• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 23 Гыйнвар Ркаил Зәйдулла
  • 23 Гыйнвар Алсу Исмәгыйлева
  • 23 Гыйнвар Равил Галиев
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75
  • Барлык төр төзелеш эшләрен башкарабыз. Тел. 89375834440. Актаныш
  • Хәерле көннәр, барчагызга да! Бик яхшы сыйфатлы, узебез ашатып-тәрбияләгән ат ите сатабыз. 4 февральдә әзер булачак. Теләүчеләр булса, шалтыратыгыз. 89613338062 Язилә

 

 

 

 
Архив
 

               

03.11.2017 Язмыш

Ана күңеле алдан сизгәнме?

...Наилә апа гомере буе фермада эшләде. Ул елларда колхозларда терлекчелек гөрләп тора иде. Савым сыерлары күп, бозаулар үстерелеп сатыла. Ферма көтүләрен алмашлап икешәр кеше атка атланып көтә иде. Яздан ук фермалар урман авызындагы аланлыктагы җәйләүгә күченәләр.

Көненә ике тапкыр савымга йөк машинасына төялеп китәләр, җырлый-җырлый, көлешә-көлешә баралар. Җиләк пешкән чорда, эш бетү белән, дәррәү тауга юнәләләр, печән чорында – печәнлекләргә сибеләләр. Сыер саву – авыр эш, ләкин әллә яшьлек белән, әллә бертуктаусыз мәшәкатьтән арынмаганга, зарланырга вакыт калмый. Черки-кигәвен талаудан башкасы – бары да тик уңай тәэссоратлар гына калдыра. Күп ферма эшчеләренең бала-чагасы да үзе белән ияреп йөри, кайсысы ярдәмләшә, кайсысы вакыт кына үткәрә. Арада Фәрит исемле малай башта әнисенә ярдәм итәргә барса, анасының вафатыннан соң үзе генә килеп, савымчыларга булыша торган булды. Кызганып, җылы сөт белән сыйлыйлар иде аны.
 
– Бигрәк акыллы бала шушы Фәрит, менә шундый киявең булсачы, –дия торган иде Наилә апа, әллә чынлап, әллә юри генә. 
 
Юраган юш килә, диләр. Наилә апаның кызы Зәлирә белән Фәрит бер класста укыды. Өлкәнрәк була барган саен Фәрит гел Зәлирә тирәсендә бөтерелде. Кыз гына аны бар дип тә белмәде. Армиягә китәр көнне егет, бөтен батырлыгын җыеп, озата килсә дә, әллә ни өзгәләнмәде кыз. Көтәргә дә вәгъдә бирмәде, егетнең хисләрен аңлатырга тырышуыннан көлде генә. Ни арада бу хакта әнисе Наилә апа белеп алган диген. Иртә таңнан кызыннан сорау алды. Кызы теләмәсә дә, армиядәге Фәриткә хатлар яздырды. Ул чорда ике ел хезмәт итә торганнар иде. Ләкин бердәнбер көнне кызы башкаладан (ул һөнәрчелек училищесында укыган еллар) кайтып төште дә: 
– Әни, мин кияүгә чыгам. Минем сөйгәнем бар – күрше авылы егете Рамис. Иртәгә әти-әнисе белән кулымны сорарга килә, – дип әйтеп салмасынмы!
 
Наилә апаның коты очты:
– Син нәрсә, юләркәй! Ә Фәритне кайда куясың? – дип кычкырды.
–Фәриткә мине син генә бирәсең килде, мин яратмыйм бит аны, – дип җаваплады кызы, үзе әнисенең ачулы йөзеннән куркып, яшьләренә күмелде.
 
...Озак сөйләштеләр, кычкырыштылар, елаштылар. Ахырда Зәлирә әнисен көчкә күндерде. Кичкә табан иртәгә киләчәк кунакларны каршыларга әзерләнә башладылар: өйне, ишек алдын тәртипкә китерделәр, табын хәстәрләргә керештеләр. 
 
Озакламый никах укытып, яшьләр егет авылына күченде. Ел эчендә уллары Нәфис дөньяга килде. Наилә апа янына сирәк кенә килгәндә дә ана кешенең күңеле сизенде: кызының күңелен нидер борчып тора. Ире хатыны өчен ут йотып тора сыман, Зәлирә генә сула барган чәчәкне хәтерләтә. Егерме яшьтә алай ук булмый ич инде! 
 
Шуңа да Наилә апа тынычлыгын җуйды. Кызы белән җитди сөйләшү булды, таныш кешеләрнең язмышлары искә төшерелде, чагыштырылды. Үзенекен дә хәтергә төшерми калмады. Моны әнисе ерактан башлады: ничек ике егет арасында бәргәләнүен, кайсын сайларга белми аптыравын – барсын да тәфсилләп сөйләп чыкты. Ничек ялгышуын ире, эчкегә сабышып, 40 яшьтә гүр иясе булгач кына аңлавын әйтте. 
Зәлирә уйга калгандай булды, тик үз тормышында хафаланырлык бер җитди нәрсә дә тапмады ул. Ире әйбәт, эшли, тырыш, гаилә дип өзгәләнеп яши. Ник әнисе шулай аның өчен өзгәләнәдер? Кияүгә чыккач, хатын-кыз әллә-ни зур мәхәббәт өмет итмәгәнен ул да шул яшендә чамалый башлаган иде шул.
 
Шулай яшәп ятканда, Зәлирәләр йорт ишек алдына солдат киемендәге бер егет килеп керде. Җәйге кич иде. Һәркем үз эше белән мәшгуль: Зәлирә бакчада түтәл утый, Рамис сарай буенда сәнәк сабы рәтли, тиздән печән өсте якынлаша ич, ә кечкенә Нәфис арбасында тыныч кына изрәп йокыга талган. 
 
– Исәннәрмесез! Ни хәлләрдә яшәп ятуда? – дип эндәште кергән егет.
–Минем авылдаш Фәрит түгелме соң? – дип бакчадан күренде Зәлирә, юеш кулларын сөртә-сөртә.
 
Ире аның турында белми иде, шуңа бик исе китмәде. Бергәләп кайнар чәй эчтеләр, көлешә-көлешә балачак, мәктәп елларын исләренә төшерделәр. Фәрит нык үзгәргән! Чибәрләнгән! Басынкы, оялчан егет кыю лачынга әйләнгән. Үз дигәнен ычкындырмасына Зәлирә дә төшенде бугай. Тик Рамис кына моны шунда ук аңламады. Тагын бер-ике килеп киткән Фәрит аның Зәлирәсе күңелен тәмам яулаганын ул аларны үз авылларына алып кайтып киткәч кенә аңлады. Бөтенләйгә! Мондый ирләрне “бозау” диләр. Гаиләсен үз куллары белән башкага биреп җибәрде. Сугыша да алмады, әрләшә дә!
 
... Бу хәлләрдән соң инде 10 еллап вакыт узды. Фәрит белән Зәлирәнең бер кыз һәм уллары дөньяга килде. Әти-әни нигезен бик матур тергезеп җибәрде алар. Фәрит бик эшчән, район үзәгенә машинасы белән эшкә йөри. Йортта да тик торганы юк. Күпләп кош-корт, мал асрыйлар. Зәлирә әлегә бала карап, йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль. Рамис ара-тирә Нәфисне үзе белән алып китә. Аның да бар да яхшы: гаиләсе, ике улы бар. Наилә апа да кызына килгәләп, хәлләрен белеп китә. Үзе кызының тормышыннан бик канәгать. Баласының тормышы яхшы булса, әти-әни һәрчак бәхетле бит.
 
Әлфия Шәйхлисламова. 
Туймазы районы, Кандра авылы.

---
Өмет
№ --- | 02.11.2017
Өмет печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments