|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2017 Фаҗига
Ижауда йорт җимерекләре астыннан 4 кеше мәетен алдылар - аста тагын 6 кеше кеше булырга мөмкинИжауда йорт җимерелгәндә үлүчеләр саны дүрткә җитте, дип хәбәр итте Росгвардиянең республика идарәсе башлыгы урынбасары Николай Мерзляков. “Әлегә дүртесен алдык, кызганыч, алар үлгән. Зыян күрүчеләрне барлыйлар”, – дип җиткергән төбәк идарәсе башлыгы урынбасары сүзләрен ТАСС агентлыгы. Бу хакта Татар-информ яза.
Искәртеп үтик, Ижауда йорт җимерелгәндә үлүчеләр саны дүрткә җитте. Әлеге мәгълүматларны төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы да хәбәр итте.
Коткаручылар җимерекләрне актару төнлә дә дәвам итәчәген, кинологлар этләр белән эшләвен, җимерекләр астында кешеләр булуын җиткерә. Коткаручылар сүзләренчә, анда алты кеше булырга мөмкин.
Беренчел мәгълүматлар буенча, йорт җимерелүнең сәбәбе – көнкүреш газ шартлау. Тикшерү органнары куркынычсызлыкны тәэмин итмәүче эш башкарылу факты буенча җинаять эше кузгаткан.
Фаҗига урыныннан видеоларны сылтама аша кереп карагыз.
--- |
Иң күп укылган
|