|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2017 Җәмгыять
Туймазы шәһәрендә яшәүче Альмира ханым: Минем кебекләр Җир шарында нибары 2%Башкортостанның Туймазы шәһәрендә яшәүче Альмира Латыйпова ике кул белән дә оста яза. "Бу хакта узган җәй, 50 яшем тулырга берничә көн кала белдем. Берьюлы уң кул белән дә, сулы белән дә матур язганымны күреп шаккаттым", — дип сөйли ул. Альмира ханым — һөнәре буенча башлангыч сыйныф укытучысы. Гомеренең 29 елын балаларга белем бирүгә багышлаган. Күптән түгел мәктәптән киткән, хәзер репетиторлык белән шөгыльләнә.
— Мәктәптә имтиханнар алдыннан тактага: “Каникул башлану белән!” — дип яздым. Карасам, сул кул белән, өстәвенә уңнан сулга таба язам. Үзем дә сизмәстән шулай булды. Әле сул кулныкы матуррак та килеп чыга.
Өйгә кайтуга, бу хакта ирем Әлфиргә, балаларым Венера белән Радмирга әйттем. Язып күрсәттем. Гаиләм дә гаҗәпкә калды. Минем кебекләр Җир шарында нибары 2 % тәшкил итә һәм аларны амбидекстр дип атыйлар икән.
— Шундый сәләтегез булгач, хәзер ике кулны да эшкә җигәсезме?
— Юк. Педучилищеда укыганда, сул кул белән язганым булды үзе. Хәзер уң кул белән язам. Уң кулны имгәтергә язмасын, дим.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|