|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2017 Шоу-бизнес
“Чәкчәк” егетләре тормышта да ахирләрме?“Болгар радиосы”нда барган “Чәкчәк шоу”ны хәтерлисезме? Дөрес, башта ахирләр – Марсель Әхмәдуллин белән Рөстәм Гайзуллинның танылган җырларны үзгәртүләрен бөтен кеше дә кабул итмәде. Соңрак әлеге бераз сәяси, чәнечкеле җырларны сагынучылар шактый булды. Безгә дә “Чәкчәк...” егетләре кайда соң дип хат юллаучылар бар. Баксаң, “Чәкчәк...”ләр югалмаган, эштәге ахирлекләрен тормышка күчергәннәр икән. – Егетләр, сезнең ахирлек сүздә генәме, әллә инде гамәлдә дәме?
Марсель:
– Ахир ул – шактый кызык эндәшү формасы булып чыкты. Бер-беребезгә кайчан һәм ни өчен шулай әйтә башлаганбыздыр, хәзер хәтерләмим дә инде.
Рөстәм:
– Мин хәтерлим! Эфирга чыга башлаган гына вакытлар иде әле ул. Бер-беребезгә эндәш сүз уйлап табарга кирәк иде. Марсель брат, дип тә эндәшеп карадым, туган дип тә, берзаман ахир дигән сүз телгә керде.
Марсель:
– Матур яңгырый, әмма кулланышта бик йөрми икән ул. Дөрес, Татарстанның дәү әнисе Әлфинур апа белән дәү әти Зәйтүн абый бер-беренә ахир дип эндәшә, ләкин алар сүзгә икенчерәк мәгънә сала. Безнең ахирлек җан дус дигән мәгънәдә. Беренче мәлләрдә эфирда кызык хәлләр дә булгалады. Тыңлаучының күбесе бу сүзне белми, нәрсә дисез соң сез, нәрсәне аңлата ул дип шалтыратучылар да булды. Кайсыгыз Таһир соң сезнең дип тә сораганнары бар. Тора-бара халык төшенде, безнең исә бу сүз тапшырудан тормышыбызга үтеп керде. Ул инде эндәш сүз түгел, тормышта да бер-береңә таянырлык җан дус дигәнне аңлата. Хатыным Рөстәм хатыны белән дуслашып китеп, алар да бер-беренә ахирәттәй дип эндәшә башлады.
– Ахирләрнең эфирдагы эшчәнлеге, мәсәлән, төртмәле җырлар башкаруы шуның белән төгәлләндеме?
Марсель:
– Тормышта бер генә нәрсә дә мәңгелек түгел. “Чәкчәк шоу” тапшыруы эфирда биш ел барды. Бу инде – шактый гомер. Бөтенләй үк сүрелгәнче тапшыруга нокта кую хәерле гамәл булды. Моңа без әзер идек, җитәкчелек каршы килмәде. Шунысы кызык: халыкта кызыксыну бетмәгән икән, әле дә, сез тагын эфирга чыгасызмы соң, дип сорыйлар. Бигрәк тә җырларның кавер вариантларын, ягъни танылган җырларның сүзләрен үзгәртеп җырлауны ошатканнар икән. Ул җырларда соңгы вакытта куерган бөтен вакыйгалар да чагылды. Санкцияләр дисеңме, инфляция, кризис, сайлаулар – барысы да бар. Уйлаштык та, ахирлекнең башка вариантын сынап карарга булдык әле. Шулай итеп “Ахирләр” дигән шоу-программа барлыкка килде.
– Бу программа кеше көлдерүгә генә кайтып калмыйдыр бит инде?
Марсель:
– Үзебезне сәхнәдән төшеп бара торган жанрларда сынап карыйсыбыз килә. Мәсәлән, юмор-сатирада. Шул ук вакытта җиңел форматта халык белән җитди мәсьәләләр турында сөйләшәсебез килә. Залда утырган тамашачының да әйтер сүзе бар һәм аның да үз фикерен белдерәсе килә. Фикер өчен җим һәм юнәлеш бирергә генә кирәк. Әйтик, бүген тел мәсьәләсе кискен тора...
– Рөстәм, театр һәм радио, бигрәк тә шоу-бизнес – бер-берсенә капма-каршы юнәлешләр бит. Аларны ничек җайлап-яраклаштырып бетердең?
Рөстәм:
– Радиога эшкә килгәч, мине күбрәк таный башладылар. Башта гарьләнә идем моңа. Ун елдан артык театрда эшләп, болай ук танымыйлар иде, радиода бер ел эшләгәч тә, хәлләр үзгәрде. Ә бит мин – радиода очраклы кеше. Ул чакта “Болгар радиосы” җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов эфирны җанландырырга дип чакырган иде. Минем өчен бу иртәнге зарядка кебек, уятып җибәрүче бер чара булды. Билгеле, төп эшемә, театрга хилафлык китермәде. Бәлкем әле тамашачы белән араны тагын да якынайткандыр. Ә шоуга килгәндә, ул бит радиодан үсеп чыккан идея генә әле. Анысы да комачауламас, үземне яңа яктан ачарга ярдәм итәр. Бу идея эстрададагы бертөрлелеккә капма-каршы программа эшлисе килгәндә туды.
Марсель:
– Концертлар күбрәк күңел ачуга корылган. Булсын, анысы да кирәк. Безнең исә халыкны уйландырасыбыз килә, рухи азык та алып китсен иде ул безнең чарадан. Җыр арасында күңелгә оеткы салырлык чыгышлар да булсын иде. Мәсәлән, сәхнәдән шигырь уку югалып бара, матур әдәбият үрнәкләре укылмый. Алар белән бергә сүз тәме китте... Аның каравы примитив әйберләрдән көлү, ярсыту элементлары артты. Һич югы шушы ике күренеш арасында баланс барлыкка килсен иде.
Рөстәм:
– Программаны эстрада жанрына гына яки юморга гына кормыйсы иде. Дөрес, безнең беркем белән дә узышасы, кемнедер узасы килми. Бары тик күңелебездә булганны җиткерәсе килә. Аннан соң, карагыз әле, сәхнәдә хәтта алып баручы профессиясе дә юкка чыкты бит.
Марсель:
– Бу җәһәттән Көнбатышта популяр булган стендап жанры отышлы булыр иде. Стендап ул – актерның билгеле бер текстны укуы гына түгел, уйнап бирүе. Еш кына стендапны акыллы юмор дип тә әйтәләр. Рөстәмгә бу алым бик килешер иде.
– Тамашачыны уяту өчен кайдандыр алынган жанрларны кулланмакчы буласыз. Безнең эстраданың болай да үз йөзе калмады бугай инде.
Марсель:
– Эстрада – хәзер бизнес ул. Ә бизнеста, кызганыч, миллилекне кайгырту беренчел бурыч була алмый. Бу – бик катлаулы мәсьәлә, моңа тирәнтен кереп китәсе килми.
Рөстәм:
– Хәтта Көнбатыштан килгән стендап алымына да миллилек өстәргә була бит. Чөнки эчтәлек безнең кулда. Мин монолог өчен үзебезнең әдәби әсәрне сайлый алам. Хәтта текст эченә үзебезне борчыган мәсьәләләрне яшерен мәгънә итеп кертеп була. Бу җәһәттән Марсель ахир талантлы. Ул кая тәгәрәгәнебезне бик үтемле итеп әйтеп бирә ала.
– Без кая тәгәрибез соң?
Марсель:
– Сез, мөгаен, татар теле тирәсендәге вәзгыятьне күз уңында тотасыздыр. Дөрес, хәлләр борчулы, ләкин мин бу мәсьәләне күтәрүчеләргә беркадәр рәхмәтле дә әле. Беренчедән, милли үзаңны уятып җибәрделәр һәм проблемага төртеп күрсәттеләр. Инде барыбыз да укыту мәсьәләсендә инглиз телен өйрәнүдәге кебек методика кирәклеген күрдек. Татар телен куллану даирәсен киңәйтү дә – төп мәсьәләләрнең берсе. Монда һәрберебез үз өлешен кертә ала. Бу җәһәттән музыка бик ярдәм итә.
Рөстәм:
– Бу – алып баручыга, артистка, җырчыга нинди зур җаваплылык йөкләнгәнне күрсәтә.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|