|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2017 Мәдәният
Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар бәби үстерәләрИгезәк җырчы кызларның икесенең дә кияүгә чыгуы билгеле. Рәмилә Батырова инде кыз алып кайтып, үзен әни ролендә сыный. Ләкин бәби үстергән мәлдә дә дуэт чыгышларын туктатмый, һәрчак иҗатта. “Кызыма 1 ай булды, үсәбез, Аллага шөкер. Әни булуы бик үзенчәлекле хис, бер үк вакытта авыр да, җаваплы да. Әйтерсең бар дөнья шул нәнидә тукталган. Кызыма 3 атна булганда инде чыгыш ясадым, әнием һәм бертуган апаларым һәрчак ярдәмгә килә, тик әлегә олы юлга чыгарга ашыкмыйм, бала ныгысын дибез. Иҗат ягыннан тукталырга исәп юк, яңа елдан соң тулысынча чыгыш ясарга, яңа җырлар яздырырга, яңа авторлар белән эшләргә исәплибез”, — дип планнарын уртаклашты Рәмилә Батырова. Тиздән Рәмилә һәм Рәзилә Батыроваларның PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе бергә төшерелгән “Ашкынма йөрәк” клибы да дөнья күрәчәк. Клипның премьерасы бары GONGTV каналында.
--- |
Иң күп укылган
|