|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2017 Җәмгыять
30 ел үләннәр җыеп дәвалаучы Виктор Мелешкин: Акча эшләү максатым юкЧаллыда яшәп, 30 ел чамасы дәвамында үләннәр белән эш итүче Виктор Мелешкин беркайчан чирләми икән. Моңа ничек ирешүен яшерми, кирәк булса, башкаларга да бик теләп өйрәтә. Ул дару үләннәре ярдәмендә дәваланырга өнди... ...Үлән, агач кайрысы, җиләкләрне авырлыклар белән алып кайтса да, Виктор Мелешкин әзерләгән продукцияләренә ат бәясе куймый. Үзе әйтүенчә, иң кыйммәт дигән үлән җыелмасы 300-400 сум тора. Аның 1 айга җитүен исәпкә алганда, бу кыйммәт түгел. — Боларны акча эшләү максатында башкармыйм, — дип аңлата ул. — Минем өчен иң мөһиме — кешегә чиреннән котылырга булышу. Шуңа да коттеджым, кыйммәтле машиналарым юк. Булышчыларыма түли алсам, шул җиткән. Хроник авыруы булган кеше даруларны гел кабул итә алмый, чөнки алар бөергә яки башка әгъзага зыян сала. Ә үләннәр җыелмасын аның авыруын исәпкә алып ясарга мөмкин. Әйтик, шикәр чире булса, кайбер үләннәрне алыштырырга туры килә. Берәр үләнгә аллергия күзәтелгән очракта да, авыруга аерым рецепт буенча ясап бирәбез. Эш башлаганда да табиблар белән бергәләп хезмәт куярга дигән план бар иде. Мин бит медицина хезмәткәре түгел, анда кысылырга җыенмыйм да. Мине белгән һәм авыруларны үләннәр алырга киңәш итүче табиблар бар. Үзләре дә килеп алып китә, туганнарын да җибәрәләр. Ни дисәң дә, үләннәрнең шифасы гасырлар дәвамында сыналган, алар теләсә кайсы авыруны дәвалый ала. Үзем дә аларны күп сынадым, тәҗрибәләрне үз өстемдә үткәргәнем дә булды. Мәсәлән, бәвел чыгу юлында, бөерләрдә ком, таш бар иде, аларны чыгаруга ирештем. Кайбер үләннәр агулы санала, аларны да үзем сынап карамыйча, кешегә бирмим... .
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|