән агай телендә вата-сындыра чыгыш ясауны артыграк күрәбез.      
    
Җыелышны ике телдә алып бару кирәклеге турында җирле депутатлардан берсенең авыз ачып сүз әйткәне бармы? Ике дәүләт теле өчен дә бердәй шартлар тудырылган бердәнбер урын – Татарстан Дәүләт Советының утырышлар залы. Әле анда да күпчелекне тәшкил иткән татар депутатлар үз теллә­рен­нән үзләре ояла кебек. Президент, Премьер-министр уздырган җыелышлар нигә урысча гына уза?  Мондый очракларда дәүләт телләре турында закон бозыла түгелме? Р.Вәлиев әйтмешли, прокуратура кая карый? Законнарның ничек үтәлешенә нәкъ менә ул күзәтчелек итәргә тиеш бит! Прокуратурага, мөгаен,  дәүләт телләре турындагы закон бозылу хакында бернинди хат-хәбәр кергәне юктыр. Ә менә татар теле тирәсендә ыгы-зыгы купкач, иҗтимагый оешмалар, аерым кешеләр,  чит ил­ләрдә яшәүче кардәшләребез хокук органнарына, Россия җитәк­челегенә туган телебезне яклап хат-шикаятьләр язды. Әмма Р.Вә­лиев әйтмешли: “Мәскәүнең бер күзе сукыр, бер колагы чукрак” дигән фикер калды. Чөнки Мәскәү бер якны гына ишетте, бер якны гына күрде. Интернетта исә татар халкына нинди генә мәсхәрәле сүзләр язмадылар, тулы бер мил­ләттән, аның теленнән көлделәр һәм... җаваплы органнар миллә­т­ара ызгыш чыгаруда берәүне дә гаепләмәделәр”.
 
– Ә бит Дәүсовет утырышында республика прокуроры, үза­ра ызгыш чыгарырга омтылучыны, кем булуына карамастан,  җавапка тартачакбыз, дигәнрәк сүзләр әйткән иде.
 
– Утырыштан соң мин прокурорга  хат белән мөрәҗәгать иткән идем. Нигә Сез Россия законнары белән генә эш итәсез, нигә Татарстан законнарын исәпкә алмыйсыз? Хәтта Россиянең мәгариф турындагы законында  да “милли республикаларда туган телне өйрәнү, укыту шул республика законнары белән көйләнә” дип язылган, дидем. Аннан соң 2004 елда Россия Конституция Суды карарын да ислә­ренә төшердем. Карар Татарстанда татар һәм рус телләренең, дәү­ләт теле буларак, бертигез күләмдә укытылуы, Россия Кон­ституция­сенә каршы килмәве турында иде. Миңа читләтеп, шомартып кына җавап бирделәр, янәсе, без федераль мәгариф стандартлары буенча гына укытырга тиеш.
 
– Разил туган, Россия Мә­гариф министрлыгы эшләгән стандартлар Федераль законнардан да, хәтта Консти­туция­дән дә өстенмени?
 
– Законнар өстен, билгеле.
 
– Инде нишләргә, тел белән барып терәлдекме?
 
– Беренчедән, парламент Россия Мәгариф министрлыгына туктаусыз мөрәҗәгать итәргә һәм мәгариф стандартларына дәүләт телләрен өйрәнүнең мәҗбүрилеге турында өстәмә кертүне таләп итәргә тиеш. 
Бу мәсьәләдә Россия Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар да үз сүзләрен әйтсеннәр иде. Иң кызыгы, әллә кызганычымы, “татар телен өйрәнү ирекле” дигән сүзләр бер генә законда да юк бит. Аннан соң Конституциядә “мәҗ­бү­ри урта белем бирү” дигән сүзләр бар, димәк, мәҗбүрилеккә татар телен укыту да керергә тиештер бит инде?
 
Аннан соң бернинди мантыйкка да сыймый торган бер мәсьәлә бар әле. Ил җитәкчесе туган тел булмаган телләрне мәҗбүри укыту дөрес түгел, ди. Алайса ни өчен инглиз, француз, кытай, шул ук рус телен өйрәнү мәҗбүри? Алар бит, мәсәлән, минем өчен туган тел түгел. Прокуратура ни өчен Прези­дентның бу күрсәтмәсенә игътибар итми? Тел мәсьәләсе, гомумән, хокук саклау органнары   катнашында болай тупас хәл ителергә  тиеш түгел иде. 
 
Разил Вәлиев бөтен уй-фи­кер­ләрен туплап,  тәкъдимнәр белән республика җитәкчелегенә мөрә­җәгать итмәкче. Әмма иң элек ел башында ук төрле министрлык һәм прокуратура вәкилләрен,  галим­нәрне, югары уку йортлары һәм район җитәкчеләрен җыеп, Дәүләт Советында зур утырыш уз­дырмакчы. “Мөрәҗәгать ордым-бәрдем генә булмасын, без халык фикерен исәпкә алырга тиеш”, – ди ул. Бу язманың максаты да җитәкчелек белән сөйләшүгә халыкны тарту иде. Татар теленең киләчәген кайгырткан конкрет уй-фикер­ләре­гез­не, тәкъдим­нәре­гезне йә редак­ция­гә, йә Дәүләт Советына юллый аласыз. 

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.12.2017
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments