поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.12.2017 Экология

Минзәләдә сирень чәчәк аткан: Кайда йөри бу кыш?

Бөтенебез аптырашта: нигә һаман суытмый да, кар яумый соң, зарыгып көткән кышыбыз кайда йөри? Юкса, бүтән елларда бу вакытка инде рәхәтләнеп кар ята, кышкы температура урнаша һәм без җылы туннарны киеп йөри башлый идек. Быел исә, гомер күрелмәгәнчә, ноябрь буе плүсле температура торды.

Табигатьнең шулай саташуы тереклек ияләренә дә тәэсир итми калмады. Безнең укучыларыбыз хәбәр иткәнчә, Минзәлә районында сиреньнәр чәчәк аткан, Сабада бакча җиләге бөреләнгән, кайдадыр алмагачлар чәчәк атарга җыенган, бик күп урыннарда тал песиләре баш калкыткан.

Тавыклар да йомырка салуның кышкы режимына күчмәгәннәр әле, хәтта ки сыерларны арканга чыгаручылар да бар икән. Ә инде урман хуҗалары – аюларның йокыга китә алмый интегүләре турында әйтеп тә торасы юк. Таныш-белешләр арасында әле һаман да дачаларына барып, мунча кереп йөрүчеләр бар.

Һәр нәрсәнең үз вакыты шул: инде кар күрәсе, карны шыгырдатып атлыйсы килә. Кар яуса көннәр дә яктырып китәр иде дип хыялланабыз. Хәзер бөтен өмет иртәгә аяк басасы чын кыш ае – декабрьдә.
 
Сүз дә юк, килми калмас кыш. Әле алай гына да түгел, быел моңарчы күрелмәгән салкын кыш көтелә дип тә әйтәләр. Дөньяның берничә тикшеренү үзәкләре галимнәре фаразлавынча, бу кыш гаять салкын, күп карлы булачак һәм моның сәбәбе Тын океандагы суның нык салкынаюы, имеш.
 
Чаллының халык метеорологы Юлий Бунов та, күпьеллык күзәтүләреннән чыгып, декабрьнең икенче ункөнлеге, гомумән, нык салкын булачак – температура минус 35-40 градуска кадәр төшәчәк дип фаразлый. Әйтергә кирәк, бу кешенең фаразлары туры килә икән. Мәсәлән, ул былтыр яз бик яхшы, мул уңышлы җәй киләчәк дигән иде, быел яз исә яңгырлар аркасында җәй рәтләп булмаячак диде һәм шулай килеп чыкты да. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.12.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»