|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2017 Җәмгыять
Инвалид балалар тәрбияләүчеләргә 1 миллион сум биреләБыел Казанның инвалид балалар тәрбияләүче 342 гаиләсе Татарстан бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алачак. Бу – узган елга караганда 41 процентка артыграк, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы. Шәһәр хакимияте матди ярдәм күрсәтү өчен 1 миллион 26 мең сум акча бүлеп бирәчәк. Казанда 87 мең 57 инвалид яши, шуларның 4188е – балалар. 774 инвалид бала мәктәпкәчә учреждениеләргә бушлай йөри.
Шәһәрнең спорт мәктәпләрендә 112 инвалид бала академик ишү, бочче, җиңел атлетика, өстәл теннисы, керлинг, чаңгыда узышу, йөзү кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә. Быелның 10 аенда махсуслаштырылган үзәкләрдә 2981 кеше (шуларның 1600е – балалар) тернәкләндерү курслары узган.
--- |
Иң күп укылган
|