|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2017 Милләт
Фәүзия Бәйрәмованың әнисе Сәлимә апа: Авырлыкны күп күрдемКайгылы хәбәр алдык. Милләтпәрвәр язучы Фәүзия Бәйрәмованың әнисе Сәлимә апа 94 яшендә бакыйлыкка күчкән икән. Кем ул милләт анасы: нинди гаиләдә үскән, балаларын ничек тәрбияләгән? Менә шушы сорауларга ачыклык кертер өчен, моннан дүрт ел элек язылган язмага кире кайтыйк әле. Улакка боз катканда туганмын
Сәлимә апа туган көне турында бик ачылып сөйләми. Беренчедән, татарда гомер-гомергә туган көн дип бәйрәм ясау гадәте булмаган, икенчедән, төгәл көне билгеле түгел, ди ул. Авылда ут чыгып, янгын телләре кәнсәләрне йотканлыктан, авыл метрикәсе дә көлгә әйләнгән. Туган көне төрле документларда төрлечә язылган, балалары 5 ноябрьне әниләренең туган көне итеп исәпли. Сәлимә апа безнең сораулы карашларны күреп җайлап кына гомер йомгагын сүтә башлады:
– Әни, улакка боз катканда тудың, куллар өшеде, бик салкын иде, дип сөйли торган иде. Әтием – мәзин, әни дә бик дини кеше иде. Әтиемне озын сырлы таяклы, тезгә җиткән казакилы, ак чалмалы килеш истә калдырганмын. Аңа ияреп мәчеткә йөри идем. Әти белән әни кызу урак өстендә дә уразасын калдырмадылар. Урактан кайтып, кар базына төшеп утырулары истә калган. Мин баз авызыннан карыйм да аптырыйм. Чыгыгыз инде монда, дип дәшәм. Алар эсселектән әлсерәп, хәл алырга төшкәннәр икән. Икенче көнне тагын кырга чыгасы. Әни жбан белән су ала. Шунда яулыгын чылатып, башына бөркәнә икән. Әни итәк тулы балаларымны үстергәндә янымда булды. Сабыйларымның кендек әбисе дә әле ул. Колхоз эшенә дә йөрисе, бер-бер артлы туган балаларны да тәрбиялисе бар. Шундый авыр мәлләрдә миңа, кызым, балаларың күп, бас намазга, дип өнди торган иде. Дини мәҗлесләрдә булырсың, намаз рәтен белмәгәч, нишләрсең, дип үзенчә үгетләгәне истә. Мин исә, менә синең эшең беткән, укы инде, дип әйткәнмен. Шул сүзләрем әле дә күңелемә тынгылык бирми. Аллаһы Тәгаләдән вакыты җиткәч, намазга үзеннән-үзе өйрәндем. Әни кечкенәдән оеткысын салган, догаларын белә идем инде. Шуңа күрә дин юлына кереп китүнең бер авырлыгы да булмады.
Әүхәдине жәлләп, кияүгә чыктым
Тумышым белән Сабай авылы кызы мин. Тормышка да шушы авыл егетенә чыктым. 17 яшь иде, мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмәдем. Әүхәди исә үги абыем Сәүбәннән мине сораган. “Сәлимәнең тормышка чыгарга уе юк, ә миңа өйләнергә кирәк. Ничек итсәң ит, күндер аны, юкса урлап булса да китәчәкмен”, – дигән. Абый мине, егетнең анасы бүген-иртәгә өзелергә тора, хәленә кер, дип үгетләде. Ипле, тәртипле, грамотный егет дип ризалаттырды. Грамотный дигәне 4 класс белем инде ул. Әүхәди мине, кашевкага утыртып, югары очтан түбән очка алып төште. Анасы бер ел да тормады, гүр иясе булды. Үзем бердәнбер бала булганмын. Кем уйлаган бит итәк тутырып бала үстерермен дип. Тормышка 1940 елның 3 ноябрендә чыктым. 67 ел бергә бик тату итеп яшәдек. Авылда бөтен кеше белә: тавыш-низаг булмады безнең. Балалар бар бит. Алар алдында ничек ямьсезләнәсең: елтыр күзләре белән күзәтеп, һәр мөгамәләңне күңелләренә сеңдереп баралар, үзләрен алдагы тормышка әзерлиләр. Шөкер, илгә-көнгә кызыллык китерә торган булмадылар. Берсен дә аерып әйтмим, барысы да үз урынында. Әүхәдине 88 яшенәчә бала караган кебек карадым. Аның киткәненә дә биш ел була икән инде. Авырлыкны күп күрдем. Күрәсең, Ходай, картлык көнеңдә рәхәт яшәтермен, дигәндер. Игезәк сыңарларының берсе – Розалиям, бәхетемә, күрше авылда – Миңгәрдә төпләнеп калды. Мине бүген ул кадер-хөрмәттә яшәтә.
Үзәкләргә үткән ясмык
– Тыныч тормышта бер ел гына яшәп калдык, дәһшәтле сугыш башланды. Әүхәди 1943 елга кадәр колхоз рәисе булып эшләде. Ирләрсез, атсыз калган колхозны ничекләр генә җитәкләде икән ул, ничекләр түзде икән – хәзер дә шаккатам. Аннан сугышка китте. Сугышта кулын өздереп Омскида озак вакыт дәваланды. Кайткач исә, бригадир, ферма мөдире булып эшләде. Мин төрле эшкә йөрдем. Ат белән Сабага йөк ташыдым. Ул вакытта сыер башына мәҗбүри түләү бар иде. 265 литр сөтне хөкүмәткә тапшырасы. Бу – иртәнге 4тә торып сөтне Сабага иртәнге алтыга илтеп тапшырасы дигән сүз. Анысы түзәрлек, ә менә Арча заготзерносыннан чәчү өчен ясмык алып кайту үзәккә үтеп калган. Алты хатынга өч уфалла арбасы тоттырып чыгарып җибәрделәр безне. Бардык, кайтыр юлга чыктык. Юл аркылы чыкканда арбабызның тәгәрмәче тузып китте бит. Аны шул килеш Урыс Чокырчасына кадәр сөйрәп бардык. Авыл башындагы иң беренче йортка кереп урыс мужигына хәлне аңлатабыз. Мин аз-маз русча сукалыйм, иптәш хатын бөтенләй дә белми. Бу безгә ясмыкны икегә бүлеп катомка ясарга кушты. Иптәш хатынга катомка бавы бирде, ә миңа юк. Нишләргә? Утыз чакрым араны йөкне аркага асмасаң үтеп булмаячак. Башны иеп торам шулай. Күзем биш бала итәкле күлмәккә төште. Бала итәген сүттем дә, катомка бавы ясадым бит. Көч-хәл белән кайтып егылдык. Соңга калганлыктан авыл халкы безгә каршы чыккан иде инде. Ул вакытта уртак хәсрәт кешеләрне бердәм иткән. Аннан машина әйләндереп бодай сугу, көлтә ташу дисеңме – барысы да баштан үтте инде. Аларның барысын да сөйләп бетерә торган түгел, җитте...
Укымасагыз, дуңгыз карарсыз
– Балаларым бик тәртипле булдылар. Аталары янында кара-каршы эшләделәр. Әүхәди сугыштан кулын өздереп кайтты бит. Мине, өс-башыбыз юк, теге кирәк, бу кирәк, дип борчымадылар. Яхшы укуларын гына белделәр. Укыгыз дип үземә әйтергә туры килде. 1946 елда туган кызым Вәсиләне әтисе дуңгыз карарга фермага урнаштырды. 7 класс тәмамлаган гына иде әле. Чөнки эшкә чыгарырга башка кеше таба алмады. Вәсиләнең иптәшләре 8 нче класста да укып йөрделәр, аның аларны күргәч, күзләре яшьләнә иде. Шуннан, балалар, минәйтәм, тагын кеше кирәк булса, атагыз сезне дә фермага урнаштырыр, ничек тә булса укырга тырышыгыз, дидем. Сүземне тыңладылар. Авылда дүрт класс укыдылар, 8 класска кадәр өч чакрым ераклыктагы Шаңарга йөреп укыдылар, аннан тагын 3 класс Сабада укыдылар. Иң беренче Сабага укырга Тәслимәм чыгып китте. Җәяү йөреп укыды, бер тапкыр арыдым, туйдым дигән сүзләр әйтмәде. Аннан Нурания, Нурулла, Фәүзия укыдылар. Фәүзия арада иң шаяны, чәтерәне иде. Сабада укыганда ук редакция белән дуслашып, шунда ук эшли дә башлады. Менә шулай берсе артыннан берсе тырыштылар, укыдылар. Минем генә, бураннарда исән-сау кайтсалар ярар иде, дип котларым чыга иде. Бигрәк тә Тәслимәне жәлләдем. Иң беренче Казанга китүче дә ул булды. Беркемне белмәгән килеш, күрше хатыны адресын юнәтеп чыгып китте ул. Аның артыннан Ленин университетына башкалары да тартылды. Алты балам югары белемгә ия булды.
Хәсрәт агач башыннан йөрми
Сәлимә апага бала югалту ачыларын да татырга туры килгән. Дин кушканча, югалту ачыларына сабыр булган ана, бәлки эчендә вулканнар кайнаса да, аны безгә күрсәтмәде:
– Өч балам гүр иясе булды. Мин инде исәннәрен исәнчә, үлгәннәрен үлгәнчә искә алып дога кылам. Ходайдан ил-көнгә тынычлык, балаларыма игелек, тәүфыйк, бәхет сорыйм. Фәүзиямә ерак сәфәрләргә кузгалганда хәер-фатихамны биреп дога кылып калам. Киявем Җәүдәтне инсульттан соң бала карагандай тәрбияләгән Тәслимәгә сабырлык, саулык телим. Мине җәннәттә яшәткән игезәк сыңары Розалиягә (Розалия Хәбибрахманова – Саба районы Миңгәр авылының мактаулы укытучысы) Ходай мине зурлагандай зурласын иде дип телим. Һәр балама да намаз укыган саен теләкләр телим. Хәзер күзләрем бик күрми, укый алмыйм. Аның каравы телевизордан ил-көн яңалыкларын тыңлап, күзәтеп барам. Авыл кешесенең, кара җирдә эшләүчеләрнең кадере беткәнгә үртәнәм. Юкса иписез бер көн дә яши алмыйбыз бит.
Йомгаклау сүзе
Саубуллашыр вакыт җиткәч, тагын бер вакыйганы искә төшерделәр. Аны исән чагында Г.Камал театры директоры Шамил Закиров тетрәнеп тә, сокланып та искә ала торган булган. Алар Җәүдәт Дәрзаман белән мәктәп укучылары өчен берничә җирдә очрашу, иҗат кичәләре оештырганнар. Җәүдәт абый ничек итсәк итик, очрашу вакытын булса да кыскартыйк, ләкин Казанга әнине күрмичә китмим, дигән булган. Шулай иткәннәр дә. Сәлимә апа да бу очрашуны хәтерли. “Бу бит Җәүдәт белән соңгы күрешүебез булды. Бик озак утырды ул, ничектер китәсе дә килмәде кебек. Чыккач та, нидер әйтәсе килгән кебек каерылыплар карады. Шуннан аны инсульт аяктан екты. Күңеле сизенеп ашкынгандыр инде”, – диде ул. Инде Розалия һәм Рөстәм Хәбибрахмановлар корган оя-нигез турында да берничә сүз. Ачык күңелле хуҗалар татарның ничәмә-ничә ул-кызын кунак итеп каршы алган, серләре белән уртаклашкан икән. Соңгы вакытларда Шәүкәт Биктимеров та аларга кайтып йөргән. Каршыларында гына үз нигезе булса да, мәшһүр артист нәкъ менә Хәбибрахмановлар йортында җан тынычлыгы тапкан. Менә шундый балалар үстергән Сәлимә апа.
P.S. Сәлимә апаның бакыйлыкка күчүе турында кызы Фәүзия апа Бәйрәмова хәбәр итте. Ул социаль челтәрдә менә ниләр язды: “Әни үлде. Иннә лилләһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун... Гыйльман кызы Сәлимә Бәйрәмова 94 яшендә бакыйлыкка күчте, бүген туган авылыбыз Сабай зиратында җирләдек... Әниебезнең урыны җәннәттә булсын! Сугыш гарибе әтиебез белән ун бала тәрбияләп үстерделәр, алты кызга югары белем бирделәр, үзләреннән соң догачылар калдырдылар... Урыныгыз җәннәттә булсын, газиз ата-анабыз, соңгы сулышыбызга кадәр без сезгә догада булырбыз!” Менә шулай... милләт анасы улакка боз каткан көннәрдә туган, бакыйлыкка китүе дә шундый көннәргә туры килде. Искә алуыбыз, язган сүзебез рухын шат кылсын, урыны оҗмахта булсын.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|