поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.11.2017 Мәдәният

“Татар моңы” бәйгесенең һәр адымын күзәтеп булачак

Яңа атна башыннан “Яңа Гасыр” телеканалы тамашачыларны “Татар моңы” яшь башкаручылар бәйгесе белән таныштырып бара. Быелгы бәйгенең иң кызыклы мизгелләрен һәм чын татар моңы ядкәрләрен күрмичә калмагыз.

Бәйгедә 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге татар музыкаль әсәрләрен башкаручылар, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр катнаша ала. Бәйге өч турдан тора. Беренче тур 4 нче ноябрьдә узды, анда бәйгедә катнашучылар үзләре башкарган музыкаль әсәрләрне аудио- һәм видео язмалар аша тапшырдылар. “Татар моңы” яшь башкаручылар бәйгесенең икенче һәм өченче турлары 21 нче ноябрьдән 25 нче ноябрьгә кадәр “Яңа Гасыр” телеканалы экраннарына чыга. Иң көчлеләр генә “Татар моңы” бәйгесенең гала-концертында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булачак.

Бәйгедә катнашучылар өчен күренекле мәдәният әһелләре һәм татар эстрадасының билгеле җырчылары белән очрашу, алар белән мастер-класслар уздыру мөмкинлеге каралган. 

Быел “Татар моңы” яшь башкаручылар бәйгесе түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: “Вокал, соло” (ир-ат һәм хатын-кызлар арасында), “Инструменталь башкару”, “Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр” һәм “Академик вокал”. Шулай ук бәйгенең оештыру комитеты теге яки бутанылган композиторның истәлекле һәм юбилей датасына бәйле рәвештә ике яңа номинация өстәү хокукына ия.
 
Быелгы IX Халыкара яшь башкаручылар телевизион бәйгесендә хәтта Чехиянең Прага, Бөекбританиянең Лондон һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрләреннән яшь башкаручылар катнаша.
 
Бәйгенең алыштыргысыз жюри рәисе – Салават Фәтхетдинов, аның урынбасары – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри составында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, баянчы Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резеда Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакировалар бар.
 
 
Бәйгедә җиңүчеләр лауреат дипломы, истәлекле бүләкләр һәм акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Яшь башкаручылар бәйгесе 28 нче ноябрь көнне “Пирамида” концертлар залында зур гала-концерт белән төгәлләнә.
 
Искәртеп узыйк, “Татар моңы” яшь башкаручылар бәйгесенең бурычы булып татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен пропагандалау, яшь буынны милли мәдәни кыйммәтләр белән таныштыру һәм талантлы яшь башкаручыларны эзләү, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү тора.

---
ТНВ
№ --- | 22.11.2017
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»