• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
Туган көннәр
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Барлык төр төзелеш эшләрен башкарабыз. Тел. 89375834440. Актаныш
  • Хәерле көннәр, барчагызга да! Бик яхшы сыйфатлы, узебез ашатып-тәрбияләгән ат ите сатабыз. 4 февральдә әзер булачак. Теләүчеләр булса, шалтыратыгыз. 89613338062 Язилә
  • Бу шимбәдә суелачак бозау итенә клиентлар эзлибез. Теләче районы. Кирәк кешегә китереп бирәбез. 89372830069

 

 

 

 
Архив
 

               

25.12.2017 Ана теле

Ана теле: Сүз искерәме? Архаизмны нишләтергә?

Тарихи берәмлекләргә карата яшьләрдә ихтирам һәм игътибар тәрбияләнергә тиештер. Һәр сүз ул халыкка тугры хезмәт иткән, тарихка кереп калып, халык зиһенендә мәңге сакланырга хаклы хәзинәдер. Бүген без аларга шул тарихны өйрәнү, белү чарасы дип тә карый алабыз. Тарихны архивларда яисә үзебездә сакланган, борынгы кулъязма һәм басма чыганаклардан өйрәнгәндә аларга диккать итү кирәк.

   Менә үткән гасырның 20–30 нчы елларында чыккан газетларны укыйм: “Бу – авылның мәктәбе. Шунда буе сигез аршын, иңе алты аршын өйдә эчтә 70–80 баланы сыйдырган “эш мәктәбе” урнашкан (Эшче, 1920, 3 март). Яисә: “Февраль революциясе булса да хәзрәт кулында 10 дисәтинә җир кала” (Кызыл Татарстан, 1926, 24 ноябрь); Яисә: “Казан шәһәренең елга аръягындагы районында 1793 наданның 1527се, аз белемлеләрнең 1687дән 1598 е укырга тартылганнар“ (Кызыл Татарстан, 1931, 31 гыйнв.); “1913 елның 18 мартында иртәнге сәгать биштә Ньюпер аэропланында ... очучы М.Г.Балабушка җиргә егылып төште” (Ленинчы, 1978, 15 июль); “Бу – өяздә иң кара авыл” (Эшче, 1920, 3 март); “Аңа кооперация эшләре белән Чаллы кантонының берничә волостена да чыгарга туры килде...” (Кызыл Татарстан, 1926, 27 апр.). һ.б.
 
 Күренә ки, аралашуыбыз барышында безгә тарихи әсәрләр, документлар белән танышканда, музей, архивларда булганда, өлкәннәрнең хәтирә-истәлекләрен укыганда яисә тыңлаганда күп кенә архаизм белән күзгә-күз аралашырга туры килә; өстәмә сораулар биреп яисә сүзлек-белешмәләргә карап вакыт исраф итмәс өчен, әңгәмәне бүлдермәс өчен аеруча киң таралган, төрле өлкәләрдә, бигрәк тә иҗтимагый һәм көнкүреш сөйләме төрләрендә киң таралган архаизмнарны белергә кирәк. Әлеге мисаллардан сезгә аршын, дисәтинә, чакрым, аэроплан, өяз, кантон, кооперация һәм башка тарихи сүзләр таныштыр бит!?
 
   Ә бүгенге сөйләмдә аларны, әлбәттә, үз урынында, үз стилендә генә куллану зарур. Инде термин дәрәҗәсендә береккән яңа сүзләрне архаизмнар белән алыштыру хупланмый. Әмма мөгез чыгарулар, күп белгәнгә сабышып кыланулар очрап тора. Менә республика газетында бер, кем әйтмешли, “белгеч” яза: “Ас – бик тә кызык, файдалы җәнлек. Буе 2–3 сөям, ә койрыгы 7–11 сантиметр...”, ди. Әйе, элек булган сөям дигән озынлыкны үлчәү берәмлеге дә (аршынның, ягъни 71 сантиметрның түтәрәме – дүрттән бер өлеше), тик нигә әле аңлатма-искәрмә биреп тә тормыйча укучыны (тыңлаучыны) аптырашта калдырырга.
 
   Бүген дә әнә башлыча яшьләргә адресланган “Татарстан яшьләре” газеты беренче битендә үк рәсми хәбәрләрнең берсендә сум ди, янәшәсендә үк тәңкә ди; икенче бер хәбәрдә – километр, янәшәсендә үк чакрым ди. Без әлеге сүзләрнең берсенә дә каршы түгел, әмма аларны нәкъ үз урынында, үз жанры, үз стилендә куллану ягында. Һәрхәлдә рәсми, хәбәри текстларда шундук, тиз аңлашылсын өчен кабул ителгән терминны куллану хәерле, ә терминның шушы текстта, шушы терминологиядә синонимы була алмый, дидек.
 
   Тагын бер уйлап, сак эш итүне сораган юнәлеш ул – утызынчы-кырыгынчы елларда “гарәп-фарсы элементлары” дип һич гаепсезгә уптымиллаһый куылып, безнең дәвердә бик нык сүлпәнләнгән берәмлекләребезне кайтару. Алар хакында тәфсилле тукталган идек инде. Бу юлы исә бер күзәтүебезне генә бәян итеп китик.
 
   Бер хакыйкать бәхәссез: безнең аңда сүзнең искелек-архаик төсмере тиз генә барлыкка да килми, тиз генә юыла-үзгәрә дә алмый. Моңа бу сүзләрнең көндәлек сөйләмдә еш кулланылмыйча пассивлаша баруы, икенчедән, бу сүзләрнең үз стиль кысаларыннан тайпылып, бүтән ят сөйләм яссылыгында урынсыз кулланылуы да тәэсир итә. Димәк ки, боларны үзагымына куярга ярамый. Сүзнең язмышын үзебез хәл итәбез, дидек бит.
 
   Хәзер китерәсе мисалларны мин моннан 10–15 ел элек төрле газетлардан күчереп алганмын да “бу сүзләрдә архаик төсмер ярылып ята, чөнки алар үз стильләренә туры килми”, дип тамгалаганмын. Бүген шуларны тагын, игътибар беләнрәк укыйк әле: “Культура әһелләренә авыл җирендә мохтаҗлык зур...”; Культура эше ... һәр кешенең культура даирәсе, аның вөҗданы белән аерылгысыз бәйләнгән” (С.Т., 1979, 8 сент.); “Галим үзенең 48 яшьлек кыска, ләкин олуг хезмәтләр белән бизәлгән гомерендә безгә кыйммәтле фәнни мирас калдырды” (С.Т., 1978, 6 дек.); “Эшне планлаштырып. аның үтәлешен һәр даим тикшереп тору аның тынгысызлыгыннан гына түгел, тормыш кушуыннан килә” (А.Х., 1977, №8); “Халык иҗатына ихлас бирелгәнлек һәм шәхсән тырышлык – яшь композиторның киләчәк эше өчен ныклы нигез” (А.Х.,1977, №9); “ Һади Такташ, Әхмәт Фәйзи, Фатих Кәрим, Муса Җәлилләрнең яшьтәше һәм иптәше, фикердәше вә каләмдәше булган Хәсән Туфан...” (С.Т., 1985, 10 окт.).
   
Килешәсездер, бүген исә әһел, олуг, даирә, вөҗдан, даим, шәхсән, ихлас, вә сүзләрендә борынгылык төсмере элекке кебек үк көчле түгел, чөнки аларның куллану дәрәҗәсе нык үсте, алар активлаша бара.
 
   Журналистларыбыздан моны тоемлау сорала. Менә бер текстта: Мондый хәлдә халык сәнәккә ябышырга мөмкин, диелгән. Нәрсә ул “сәнәккә ябышу”? Моны хәзер күпләр аңламый, ничектер төшендерергә кирәк иде. Яисә, киресенчә, гадәти битараф сүзне дә архаизм дип тоемлау, аны бүтәннәр аңламас дип шикләнеп, төшендерергә омтылу: “Берсекөнгә” дигәч, диктор (Азатлык, 1994, 15 дек.), бүленеп, “иртәдән соңгы көн” дип, аңлатма бирде. Хәер, бөтен дөньяга юнәлтелгән радиога бу адым урынлыдыр да: татарның ниндие булмас.
 
Фәндә сүзләрнең куллану ешлыгы мәсьәләсе актив-пассив төшенчәсе тирәсендә куера. Минем дә куен дәфтәрендә “пассив, актив” дигән махсус бит бар. Менә соңгы мисаллар: кимтә, киштәк. Бу күренеш иҗтимагый яшәеш белән дә турыдан-туры бәйле: предмет, күренеш искерә, аның атамасы да кулланышта сирәгәя: ямаулык, ямау. Дәфтәрчеккә бер язу кисәге дә теркәлгән – фәнни конференция барышында КФУ укытучысы миңа дип җибәргән: “Хөрмәтле Илдар абый! Игътибар иткәнсездер, конференциядә эндәшү сүзе “Исәнме иптәш” булды. Димәк, “иптәш” тә, “ исәнме” дә исән-сау”, дигән. Шәкертемнең хәтере яхшы булуына сөенеп куйдым: заманында бу берәмлекләрне куллану-кулланмау турында бәхәс кузгалып, мин аларны “яклап” чыккан идем.
 
    Янә архивымдагы күптәнге газет язмасына юлыктым. Үткән гасыр ахыры. “Бер түтәрәм күпме була? дип атала. Күз салыгыз әле: “Үзе бер карыш, сакалы биш карыш”, дигән сүзләр әкиятләрдә безгә еш очрый. Күпме озынлыкта булган соң ул сакал? Яисә “Түтәрәм-түтәрәм тарым бар, күтәрә алсаң барын да ал” – дигән табышмак-гыйбарәне кем генә белми. Бер түтәрәм тары күпме авырлыкта булган. Моны белү бик кызыклы бит”, дип яза Башкортстаннан Н.Нуриев. Газет җавап биргән. Бик кыскартып күчерәбез: “Колач – як-якка сузылган ике кул арасы (бер кулның бармак очларыннан икенче кулның бармак очларына кадәр); Күз күреме – тигез урында күреп була торган ара; Өрмәк – эт өргән тавышны ишетеп була торган ара; Карыш – киерелгән кулның баш бармак очы арасы, уртача чирек аршынга тигез; Аршын – 71 сантиметр; Кадак (гөрәнкә) – 409,5 грам чамасы; Мыскал – 1/96 кадак, якынча 4,26 грамм; Ук атымы – атылган укның очу ераклыгына тигез ара; Түтәрәм – нәрсәнең дә булса чиреге, ягъни дүрттән бер өлеше”;
 
   Шөкер, мондый язмалар, мондый сүзләр һич тә искелек дип кабул ителми, алар фикер, белем колачыбызны киңәйтә, тирәнәйтә; тарихыбыз белән багланышны да якынайта. Кадерләрен белеп яшик, нәкъ кирәгендә, урынында кулланыйк! 
                                              Илдар Низамов, 
                                  филология фәннәре докторы
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.12.2017
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments