|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2017 Хәйрия
Фирдүс Тямаев күз яшьләрен яшерә алмады: “Мин артыгын кыланам икән...”Кичә эстраданың популяр артистлары Казан хосписында булып кайтты. Фирдүс Тямаев, Дилә Нигъмәтуллина, Илнар Ялалов, Фәрит Мифтахов авыру балаларга кирәк-яраклар, тәмле күчтәнәчләр алып барды. Әлеге очрашу 28 ноябрьдә Казанда узачак "Мең рәхмәт!" хәйрия концерты уңаеннан оештырылды, дип яза Татар-информ. Чараның төп максаты – концерттан җыелган акчаны Анжела Вавилова фондына Казан хосписына һәм тумыштан артык авырлыктан интегүче Ирек Габдрахмановка тапшыру.
Хосписта артистлар өчен экскурсия оештырылды. Дилә Нигъмәтуллина бирегә өченче ел рәттән килүен белдерсә, Фирдүс Тямаевның хосписка беренче тапкыр килүе икән. Җырчы күз яшьләрен яшерә алмады: “Мин – бик бәхетле кеше икән. Мин артыгын кыланам икән, дөнья артыннан чабабыз икән. Бу минем өчен җиргә төшәргә һәм уйланырга этәргеч булды”, – диде ул.
“Ел саен хәйрия концертлары куябыз. Андый чаралар Кайбыч, Актүбә, Нурлат, Баулы, Азнакай якларында оештырылды. Кая гына барсаң да, мондый күренешне күрергә бик авыр. Картлар йортында булганыбыз бар. Балалары әти-әниләрен ташлап китә, аларны имансыз кешеләр дип әйтер идем. Бу хосписта мин беренче тапкыр. Шаккатым. Монда килеп керүгә, курортта йөргән кебек. Мондый шартлар булуы әти-әниләргә психик яктан бик әйбәт. Балалар өчен булдырылган шартлар башка беркая да юк. Ай саен концерт куеп, шушы бинага акча кертсәк, бик яхшы күренеш булыр иде. Ата-аналарга, балаларга Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен. Шушы фәрештәләр аркасында гына безнең дөнья тотылып тора. Шуны аңларга кирәк, мондагы балалар – фәрештәләр. Дөресен генә әйткәндә, минем бүген акылым таралды...” – дип сөйләде Фирдүс Тямаев.
Казан хосписы җитәкчесе Владимир Вавилов тагын бер хоспис төзергә планлаштыруын әйтте. Хәзерге вакытта 20 миллион сум акча җыелган, ләкин бинаны төзү өчен кимендә 200 миллион сум акча кирәк, ди.
“Бүгенге көндә бездә 17 бала һәм 21 олы кеше урнашкан, өч бригада эшли. Барысын да кабул итәргә урыннар җитми, ләкин ата-аналарның “алыгыз безне” дип елый-елый ялваруларын тыңлау да кыен. Хосписны зурайту турындагы мәсьәләне Президент дәрәҗәсендә күтәрдем. Фондта һәм хосписта барысы да үтәкүренмәле, ягъни һәр тиен өчен җавап бирәбез, шуңа күрә безне бөтен дөнья буйлап югары бәялиләр. Бу Европада иң яхшы хоспис булып санала. Безгә төрле төбәкләрдән тәҗрибә алырга киләләр”, – дип белдерде Владимир Вавилов.
--- |
Иң күп укылган
|